Фисинджан
Иранда пешерелә торган тавык. Тел йотарлык тәмле! Кунакларыгыз таң калачак – менә күрерсез!
Бу ризыкның сере – гранат һәм чикләвектән ясалган соуста – анысын кунакларга әйтмәгез!
Бу ризыкның сере – гранат һәм чикләвектән ясалган соуста – анысын кунакларга әйтмәгез!
Кирәк:
- тавык – 700 г;
- башлы суган – 2 данә (уртача зурлыкта);
- гранат – 250 г;
- әстерхан чикләвеге – 30 г;
- су – 100 мл;
- эре тоз – 1/2 чәй кашыгы;
- уылган кара борыч – 1/4 чәй кашыгы;
- зәйтүн мае.
Эш барышы:
Тавыкны зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Тавык өстен тоз, кара борыч белән ышкыйбыз.
Табаны, зәйтүн мае салып, җылытабыз һәм шунда тавык кисәкләрен кыздырып алабыз.
Хәзер тавыкны зур булмаган казанга күчерик. Ә табага тавыктан калган майда туралган суганны кыздырабыз да, аны тавык өстенә салабыз.
Соус әзерлибез:
Гранат төшләрен тирән савытка салып, изәбез – согын чыгарабыз һәм агарып калган төшләрдән арындырабыз.Әстерхан чикләвегенә чират килде. Блендерда уабыз (әзләп су өстибез). Идеалда чикләвек ак эмульсиягә әверелергә тиеш. Шуны гранат суы булән катнаштырабыз.
Катнашманы тавык өстенә агызабыз, болгатып, утка куябыз һәм кайнатып чыгарабыз.
Кайнап чыгуга, утны әкренгә куеп, капкач белән каплыйбыз. Бер сәгать шулай әкрен утта кайнап торсын.
Бу тавыкка озынча дөге тәкъдим ителә:
Дөгене юып, тоз салынган кайнар суда 20 минут тотабыз. Аннары башка кастрюльда су кайнатып алабыз да, аңа тоз сибәбез. Шунда дөгене 9 минут пешерәбез. Өстенә сөлге бөркибез һәм капкач белән ябабыз.5 минутка иң әкрен утта калдырабыз. Утны сүндереп, тагын 5 минут тотабыз.
Өстәлгә гранат төшләре сибеп бирәбез.
Сылтама: http://vilkivruki.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.