Бу юлы без Динара һәм Рәфыйк МИҢНЕКӘЕВләрдә кунакта. Динара – Әгерҗе районы Көчек авылыннан. Рәфыйк исә Азнакайдан – Чубар Абдул егете. Иҗатка тартылган, татарча матур итеп сөйләшә торган шаян һәм шук Динар белән Динәнең әти-әнисе дә алар.
Без килгәндә Динәне «Шаян ТВ»дан күрсәтәләр иде. Ул анда еш чыгыш ясый икән. Динара үзе дә,
Динара Әхмәт буларак, татар укучысына яхшы таныш. Талантлы татар журналисты ул, кызыклы проектларны тормышка ашыра. Күпләр яратып өлгергән «Әниләр клубы» проекты да аныкы.
Рәфыйк исә белеме буенча ветеринар. Ял көннәрендә тәмле ризыклар пешереп, гаиләсен сыйларга ярата. «Әни эшкә киткәндә аш пешерергә кушып калдыра. Без, өч малай, аш кына түгел, тортларга кадәр пешереп куя идек», – дип сөйли ул, бу хоббиеның кайданлыгына ишарәләп.
«Гаиләбез белән әзерләргә яратабыз. Балаларга күңелле сәяхәтләр оештырабыз. Якындагы яланга яки күл буена пикникка чыгабыз. Балык тотып, учак ягып, кояш баешын күзәтәбез. Балаларыбыз табигатьнең матурлыгын күреп, яшәүнең ямен белеп үссен дип телибез», – ди Динара.
Миңнекәевләр гаиләсе тәкъдим иткән бу рецепт укучыларыбызга да ошар дип уйлыйбыз. Хәзер яшелчәләр өлгергән вакыт, әзерләп карагыз әле.
Кирәк
(дүрт кешелек гаилә өчен):
Эш барышы
Баклажаннарны юка итеп озынчага теләбез. Һәр телемгә тоз сибеп, зуррак савытка тутырабыз.
Суган белән сарымсакны ваклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз.
Кабыгы әрчелгән помидорларны турап, суган янына кушабыз. Орегано (яки зәңгәр мәтрүшкә), тоз, томат суы өстәп, 10 минуттан соусны сүндерәбез.
Баклажаннарны тагын бер кат юып, суын саркытабыз. Һәрбер телемне онда әвәләп, ике ягын да майда кыздырабыз.
Сырны юка гына телемләп турыйбыз. Эре угычтан уарга да була. Моцарелла урынына башка берәр йомшак сыр куллана аласыз.
Таба яки форма төбенә беренче кат итеп соусны салып, кашык белән тигезләп җәябез. Соус өстенә бер кат баклажан тезәбез, сыр куябыз.
Икенче кат та нәкъ шулай җыела Иң өскә соусны салып, берәр чеме-тем орегано сибәбез һәм форманы 170 градустагы кайнар мичкә куябыз.
Ул 20 минут чамасы пешә. Баклажаннарны кайнар килеш табынга чыгарабыз. Яратсагыз, өстенә вакланган рәйхан үләне дә сибәргә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!
Фото һәм видео: Анна Арахамия Видеоны карар өчен смартфонның камерасын QR-кодка якынайтыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк