Логотип
Икенче ашлар

Сэндвич

Кирәк: 

* багет;
* пешкән тавык түше;
* сыр;
* помидор;
* кишер;
* салат яфраклары;
* яшел тәмләткечләр;
* майонез;
* тоз;
* целлофан пленка.

Эш тәртибе:

Багетны бер яктан буеннан-буена ярып, йомшагын алабыз. Багет төбенә 3-4 аш кашыгы майонез сылыйбыз. Катламлап тезәбез: эре итеп туралган салат яфраклары, вак итеп туралган помидор белән тавык түше, тоз-борыч сибеп уылган кишер, сыр, укроп.

Багетны целлофан пленка белән тыгызлап урап куябыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар