Бүләккә торт түгел, тарт!
«Хатын-кыз галәме»нең кунагы —Татарстанның атказанган артисты Минвәли ГАБДУЛЛИН.
Лаеш районының Имәнкискә авылында туып-үскән егет, артист булам дип хыялланып йөрмәсә дә, мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына юл тота. Язмыш дими ни дисең, ул елны аларның курсын Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев кабул итә. Матур гәүдәле чибәр егетне студент вакытында ук Камал театрында куелган спек-такльләргә чакыралар. 1995 елдан — Минвәли Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә. Бүген ул «Сөембикә» журналы укучыларына француз кухнясында бик тә популяр булган ачык бәлеш — тарт пешерергә өйрәтә. Кадерле ир-егетләребез! Бәйрәм көнендә яраткан хатын-кызларыгызны сөендерим дисәгез, тарт әзерли аласыз. Тәмле булуы өстенә, бик матур да күренә әле ул.
Кирәк:
(камыр өчен)
* 150 г атланмай;* 250 г он;
* 1 йомырка;
* 1 аш кашыгы салкын сөт;
* яртышар чәй кашыгы тоз һәм шикәр.
(эчлек өчен):
* 500 г фарш;
* 2 баш суган;
* 150 г яшел борчак (без катырылганын кулландык);
* 150 г кызыл, сары һәм яшел борыч (катырылган булса да ярый);
* 250 г кибет каймагы;
* 2 йомырка;
* тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы:
Әле генә суыткычтан алган атланмайны угычтан уып, он белән катнаштырабыз, шунда ук 1 йомырка сытабыз. Тоз белән шикәр комын да кушып, барысын бергә болгатабыз. Онлы валчык хасил булды. Шушы валчыкны куна тактасына бушатып, бер аш кашыгы бик салкын сөт өстибез һәм камыр үзләнгәнче кул белән әвәлибез.Әзер камырны целлофан капка тыгып, суыткычка куеп торабыз, ярты сәгать «ял итсен».
Ул арада фаршка тоз-борыч кушып, яхшылап болгатабыз да, әстерхан чикләвеге зурлыгындагы чумарлар әвәләп, үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Ике ягы да кызарган чумарларны тәлинкәгә күчереп, бушаган табада суган кыздырабыз.
Орлыкларыннан арындырылган борычны юып, артык эре итмичә, шакмаклап турыйбыз. Яшел борчакны исә бүлмә температурасында бераз гына эретеп алабыз.
Камырны таба зурлыгына җиткәнче юкартып җәябез. Таба читеннән чыгып калганын кисеп алабыз. Төбе чәнечке белән берничә урыннан тишкәләнгән камыр өстенә пергамент кәгазе каплап, берәр төрле коры ярма (борчак яки фасоль булса, яхшырак. Ярма бозылыр дип курыкмагыз, аңа берни дә булмый) салабыз. Бу – камыр күпереп менмәсен өчен кирәк.
Әүвәл мичне 190 градуска кадәр җылытып, камырны 15 минут чамасы пешерәбез. Аннары, кәгазен алып, тагын 5 минут чамасы мичтә тота-быз.
Табаны мичтән алып, камыр өстенә башта кыздырылган суганны салабыз. Аның өстенә ит чумарларын тезәбез. Ит араларына яшел борчак сибәбез, борыч шакмакларын тезеп чыгабыз.
Каймакны бер савытка бушатып, 2 йомырка сытабыз. Тәменчә тоз белән борыч салгач, бертөрле генә сыеклык хасил булганчы яхшылап туглыйбыз.
Тарт өстенә йомыркалы каймакны агызып, тагын 30-35 минутка мичкә тыгабыз.
Тәмле дә, матур да, туклыклы да бәлеш була бу. Ашларыгыз тәмле, бәйрәмнәрегез ямьле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.