Логотип
Икенче ашлар

​Карабодай «конверты»

Кирәк:

(6 өлеш өчен)

* бер баш кәбестә;
* 0,5 кг гөмбә;
* бер баш суган;
* стакан ярым пешкән карабодай;
* 2 пешкән йомырка;
* майонез, каймак;
* яшелчә, тәмләткечләр, тоз, борыч.
 

Эш барышы: 

Яфракларын аерыр өчен кәбестәне кайнап торган тозлы суда 10 минут пешеклибез.

Гөмбәне тоз-борыч салынган суда 10-15 минут кайнатабыз. Гөмбәне сөзеп алып, туралган суган белән табада кыздырабыз (суын әлегә алып куеп торабыз) һәм карабодай боткасы, ваклап туралган йомырка белән болгатабыз.

Яшел тәмләткечләр, 2 аш кашыгы майонез өстибез.

Эчлекне кәбестә яфракларына конвертлап төрәбез. Табага соус агызабыз. «Конвертларны» әйләндереп кыздырганнан соң, капкач белән томалап куябыз һәм 20-25 минут салмак утта пешерәбез.


Соус:

* 1 стакан гөмбә пешерелгән шулпа;
* 150 г каймак;
* 2 аш кашыгы майонез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар