Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Яшәргә

Хастаханә, тар да түгел
Коридорлар, һәр палата 
Табигый булмаган дөнья.
Куркыта хәтта сулышта.

һәркем дә көтеп алынган
Максатын догалап сорый.
Табиблар күптән сайланган,
Шифалы сүзләрен сайрый.

Тар булмаса да коридор
Яшәү өчен корылмаган.
Көчең җитсә көрәшергә,
Бирешмичә, син тырмалан...

Яшәү hәм үлем дәвере
Кыска да, озын да була.
Дәвер hәм теләк көрәшә,
Җилләр исә, тәнем туңа.

Уйладым гел гөлләр турда,
Көтеп,чәчкәләр дәверен.
Хастаханә, бакчам түгел,
Тартсачы яшәү дәверен...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар