Йөрәгемдә җырлар тулган чакта
Тулганай булды җан сердәшем.
Күңелем тулып ташыган чакта
Уйларымда сине эзләдем.
Кайнар хисләр кайнаса да
Янмый сары сагышлар...
Тик бер җылы карашыңда
Ташый, ташый агышлар...
Син еракта булган чакларда да
Тиңләп көттем аккошларга, бәгърем.
Хәтер хисем ачы сагынганда
Уйларымда сөйдем, бәгырем.
Кайнар хисләр кайнаса да
Янмый сары сагышлар...
Тик бер җылы карашыңда
Ташый, ташый агышлар...
Язларда кошларым кайткан чакта
Күкләрдә бер-берсен югалтмый.
Язда гөлләргә сокланган чакта
Сөеклем, назларың онталмыйм...
09.03.2018.
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Бик тэ тирэн фикерле сузлэр. Анзе! Клёва
0
0