Логотип
Икенче ашлар

Өй шатларында – сыр 

Базардан сөт сатып алып, өйдәге шартларда да сыр ясап була. Матур, натураль, үзе тыгыз, туклыклы, телемнәргә кискәндә дә әйбәт киселә, ватылмый. Тәме буенча каймак тәмен хәтерләтә. Бутербродларга менә дигән! Чама белән 400 г күләмендә сыр барлыкка килә. 

Кирәк: 

1 л сөт (хуҗалык сөте); 

1 аш кашыгы тоз; 

250 г майлылыгы 20% булган кибет каймагы; 

3 данә йомырка. 

Эш барышы: 

Сөткә 1 аш кашыгы тоз өстәп, кайнатырга куябыз. 

Шул арада каймак белән йомырканы туглыйбыз. 

Сөт кайнап чыгуга каймак белән йомырка катнашмасын сөткә кушып, болгата-болгата 5 минут кайнатабыз. 

Сөт оеп, эремчегеннән аерылгач, сары суын башта вак иләккә салып саркытабыз, аннан дуршлагка күчерәбез. Сары суга әйләнгән сыеклык агып бетсен, ә сыр үзе суынсын. Суынгач, фольгага төреп, 4-6 сәгатьтән соң табынга чыгарырга була. Суыткычта бер атна чамасы сакланырга мөмкин. 

Сары суны түкмичә, кыстыбый камырына куллансаң да була. 

Тәмле булсын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди сыр инде ул йомырка белэн?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.

      Хәзер укыйлар