Рәхмәт язмыш аермадың,
Гашыйк җаным телемнән.
Канатымны каерганда,
Догам туган телемдә.
Әти-әнием биргән телем,
Авырдыр югалтулар...
Аяз көндә адашудыр,
Телсез калса балалар.
Онытылмас туган телем,
Очсам да чит җирләргә.
Әти-әниемне үз телемдә
Данлый җыр" җиңелгәндә".
Аермыйк без туган телдән
Татар халык җырларын.
Туган телендә сөешкән
Гашыйклар язмышларын.
Чыдап булмас югалтуга,
Туган телсез сагышка.
Бирмик гасыр тарихларын-
Татар телсез алкышка.
30.10.17.
Әнием моңы
Иң ягымлы, иң назлы кешем
Күңелемнең түрендә син -
Әнием...
Гөмеремдә назлы моңларың
Җырчы иттең җанымны син -
Әнием...
Күңел әрни, җырлап туймыйм
Сиңа, әнкәй, җырларым...
Күзем яшьле, онтып булмый,
Әнием...догаларын....
Акылым тыңламый шул мине,
Колагымда җылы тавыш -
Әнием...
Ялгыз иттең гөмердән китеп,
Җырларымда бер сагыш -
Әнием...
Күңел әрни , җырлап туймыйм
Сиңа, әнкәй, җырларым...
Күзем яшьле, онтып булмый,
Әнием... догаларын....
Мин сагынам, моң сердəшемне,
Җан үкси, елап яратам -
Әнием...
Сиңа багышлап моң биргəнгə,
Йөрəк җырым яңгыратам -
Әнием...
Күңел әрни , җырлап туймыйм
Сиңа, әнкәй, җырларым...
Күзем яшьле, онтып булмый,
Әнием... догаларын....
31.10.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рэхмэт Сезгэ,Энзе ханым!
0
0