Логотип
Уңыш серләре

Җылы болыт кочагында

– Шәл, чәчәк аткан гөл кебек, сезнең иңнәрдә, сезнең җылыдан гына мамыкланырга тиеш... 
 
«Оренбург шәлчеләре» предприятиесе директоры Альбина Фаил кызы ӘБСӘЛӘМОВА үзенең иң беренче шәлен... алты яшендә бәйли. Хәер, шәл бәйләүчеләр авылы саналган 1 нче Зубачида элек бу гадәти күренеш саналган. Ә бүген? Компьютер артыннан тормаган, гаджетларын кулдан төшермәгән замана кызларын кул эшенә ничек өйрәтергә? Кайчандыр патшабикәләр ябынган, Парижның мода салоннарында кием-салымга үтә нәзберек француз хатын-кызларын да сокландырган, Лондон, Вена, Филадельфия, Чикаго кебек шәһәрләрдә узган күргәзмәләрнең төп бизәге булып торган атаклы Оренбург шәлен киләчәк буыннар белерме? (Алга китеп булса да әйтим – бу сорауга җавабым бар минем!) Оренбург шәле турында Альбинадан остарак итеп берничек тә сөйләү мөмкин түгел, сүз – әңгәмәдәшемә. 
 

Тәвәккәллек – ярты бәхет

Яңа эшкә тотынганда тәвәккәллек кирәк. Анысы миндә җитәрлек! Ападан узып, 18 яшемдә үк кияүгә чыкмас идем югыйсә. Хәер, әтием Фаил адашын – булачак ирем Фаилне бер күрүдән үз улы кебек якын итмә­сә, аларның хәер-фатихасыннан башка бу адымны ясамас идем анысы... Беренче балабыз Тимур туды, аннан икенче улыбыз – Динислам... Мин шәфкать туташы булып эшлим. Хезмәт хакым күбрәк булсын дип, өстәмә нәрсәгә өйрәнергә, укырга була – барысын да эшләдем. Тик алган акчам һаман биш меңгә дә тулмады. 

Шәл бәйләргә мине Мәгъмүрә әбекәем, урамга уйнарга да чыгармыйча, мәҗбүриләп өйрәткән иде. Бәйләү­челәр күп ул, тик безнең әни кебек бу эшкә иҗади якын килүчеләр, шәлнең бизәкләрен үзләре уйлап чыгаручылар сирәк. Мин аның мәктәбен уздым. Әни кебек нәзек итеп эрләргә өйрәндем. 

Шәһәрдә үссә дә, Фаилгә дә шәл бәйләү эше ят түгел иде. Кайнатам гомер буе Оренбург шәл фабрикасына кәҗә мамыгы әзерләү белән шөгыльләнгән. Фаил дебет­нең сыйфаты нинди булырга тиешлеге хакында ишетеп кенә белми, ул аны классификацияли, сортларга аера.

Утырып сөйләштек тә, үз эшебезне ачып карарга бул­дык. Балаларны иремә калдырдым да, Мәскәүгә, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенә чыгып киттем. Әнинең бәйләгән шәлләрен алдым, бианамныкын, үземнекеләр­не. Бөтенесен сатып кайттым! Аннан икенче күргәзмә буласын ишеттем... Барган саен сатырга әйбер җитми кала. Монда кулдан алып, тегендә сатсаң, файдасы бөтенләй юк. Бәйләтергә кирәк! Без дебет ала башладык. Алабыз да шәл бәйләүчеләргә таратабыз. Әзер шәлләрне җыеп кайтабыз да, мин өйдә агартам, киерәм... 2007–2008 елларда Фаил белән юлдан кайтып та кермә­дек: кайда нинди күргәзмә, нинди ярминкә – без шунда идек. Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Санкт-Петербург, Архангельск, Ухта, Череповец... 


480 сәгать

Зур бер мамык шәлне өлгертү өчен шуның кадәр вакыт кирәк. Челтәр шәлгә азрак – 320 сәгать. Бу вакыт эченә кәҗәне тараганда аның мамыгын классификация­ләү, мамыкны эшкәртү (юу, киптерү, тарау, аялау, тетү, агарту, буяу, парда тоту), эрләү һәм бәйләү керә. Безнең предприятие шушы эшләрне башыннан ахыргача тулысынча башкара. Дебетне Биләй районындагы «Донской» хуҗалыгыннан алабыз. Алар унике мең кәҗә асрый. Дебет сайлау, әйткәнемчә, Фаил өстендә. Илле-алтмыш килограммнан башлаган идек, былтыр менә ике тонна сигез йөз килограмм алдык. Бер шәлгә илле-сиксән грамм мамык китә. Югары сортлы, элиталы мамыкны (аны кәҗәнең түш тирәсеннән тарыйлар) халыктан җыябыз. Мондый мамыкны йортта 5-6 кәҗә булганда, аларны бик әйбәт итеп тәрбияләгәндә генә алырга мөмкин. Мин ул мамыкны аерым тотам, иң яхшы бәйләүчеләремә генә бирәм. 

Мамыкның сыйфаты бик күп нәрсәләргә бәйләнгән. Хәтта кышның салкын яки җылырак килүенә дә.

Бер кәҗәнең мамыгы икенчесенә бервакытта да охшамый. Тагын бер нәрсә бар. Бер кәҗәнең дебетен ике бәйләү­чегә бүлеп бирәсең. Алар бәйләгән шәлләр исә бер-берсеннән җир белән күк кебек аерылырга мөмкин – кулдан бик күп тора. Кемдер тыгызрак эрли (андый шәл озаграк кабара, әмма озаграк яши дә), кем бушрак эрли (андый шәл тиз мамыклана). Шәл сайлаганда дебете нык күпергәненә кызыкмагыз диясем килә – андый дебетнең инде коеласы гына кала. Ә Оренбург шәле ул җиңел, нәзек итеп эрләгәнгә күрә артык мамык-ланмый. Палан­тин­нарыбызның мамыгы күренми дә, кайберәүләр аптырап: «Моның дебете бармы соң?» – дип сорый хәтта. (Һәрбер әйберебезнең 85 проценты – дебет, 15 проценты – җеп.) Үзе күренмәсә дә, уникаль Оренбург мамыгыннан ифрат зур җылылык килә.

Мамыкны эшкәртү цехы тулысынча Фаил өстендә. Миңа ул эрләгән әзер җеп, йә агартылган, буяган дебет кенә бирә.
Иң өлкән шәл бәйләүчебез Мөнәвәрә апа Кашаевага 87 яшь!


Осталарның осталары

Шәл бәйләүче осталарның иң-иңнәрен ачыклау өчен өлкә буйлап бөтен авылларда конкурс үткәрдек. Шун­дый сиксән алты бәйләүчебез бар хәзер. Алар бер-берсен кабатламый. Хәтта үз-үзләрен дә кабатламый! Безнең һәр шәлебез – бердәнбер! Аларга түләгәндә ба­ры­сын да исәпкә алырга тырышабыз: бәйләүнең катлаулылыгын, нинди элементлар кергәнен... Минем үзем өчен беренче урында сыйфат тора. Саткан әйберем өчен йөзем кызармау кирәк.

Айга ничә шәл бәйлиләрме? Төрлечә булырга мөм­кин. Иңе-буе ике метрдан арткан шәлләр бәйләүчеләр бар. Үзләре эрләп! Кәлимуллина Сәкинә, Рәмзия апалар... Икешәр ай бәйлиләр! Алар шактый кыйммәт йөри – унсигез меңнән егерме биш меңгә кадәр. Эксклюзив саналган автор эшләре беркайчан да арзан була алмый! Сарыкташ районы Чишмә авылыннан Хәмидә апа белән аның кызы Эльвина шәлне сәйлән белән бизәп эшли башладылар менә. Бу әле яңа технология. Безнең максат – сатып алучыны гел гаҗәпләндереп тору. Кибеткә килгәч, миннән: «Берәүгә дә күрсәтмәгән эшең бармы?» – дип сораучылар бик күп. 

Мамык шәлгә бәйләүченең күз нурлары, күңел җылысы кергән, диләр. Юкка әйтмиләр! Кәеф булмаса, шәл бәйли алмыйсың – кул бармый. Үземнән беләм. Әнкәй дә шулай ди. Үзеңне ирексезләп тотынсаң, барыбер матур килеп чыкмый. Күңел күтәренке булганда исә кулда энә биеп тора. Дебетне мин бригадирларга калдырам, алар бәйләүчеләргә тарата. «Бу апа бу атнада шәл бәйләсен, тегесе – челтәр шәл», – дип әйтеп китәм. Төрле чаклар була. Кайберләре шалтырата да: «Әй, иркәкәем, бу атнада шәл килеп чыкмады, утырдым да челтәр шәл бәйләп куйдым», – ди. Нишләтәсең, димәк, шәлгә кулы бармаган. «Ярый, апа, икенче атнага бәйләрсез», – дим. «Апа, читләренә ландышлар куеп бәйлә, биш ай-бизәк сал», – дип киткәннән соң: «Бу атнада андый бизәк чыкмады әле», – диючеләр бар. Аңлыйм, күңеле тартмаган... Ул авыл апалары миңа гел теләк теләп торалар. «Пенсияләребезгә никадәр өстәмә ките­рәсең», – диләр. Иң гади палантинга мең ярым алалар, ә алар аны көн ярымда бәйли... Безнең якта хатын-кыз телевизор каршына да кулына энә тотмыйча утырмый. 
 
Бездә һәр шәлнең шәхси номеры бар: кайчан кабул ителгән, кайчан сатылган — барысы да теркәлә.

Кем эрләгәнен, кем бәйләгәнен, кем кулы икәнен шәлгә кагылуга таныйм. Әниле-кызлы бәйләүчеләрем бар. Беркөн Ирина: «Менә палантинны бетердем», – дип китерде. «Бу синең кулың түгел», – дим. «Нишләп алай дисез, менә бит бизәге дә минеке», – ди. Чыгып киткән­дә генә: «Минеке түгел иде шул, Альбина апа», – диде. Оренбург өлкәсе зур – бер төбәкнең шәлләре икенчесен­нән нык аерыла. Сарыкташта нәзек кенә энә белән вак итеп бәйлиләр – анда шәлләр затлы. Орск, Медногорск яклары калын итеп эрли: аларның палантиннары мамык-лы. Хәтта бер авыл икенчесеннән аерыла – шәлнең «телләре» һәркемнең үзенчә килеп чыга. 

«Күршем сездә эшли, ә мин аннан да яхшырак бәйлим», – дип яныма килүчеләр бар. «Эшләрегезне күрсәтегез», – дим. Бөтенесенеке дә ошап бетми, билгеле. Әмма авыл кешесенең күңеленә каты бәреләсе дә килми. Мин һәр әзер шәлне үзем карап кабул итәм. Тигез эрләнмәгән, тигез бәйләнмәгән шәлләрне алмая-чакларын беләм... Андый очраклар өчен зур капчыгым бар, җыеп барам да, гадәттә, әбиләргә хәер итеп таратам яки монастырьга бүләк итеп бирәм (Свердловск өлкәсе Среднеуральск шәһәрендәге бер монастырь ел саен бездән сиксәнләп шәл сатып ала). 

