Укучыларыбыз иҗаты
Өч сүз
Өч сүз
Минем жанга бары өч сүз житми,
"Мин яратам сине..." ди әле!
Соңласаң да, дәшми генә китмә,
Синең сүзләр шатлык ич әле...
Белсәң иде ничек йөрәгемнең
Синсез чакта сыкрап янганын!
Бәхет булмаса да, тоеп яшим
Хәтеремдә шатлык калганын...
Тормыш ачыларын күргән зәңгәр
Бәхетемдер моңсу күзләрең ...
Куанычлар юкка чыкканда да,
Кирәк миңа бары өч кенә сүз,
"Мин яратам сине!.." сүзләре .
Ак елларым алда
Көтмәдем җаныма шакырсың дип
Шатлыксыз ямансу мәхәббәт...
Каршыладым хәсрәтсез булыр дип
Бәхетле тормыш, гөмер рәхәт...
Минем дөньям дөрләп яна утта..
Чуалыш, дәртем мәңге сүнмәс...
Чиксез кук биеклеге холкымда...
Канатлы өметләр сүрелмәс...
Назлы язларыма сыенам гел...
Сынаулардан куркып егылмам...
Тәкъдирем минем изге, гайрәтле
Юк бул сагыш, өзеп богаулар!..
Алга тарта үз юлым шатланып...
Хезмәт- хөкемдар, хыялларым...
Чәчәк бәлзәме хуш ис таратып...
Мәдхия яза ак елларым!..
11.05.2017
Тәүбә
Таңнарда елмаям тойгыларыма,
Канатлар тоеп... гүя мин очам...
Сорап бәхет,саулык якыннарыма,
Ходаем, килдем җәяүләп, кочам
хаваларны...
Юлым узды ташлар аща,
Кичеп чыктым таулы елга,
Сулышым буа, сугыша,
Күзләремнән яшьләр ага...
Ходаем каршылап идерде башны,
Савап булды килеп табынуым...
Ходаем догаларын багышлады,
Бирде көч яшәргә, якыннарым
гомерлеккә...
Юлым узды ташлар аша,
Кичеп чыктым таулы елга,
Сулышым буа, сугыша,
Күзләремнән яшьләр ага...
Тормыш- чытырман, чәнечкеле юллар,
Узгач үз юлын адәм баласы,
Җыйган алтыннар таш булып калырлар...
Җирдәге бурычлар, киткәч анда
саналырмы?!.
Юлым узды ташлар аша,
Кичеп чыктым таулы елга,
Сулышым буа, сугыша,
Күзләремнән яшьләр ага...
29.03.2017
Газиз хисләр тәме...
Хыялый яшьлегем узышында
Чын сөю җанга ярсып үтте
Саф, газиз хисләр туды язымда
Яратып яшәргә рәхәттә!
Балдан баллы сөю тәме,
Татлы мәхәббәт - кичләрем.
Сакларбыз бердәм хисләрне!
Газиз хисләр бүленмәсен?!.
Сөю көймәсендә парлап йөзик
Иркәләнеп, җаным, Иделдә.
Күңлемә тиң ярым, алтын йөзек,
Газиз хисләр тәме ирендә...
Балдан баллы сөю тәме,
Татлы мәхәббәт - кичләрем.
Сакларбыз бердәм хисләрне!
Газиз хисләр бүленмәсен?!.
19.08.2017
Аппак аккошым!..
Төннәр әйләнгәч зәңгәр күккә,
Ача нурлы ут керфегем...
Таң сафлыгы уза йөрәккә,
Яшим дип елмая гөмерем...
Күзләремне иркәм иркәли,
Кояшым булып чагыла...
Сүзләре ягымлы, тирбәли
Мәхәббәт, мине елатма!..
Сөям өзелеплә, кадерлем,
Саф таңнарымда уянып
Назлар тоеп, иркәм, кадерлим.
Яшәгәндә, яшим сокланып.
Төрле төстә кашлы йөзегем,
Көндә бер төс минем җаным.
Шуңа шомлы микән йөрәгем,
Өметем - аппак аккошым!..
13.08.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Шэп...тагын бер тапкыр шэп...Молодец!
0
0
0
0
Добрый день! Нет слов, дано Человеку свыше писать истинные стихи, я надеюсь Энзе Фойгт Нурислам издаст свой сборник.
0
0
0
0
Укыйм, кабат-кабат укыйм hэрбер шигыренне, Энже. Бик матур язасын, чын хислэренне-кунелендэ булганны узенчэ чагылдырасын. Шигърият илендэ унышлар гына телим, Дустым!
0
0