Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Туган илем

Гөмбә җыйганда

Гаҗәпләнеп, сагыш елыйсың,ник,
Гаделсезләр, көнли йөрәгең...
Гүзәл синең зәңгәр күзләрең бик,
Гаделсездән, сакла күңелең...

Көнче,явыз, әйдә көнләсен,
Яшь түкмәсен зәңгәр күзләрең,
Язмышымны син бит үзгәрттең,
Яшь түкмәсен зәңгәр күзләрең.

Халык төркеме эзләре таптап
Узган чәчәкле болын иртән...
Yксеп-әрнелеп елый, газаптан,
Кукнең зәңгәр күзләре сүлгән...

Болынга бардым мин, кояш белән,
Утырттым яшел яшь каеннар...
Көзен каенлыкта синең белән,
Очраштык без гөмбә җыйганда....

Көнче,явыз, әйдә көнләсен,
Яшь түкмәсен зәңгәр күзләрең,
Язмышымны син бит үзгәрттең,
Яшь түкмәсен зәңгәр күзләрең.
06.09.2017
 

Туган илем

Чит илләрдә узса да елларым,
Шатланамын , сокланамын мин
Казаным, сиңа кайтты юлларым.
Айрылмадым илем синнән мин.

Фәкыйрьлектә тойдым сагышлардан,
Чит илләрдә яшәп муллыкта.
Туган илем, тартты туфракларың,
Тойдым тәмең, җирем, сулышта.

Елның дүрт фасылы синдә, илем.
Кышларда бит күпме могҗиза!
Туган җирем,илем,аңладым мин
Иң моңлы җыр синдә җырлана.

Илемнең кырлары, урманнары,
Серле тарихлы Кабан күле!
Татарымның моңлы бик җырлары
Илем, күңелне назлый җилең!
13.02.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я все время читаю ваши стихотворения . Хотя я и училась в русской школе но татарский язык мой родной. Такая глубина в них, индивидуальность. Спасибо вам за ваше творчество, за то, что читая ваши творения я отдыхаю и улетаю в мир поэзии. Желаю вам творческих успехов.. творите, радуйте ваших читателей....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хочу пожелать Здоровья, поэтессе нашего времени...Энзе Фойгт Нурислам.Жду очень новых жизненно-правдивых стихов!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Энже, бик матур эчтэлекле шигырьлэр бу, рэхэтлэнеп укыдым, рэхмэт. Ижат доньясында унышлар сина!

        Хәзер укыйлар