Логотип
Икенче ашлар

Ногыт боткасы

"Әниемнән өйрәндем!" бәйгесендә катнаша.
Тавыш бирү: http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=7060



 

Кирәк:
(6-8 өлеш өчен)

* 500 г ногыт борчагы;
* 2-3 данә сельдерей сабагы;
* 1 кишер;
* 1 баш суган;
* 2-3 аш кашыгы томат пастасы;
* бер чеметем зира;
* тәменчә кызыл борыч, тоз;
* лимон;
* 3 аш кашыгы зәйтүн мае .

 

Эш барышы:

1. Ногытны төнгә суга салып, җебетергә куябыз. 



2. Ботканы әзерләр алдыннан суын түгәбез. Ногытны тирән табага салып, өстен 3 см капларлык су агызабыз. Тоз өстибез. 20-30 минут кайнатабыз. 



3. Ногыт пешкән арада, яшелчәләрне турыйбыз. (Кишерне ваграк итеп турарга киңәш итәм.)



4. Ногытның пешкәнен-пешмәгәнен белер өчен кабып карыйбыз. Йомшарган булса, яшелчәләрне, томат пастасын, зира һәм кызыл борычны салып, салмак утта 10 минут кайнатабыз.




5. Әзрәк суынгач, кәстрүлгә бушатабыз. Блендер белән 5 минут әйләндерәбез. Ботка куерак булса, зәйтүн мае өстибез. 



Тәмле һәм файдалы ризык әзер!
Табынга бирер алдыннан лимон суы сиптерәбез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар