Логотип
Икенче ашлар

Каклаган помидор

Сезнең помидор каклаганыгыз бармы? Итальяннар уйлап чыгарган бик тәмле ризык ул. Аны салатларга кушарга, ит, балык, токмач янына бирергә була. 
 

Эш барышы:

Каклар өчен бик эре булмаган тыгыз, итләч помидорлар кирәк. Аларны дүрткә бүлеп, эчен алабыз һәм пергамент кәгазе җәелгән табага бер-берсенә терәп тезеп, өстенә тоз-борыч сибәбез, һәрберсенә бер-ике тамчы май тамызабыз.

Табаны 60-100О С кадәр җылынган газ миченә куеп, 5-8 сәгать тотабыз (мичнең ишеген бераз ачык калдырырга кирәк).

Әзер помидорлар бик нык кечерәя, алар сыгылмалы, бераз гына дымлы булырга тиеш, артык киптереп, сынар хәлгә җиткермәгез.

Чиста банканың төбенә бераз гына сыек май (зәйтүн яисә чистартылган көнбагыш мае), берничә тармак бәбрия (розмарин), орегано, телемләп туралган бер төш сарымсак салып, банканың өчтән берен суынган помидорлар белән тутырабыз. Аның өстенә янә май, тәмләткечләр салабыз һәм шул рәвешле банканы тутырабыз. Помидорларны кашык белән бераз тыгызлап, өстеннән сыек май агызабыз (помидорлар күмелергә тиеш, югыйсә бозыла) һәм чиста капкач белән каплап, салкынча караңгы урынга куябыз. Какланган помидорлар алты ай саклана. 

P. S. Бакчагызда бәбрия белән орегано үсмәсә, кибеттән «Прованс тәмләткечләре»н сатып алырга мөмкин.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар