Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Күренми шул йөрәк

Шигырь телен аңлаучыма

Эчкерсезлек - шигырь иле, җире,
Шул илемдә туа таң нурым...
Йөрәк аша узган уем-серем,
Өшесәң, укы ла моң юлым.

Төрле телдә сөйли шигырь иле,
Туа җылы сүз - гүя туган тел.
Сафлык сүзен данлый шигырь иле,
Соклангыч ямьле шигьри бер тел!
14.09.2017
 

Күренми шул йөрәк

Яши серле хыял яшеренеп
Иреккә чыгудан ул куркып
Йөрәгемнең түрендә бикләнеп
Гашыйк җанын кала озатып...

Йөрәгемдә тугры мәхәббәтең
Сөеклем югында янымда...
Йөрәккә дәшә йөрәгең синең
Ара ерак, йөрәк җанымда...

Ходай яраткан серле йөрәкне
Сөеп - янып күренми йөрәк.
Күңел сизә бәхетле күзләрне
Саф хискә йөрәк кенә терәк.

Ике йөрәк сөйсә бергә тибә
Алар гына күрә бер берсен...
Ходайга тезләнеп, биреп вәгъдә
Йөрәкләр кавышыр үбешеп!..
03.06.2017

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чулпан 21:40 Кунеллэргэ яшэу яме, яшэу дэрте остэгэн зэвыклы да; Бер торле с е р л е л е к белэн ортелгэн, тойгылы-— хисле , гаять кызыклы иж,ат эше- жимеше чын - чыннан хэйран итте м и н е. ... hэм сабыр, тыйнак- тотанаклы, игътибарлы- ихтирамлы могаллэмэгез, кешелекле- кечелекле кунелегез, пакьлек- самимилеккэ ия Ж,аныгыз hэркемне эсир итэдер........!!! вчера в 21:47

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур, эчтәлекле итеп яза Энж,е шигырьләрен!!!! Бик Рәхмәтлемен аның язуына, укып барам шигырь юлларын зур зөрмәт делән!!!! Рәхмәт Энж,е, сау - сәләмәт, Бәхетле бул, иж,ади уңышлар сиңа!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эчкерсезлек- шигырь иле... Саф хискэ йорэк кенэ терэк... Шундый матур эйтелгэн-рэхмэт,Энже! Исэн-сау бул , алда да шундый матур шигырьлэрен белэн шатландыр безне, Дустым!

        Хәзер укыйлар