Татар халкы гомер-гомергә табын муллыгы, күңел көрлеге белән аерылып торган. Әби- бабаларыбыздан килгән әлеге кунакчыллыкны заманага сылтап, югалтмаска иде бит.
Элек-электән татар халкының аш-су осталары ит һәм камырдан пешерелгән гади генә ризыклар белән дә мул табын әзерли белгәннәр. Ул вакытларда ук инде табын сыйларын төрлеләндерергә омтылганнар. Мәсәлән, 1916 елда Мөршидә Бикмиева атлы ханым Борадәр Кәримовлар нәшриятында бик бай эчтәлекле “Аш-су остасы” дигән китап бастырып чыгарган. Автор кереш мәкаләсендә үзалдына куелган максатын тубәндәгечә аңлата: “Бу көнгә кадәр безнең арабызда аш-су әзерләү рәвешләрен өйрәткән китаплар булмаганга, үз белгәнебез белән генә куп вакыт сарыф итеп, бик аз төрле ашлар гына әзерли алабыз.
Менә мин шул наданлыгыбызның ахыры булсын өчен бик күп төрдә, һәркемгә ярарлык бу китапны аш-су хәзерләү остасын хөрмәтләүчеләргә бүләк итәм. Бу гасырда осталыклары токмач белән кабартмадан узмаган апаларым әлеге китаптан тиешенчә файдаланырлар дип ышанып калам”.
Кызганычка каршы, Мөршидә Бикмиева хакында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Әмма тәмле-тәмле ризык рецептлары сезнең игътибарны да җәлеп итеп, көндәлек тормышта файдалы булыр дигән өметтә калам.
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре.
Татарча тавык кыздырмасы
Өлешләп туралган тавык итенә кабыгы белән угычта уылган бер лимон сибеп, мичкә кыздырырга куегыз. Шул арада түбәндәгечә соус әзерләгез.
Бер стакан тавык шулпасына ярты аш кашыгы он, бер аш кашыгы шикәр комы салып, капкачлы савытта кайнатыгыз. Аннары әлеге соусны кыздырылган тавык ите өстенә сибеп, табынга бирегез.
Сарык итеннән кыздырма
Сөяксез сарык итен борыч, суган, петрушкалы зәйтүн маенда 2 тәүлек тотыгыз (яраткан кешегә бераз сарымсак салырга да ярый). Шуннан соң табага салып, көчле утта бик еш әйләндергәләп кыздырыгыз. Кыздырганда ара-тирә сарык ите шулпасы сипкәләп торырга онытмагыз.
Сарык итеннән кәтлит
Телемләп туралган сөяксез сарык итен майлы
табага тезеп, җиңелчә утта кыздырыгыз. Аннары ит кәтлитләрен сөзгечкә салып, маен агызыгыз. Табадагы май өстенә берничә аш кашыгы шулпа, туралган петрушка, тоз, борыч һәм бераз гына аш серкәсе өстәп кайнатыгыз. Әлеге хуш исле шулпаны кәтлит- ләр өстенә сибегез дә, йомры килеш пешерелгән бәрәңге белән табынга куегыз.
Бозау итеннән катлаулы кәтлит
Иң элек ит фаршыннан юка гына итеп кәтлитләр ясагыз. Аннары шуларның һәрберсе уртасына кечкенә йомарлам алдан әзерләнгән катлаулы фарш ягыгыз да, өстенә берәр кашык зәйтүн мае сибеп чыгыгыз. Ул фарш түбәндәгечә әзерләнә: икмәк йомшагы, башлы суган, петрушканы (гөмбә салырга да ярый) ит-тарткычтан үткәреп, тоз, борыч сибеп болгатыгыз.
Әзер кәтлитләрнең өстенә майлы пергамент кәгазьләр каплап, салмак утта 15-20 минут кыздырыгыз.
Каймаклы торт
Иң элек каймакны күпергәнче туглагыз. Аннары шуңа йомырка сарысы, шикәр комы, аерым тугланган йомырка агы һәм он кушып болгатыгыз. Барысын бергә яхшылап туглаганнан соң, майланган табага салып, уртача кызулыктагы мичтә пешерегез.
Камырга 5 йомырка, 105 гр шикәр комы, стакан ярым он кирәк.
Комментарий юк