Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

​Яшим ашыгып

Энҗеле калфак

Теләгем,сөеклем, энҗеле калфак
Чәчәк таҗы булсада да бүләгең.
Заманалар да шул, калфаклы чак
Яшик рәхәт, бәгърем-бергенәм!.. 

Гүзәлем диеп, җанкаем, дәшәсең
Калфагымдыр серем энҗеле.
Гүзәллек булсын тормыш җисеме
Канатлы замана мизгеле.

Син калфаклы гүзәл иттең,җаным
Җитә күрсен сөярлек назым.
Йолдызлы яңгыр булып явармын
Көзен,кышын,жәен син минем язым!..
11.11.2017


Яшим ашыгып  

Яшим ашыгып сөелергә,
Тургаең, сандугач булып
Җырларым багышлап сөяргә,
Мәңге балкыш кояш булып...

Ай да кояр нурларын безгә
Икәүләшеп сайрасактыр...
Онытылмаслык җыр чыгарсам
Моңлы дөнья зарлыкмастыр... 

Яшик сөеп кояш гөмрендә
Икәүләшеп, гел сайрашып.
Тугры саф җырлар чишмәсендә, 
Җаным, сайрамыйк алдашып...

Ихлас күнлем моңлы җанымда
Кордык бер оя акошлардай...
Туган җирдә, Тукай илендә,
Мәңгелек нурлы - балкыштай!...
12.11.2017
 

Кайда моңым?!.

Килмичә теләгемә каршы,
Кояшым көлеп уяткач,
Урамнарым буйлый да-буйлый
Миндә "очтым" кошлар очкач. 

Җиңеллек тойды канатларым,
Рәхәтлек кочып һавада.
Булмый шул очып сагышлардан, 
Канатларым, моңым кайда?!.

Кайтмагыз үткәнгә уйларым
Алда бит әле шатлыгым...
Кыен булсада бик күңелдә,
Очар уйларым ватылып...

Булмас димә , булмас димә шул,
Канатларым, моңым кайда?!.
Иртән кояшым алсуланып
Саф аваз сала ерактан!..
12.11.2017

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем бик яраткан шагирэм Энзе Фойгт!!!Рэхмэт!!! Китабы чыгачак Яна елга- мин белэм- котлыйм,шатланам!!!

    Хәзер укыйлар