Укучыларыбыз иҗаты
Мин Көз - диеп...
Көзге кичләр...
Тәрәз кага әллә узган хисләр
Бер дәшмичә...
Узган хис сүнде - иске шәмдәлләр
Көзге җилләр...
Күшегәм, туңам яп-ялгыз йортта
Көз моң исә...
Ялгыз моңда ай ага болытта...
Мин Көз - диеп...
Син шаярып тәрәз кактың, җаным!
Көзге хисләрем, мине җылытты,
Язым диеп...
Көзге учак...
Якты ике йөрәк бергә дөрләп.
Толым тузды...
Көзге җилдәй ярсулы назыңнан.
Көзге мәңге...
Бәхеттән тарала толымнарым,
Син минеке...
Язмышым, акты зар болытларым
Мин Көз - диеп...
Син шаярып тәрәз кактың,җаным!
Көзге хисләрем, мине җылытты,
Язым диеп...
22.10.17
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк