Логотип
Уңыш серләре

Эшкә урнашырга баручыларга 7 киңәш

Киңәшләр.

 

Досье җыегыз

Эш бирүче һәм үзегез урнашырга теләгән белгечлек буенча мөмкин кадәр күбрәк информация җыегыз. Интернеттан эзләгез, танышлар арасында белүчеләр юкмы – бар юлларын да карагыз. Кисәтелгән, димәк, коралланган, ди рус халкы.

 

Алдан кабатлагыз

Үзегез турында, эшләрегез, тәҗрибәгез, белемнәрегез турында кыска гына хикәя төзегез. Бу урынга нәкъ менә сезнең туры килүегезне раслардай бер аргумент уйлап табыгыз. Ә андый сорауны күп җитәкчеләр бирә. Көзге каршына басып, бер-ике тапкыр язганыгызны укып чыгыгыз.

 

Үзегезне җиңүгә ышандырыгыз

Җиңүгә өметләндерә торган берәр җөмлә уйлап табыгыз һәм аны күңелегездән гел кабатлап йөрегез. Мәсәлән: «Мин бу эшкә лаек. Тырышлыгым, хезмәт сөючәнлегем бар, мин барысын да булдырам», – диегез.

 

Үзегезне күрсәтегез

Булачак җитәкчегез каршына гәүдәгезне туры тотып, җилкәләрегезне арткарак җибәреп керегез. Карашыгыз ачык булсын. Бу – үз бәясен белүче кеше портреты. Сөйләмегез төзек, сүзләрнең кушымчаларын йотмыйча, дөрес итеп сөйләшегез. Бер сүзле җөмләләр кулланмагыз. Су буе да сөйләргә кирәкмәс.

 

Сөйләмегезне контрольдә тотыгыз

Әңгәмәдәш каршында паразит сүзләр ычкындырудан сакланыгыз: «типа, как бы, значит, короче...» ише сүзләр булмасын. Бераз акрынрак сөйләшергә тырышыгыз, сүз араларында озын булмаган паузалар ясагыз.

 

Дәрәҗәгезне төшермәгез

Сорауларына тулы җавап биреп тә, аңламадым, диләр икән, кабатлап сөйләгез. Тагын, аңламадым, дияргә мөмкиннәр. Бәлки, шул рәвешле сезнең стрессларга каршы тору көчегезне тикшерәләрдер. Үзегезне кулда тотыгыз һәм сабыр гына итеп нәрсәне аңламаганнарын сорагыз.

 

Ихлас булыгыз

Әгәр дә нәрсәнедер белмисез икән, ялганлап маташмагыз. «Менә анысын белеп үк бетермим икән, ләкин тиз арада өйрәнәчәкмен», – диегез. Ялганда тотылып, фаш булганчы, белмәүне тануы яхшырак.

 

Киемегез кычкырып тормасын

Йөзегезгә кызыл яки шәмәхә төс килешсә дә, эшкә урнашырга барганда киемнең ак, кара, көрән, соры, караңгы зәңгәр һәм караңгы яшел, беж төслеләрен сайлагыз.

 

Нәрсә генә булса да, бар да яхшыга

Тәҗрибәнең кайсысы да сезнең файдага. Кандидатурагызны расламасалар да, борчылмагыз. Димәк, сезне тагын да яхшырак эш көтә.

фото:
https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар