Укучыларыбыз иҗаты
Килер идем, килер идем...
Булса иде яшәп, булса иде,
Хыялларда очып- ашкынып.
Болытларда агып килер идем,
Бренче-кардай явып-сарылып.
Яңа еллар, ак теләкләр белән
Килер идем мин, килер идем..
Яныр идем утлы кочагыңда
Килер идем мин, килер идем..
Бәхет өчен наз кирәк, аңларга
Сөю хисен уза бар гомер
Миңа кошлар җырын да тыңларга
Синең җырдыр, сине сөюдер...
Яңа еллар, ак теләкләр белән
Килер идем мин, килер идем..
Яныр идем утлы кочагыңда
Килер идем мин, килер идем..
23.10.2017
фото: С. Гаффарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ак кунелле Ш а г ы й р е м э СОКЛАНАМ!!!
0
0
0
0
Эчтэлекле, бик тэ матур сузлэр белэн сугарылган шигырь
0
0
0
0
Энже дускаем, ижатына баш иям!
0
0