Бәйләүчеләребезнең барысы да диярлек пенсия яшендә. Бүгенге әниләр дә, бәлки, кызларын кул эшенә өйрә­тергә тырышадыр, әмма яшьләр үзләре, аларның кызыксынулары башка хәзер... Буыннан-буынга күчеп килгән һөнәрне саклыйсы иде бит! Авылларда кызларны шәл бәйләргә өйрәтү өчен түгәрәкләр ачтык. Сарыкташ­та – Сәкинә апа Насаева, Куандык районында Дания апа Ишкининалар бу эшкә бик теләп алынды. Кызлар эр­ләргә дә өйрәнә. Бәйләгән, юган, киергән әзер палан­тинга 500 сум түлим. (Ул палантиннарны кибеттә дә 500 сумга сатам. «Укучылар эше» дип, алар бездә аерым ята.) 
Оренбург сәнгать колледжында бәйләргә өйрәтүче бүлек бар. Бу эшкә яшьләрне Рима Якупова өйрәтә. Үт­кән җәй аның студентларын үземә практикага алдым. Арада кулы эшкә ятучы кызлар бар. Күңелемә салып куйдым: яңа кешеләр, яңа куллар, яңа идеяләр гел кирәк. 


Күргәзмәдән – күргәзмәгә

Мин Мәскәү Һөнәрчеләр палатасында әгъза булып торам. Шуңа күрә күргәзмәләрдә еш катнашам. Узган ел: «Дубайга барабыз, анда Россиянең нәрсә белән яшәгәнен күрсәтергә тиешбез», – дип шалтыраттылар. «Ул эсседә безнең шәлләр кемгә кирәк булыр икән?» – дия-дия, юлга җыендым. Кала да алмыйм: Оренбург шәле – илнең атаклы брендларының берсе. Беренче челтәр шәлемне: «Кара, нинди матур эскәтер!» – дип бер хатын сатып алды. Фирая апа ул шәлне ике айга якын бәйләгән иде, ә монда «өстәлгә ябам», диләр... Борчылсам, эчтән кайнасам да, дәшмәдем – бер шәлне булса да сатып кайтырга кирәк бит. Икенче көнне яныма Согуд Гарәбстаныннан бер абзый килде. «Мәккәдә сигез кибетем бар», – диде ул. Мәчет төшерелгән шәлләрне күрсәтеп торам, ул: «Алам», – дип ымлап бара... 26 шә­лемне алып китте! 

Гыйнвар ахырында – Берлинга, «Яшел атна» аграр күргәзмәсенә бардык. Безнең өлкәдән кырык кешелек делегация иде: губернатор үзе, министрлар, район башлыклары... Килүгә, миңа өстәл бирделәр – шәлләрне урнаштыра башладым. Башымны күтәрсәм, үзебезнең делегация вәкилләре чиратка басып шәл сайлыйлар. «Оренбургта кибеттә йөрергә вакытыбыз юк», – диләр...

Кызыбыз Азалия машинада үсте дисәм дә була. Аның белән беренче тапкыр юлга чыкканда ике генә атналык иде... Алты ай чагында аны алып Мәскәүгә, Һөнәрчеләр фестиваленә киттек. Калдырыр идем – имезәм, күкрәк­тән аерасым килми. Фаил бала белән машинада утыра, мин ике сәгать саен ашатып киләм. Кунакханәдә кич коендырабыз – Азалиянең аяк бармагы арасына кадәр дебет... Хәзер каядыр барасы булса: «Командировкага кил», – дип әнкәйгә шалтыратабыз. Ул ишектә күренүгә Азалия миңа: «Әбекәй килде, син кая китәсең?» – дип тотына... Хәтта әнкәй кунакка килгәндә дә! 


Заман белән бергә

2006 елны шәлләрне алмый башладылар. Яшьләр: «Әбиләрнеке кебек», – диләр дә борылып китә... Ак һәм соры төс бит инде бездә. Бер күргәзмәдә җитеннән теккән кием-салым сатучылар белән янәшә басып тордык. Шундый ук проблема белән очрашкач, алар про­дук­цияләрен төрле төсләргә буйый башлаган. Мин дә тотындым! Нинди генә буяу кулланып карамадым?! Өч ел элек, ниһаять, туры килгәнен таптым. Кировтан ке­ләм буйый торган буяу алабыз – ул мамыкның сыйфатын бозмый. «Мамык төрле төсле була алмый», – дип, белгечләр каршы да чыкты. Әмма бит халыкка ошый! Без моны Оренбург шәленә яңа сулыш өрү дип саныйбыз. Соңгы вакытта палантиннан туй күлмәге, якалар, яшьләр өчен стильле кием-салым җитештерә башлавыбыз да – сатып алучы ихтыяҗын канәгатьлән­дерүебез. 

Тиздән цехыбызга Италиядән яңа җиһазлар кайтырга тиеш. Бик көтәбез! Безнең Оренбург мамыгы өчен махсус эшләнә! Пычрак, чүпле чималны кертеп җибәрәсең, ул аны икегә бүлә дә бирә: бер ягында каймак кебек дебет, икенчесендә – чүп. Ә ничек нәзек итеп эрләвен күрсәгез! Орчык белән эрләү, гомумән, онытылып бара. Аннан, бер шәллек мамыкны бер утыруда эрләргә кирәк: торып, бүленеп йөрсәң, җепнең юанлыгы югала, тигез килеп чыкмый.

Соңгы вакыт мамыкны башта ук пар белән «бүртте­реп» утырту кебек яңа технологияне кулланабыз. Хәзер безнең паутинкаларны юганнан соң тарттырып кипте­рергә кирәкми: сатып алучы аны үзе дә юа ала. 
...Уңыш берәүгә дә бер көндә генә килми. Үргә күтә­релү өчен еллар кирәк. 

Мамык эшкәртү цехы, дүрт кибетләре – икесе Орен­бургның үзендә, берсе Орск шәһәрендә, тагын берсе – Бозаулыкта. Шуларның икесе – музей-кибет. (Ул музейларда шәл бәйләү процессы башыннан ахырына кадәр күрсәтелгән. «Безгә бит кунаклар, төрле делегацияләр бик күп килә. Гади кибеткә кергән кебек кенә тәэсир калмасын иде аларда дип тырышабыз. Кунаклар музей ягында фотога төшәргә ярата», – ди Альбина.) 

«Евразиянең иң яхшы товарлары» Халыкара конкурсы – Гемма»ның Алтын медале иясе (2012, 2013), «Россия­нең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе (2012), «Россиянең халык һөнәрчеләре фестивале – Ладья» (2004–2012) күргәзмәсе бүләге иясе... Кибет диварларындагы мондый язуларны саный китсәңме?! Әйе, ундүрт ел эчендә шактый җыелган алар. Әмма рәхмәтләрнең тагын да кыйммәтрәкләре бар. Алары – гади сатып алучыларның хатларында: «Әтием Оренбургка командировкага барган иде. 8 Март бәйрәменә миңа сездән шәл алып кайтты. Аның матурлыгы!» «Беренчедән, заказымны бик тиз үтәдегез, рәхмәт! Икенче рәхмәтем, әлбәттә, шәл өчен! Оренбург шәлен мин нәкъ шундый итеп күз алдына китергән идем...» «Бүләккә дип сездән шәл алган идем. Әнием шулкадәр канәгать!..»

Сатып алучылар дигәннән... «Оренбург шәлчеләре» фирма-кибетенә керергә туры килеп, шәл сайлаучылар арасында кемнедер Мәскәү артистына охшатып калсагыз, гаҗәпләнмәгез – алар, чыннан да, бу кибеттә еш кунак. Гомумән, Оренбург җиренә аяк баскан һәр кунакның юлы шушы кибет аша да уза. Җаныгыз ни тели: шәл, челтәр шәл, палантин, пончо, пелерина, пальто, перчатка, бияләй... Күңелегезгә яткан әйберне сайларга булышканда, әллә күпме киңәш тә бирерләр. 

...Оренбург шәле – кул эшләренең кыйммәтен, кадерен, дәрәҗәсен белгәннәрне сокландыруын дәвам итә. Ул, әлбәттә, яшәячәк. Альбина Әбсәләмова кебек үз эшен яратып, бирелеп эшләүчеләр булганда яшәячәк. Әнә бит ул шәл турында ничекләр итеп сөйли!

– Шәл ул сине болыт кебек урап алырга, тәнеңне генә түгел, җаныңны да җылытырга тиеш... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар