Көннәрем сихри изгелеге,
Тарлавыктай кителә күк.
Син тап мине, тап... нурларымнан -
Телемләп ярылсам, берук...
Мәһабәт корылма күрерсең,
Сагышлы яшь агачлыкта..
Кызыл киң елга кыясында,
"Телсез" ак-пакъ, ак граниттан...
Җил-давыл тудырган күренеш
Тынсыз ташлык тарлавыкта...
Табигатънең утлы төсендә,
Yтмә гомер газаплыкта...
Күктертерәү яшенләп сулый,
Тирәнлекне тибрәндереп...
Ирекле мәгарә тарлавык -
Сакла Жирне әйләндереп!!!
Яшермә вакыт катламында
Йолдызларның кристалларын.
Yзәнлеккә курсәтче юнәлеш
Тапсын Ак Йортым, елларым!!!
фото:
https://pixabay.com/
Комментарий юк