Логотип
Икенче ашлар

Фаршланган тавык ботлары

Тавык ботларын юып, сак кына тиресен салдырабыз. Сөяктән аерып, итне кисеп алабыз.

Кирәк:

* тавык ботлары – 4 данә;
* ит фаршы – 200-400 г;
* рәйхан үләне – бер учма;
* йомырка – 1 данә;
* сарымсак – 3-4 баш
* үсемлек мае – 50-50 г;
* тәменчә тоз, борыч.
 

Эш барышы: 

Тавык ботларын юып, сак кына тиресен салдырабыз. Сөяктән аерып, итне кисеп алабыз.

Фаршны ваклап туралган сарымсак һәм рәйхан үләне белән болгатабыз, йомырка, тоз, борыч өстибез. Яхшылап изәбез.

Ботны алып, сөяк тирәли бот формасында котлет әвәлибез. Сарымсак телемнәрен хуш исе таралсын өчен майлы табада кыздырып алабыз. Ботларны ике яклап кыздырып алабыз. Аннары духовкада 200С температурада 20-30 минут тотабыз.

Яшелчәләрне һәм дөгене гарнир итеп файдаланырга була.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар