Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Хыял бөркетем

Онытылмас инде кайгылы,
Бәхетле бергә үткән юл...
Сөюнең беренче карлары,
Бергә көткән өр-яңа ел...

Очты хыял - дала бөркете
Һаваларда эзли Бәхетен!..
Җирдә калды ак Җан бөртеге
Шәм яндырып яңа ел төнен...

Дала бөркетем бәхетле бул!
Карлар ява, без үткән юл...
Тапталса да, без салган сукмак
Аша килде ак эзле Ел!

Оча да оча бер яшь Бөркет,
Ялт-йолт итеп канатларын!..
Тапса идең Син оҗмах Илен...
Мин дә күрермен юлларын!..

13.01.2017.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ матур шэээээээээээээп, тирэн эчтэлекле, сагышлы ддддддаааааааааааааааа!

    Хәзер укыйлар