Күңелемнең тулган чагы...
Күңелемнең тулган мәле...
Саксыз кагылмагыз әле.
Үзәк өчгеч авыр сүзләр
Җанга яра ясый бары...
Күңелемнең тулган чагы...
Сорауга дәшмәм, тынлык бары...
Каш җыерган усал караш
Кешене ямьсез итә бары...
Күңелемнең тулган мәле...
Зинһар, эндәшмәгез әле!
Кирәкмәс, артык сүзләр белән
Юатмагыз мине бары...
Күңелемнең тулган чагы...
Күз яшем дә тамар әле.
Сабырлыкның да чиге бар
Саксыз кагылмагыз, ЯМЕ!!!"
Уңыш бусагасы!
Тәгәрәп бара алтын яфрак
Көзләргә алып керә...
Җәйләрдә калыйк дисәк тә,
Ул алга ашыктыра...
Борылып карыйм да артка
Кул болгый сабый чагым,
Үсмер чак та янына чыккан
Һәм гаилә корган көнем!
Моңаймыйм, ерак бу мизгелләр
Кул да сузмыйм " Кил!" диеп.
Тормышымның бу вакыты
"Яз"лар төсен калды киеп...
Ә җәйләрдә ике улым,
Таянычым - иптәшем!
Әлһәмдүлилләһ гыйбәдәттә,
Аллаһ минем юлдашым!!!
Газиз әти-әни һәм дә сеңлем -
Без бит җәйге болында...
Абый да безнең белән
Тик... чәчәк каберендә...
Ашыктырма алтын яфрак
Җәйләрнең тәмен белик!
Кочак-кочак бәйләм белән
Уңыш бусагасына килик!
Апа-сеңел
(Сеңлем Гүзәлиягә багышлап)
Апа-сеңелле булу
Бик рәхәт бу дөньяда!
Кайгың-зарыңны сөйләргә
Якын кешең булганда!!!
" Апа" диеп сеңлең дәшсә,
Дөнья яктырып китә,
" Сеңлем" диеп апа янса...
Туганлыкка ни җитә?
Апа-сеңел - бертуганнар,
Җан сердәш тә, дуслар да!
Ике араны ныгытып
Өзелмәс җепләр ята!
Рәхәт туганга барып
Серләреңне сөйләргә,
"Исеңдәме..." диеп башлап
Бергәләп чәй эчәргә.
Апа-сеңелле булганга
Әти-Әнигә рәхмәт.
Туганлык - нык терәк!!!
Бу дөньяда бик кирәк!!!
Алсу йөзеңдәге сызыклар!!!
(Әнием - Нурания Рахматулла кызының тормыш юлы)
Көзгеләргә карыйсың да,әни,
“ Каян чыккан бу сызыклар?” – дисең.
Һәрбер җыерчыкның аның
“ Үз юлы, тарихы бар!” – димен.
Менә монсы – авыл юлы була,
Яшьлегең дә, гаилә корган чагың.
Яшеренгән ул сызыкта,ике
Өйнең утта “дөрләгәне” тагын!
Ә монысы зур шәһәргә килгәч,
“ Ничек яшәрбез?” диеп сызылган.
Гаиләм: өч балам, әти-әни...
Төрле уйлар белән йөрәк сызланган...
Тыныч, үрнәк гаилә булып
Әти белән яшисез иңгә иң.
Ике кызың,оныкларың бар,
СөбханАллаһ! Күзләр тимәсен.
Алсу йөзеңдәге тирән итеп
Күпләп сызып киткәне...
Газиз балаң, улың, абыемның
Бик яшьли дөньядан киткәне...
Бу җыерчык яңа гына булган
Янындагы күз яше дә кипмәгән.
Әниең – ак яулыклы әбиемнең
Елмайган йөзе күңелдән китмәгән.
Җыерчыклар,әни, булыр алар!
“ Әйдә, булсын!”, диген,кайгырма!
“ Коръән”укы,имин тормыш телә,
Безне, әни, догадан калдырма!
Көзгеләргә кара да син,әни!
И, Раббым, бир, диген, саулыкны,
Тагын... тагын телә, әнием,
Әти белән тигез картлыкны!!!
* * *
Сабый күңеле ап-ак кәгазь
Ни теләсәң шуны язасың!
Туган телдә сөеп-яратсаң
Гомерлеккә “ бәхет” отасың!
“Әтием” һәм “әнием” диеп,
Газиз балаң, сина, дәшә бит!!!
Туган телгә мәхәббәт уят!
Туган тел юлдаш, дус та бит!
фото:
https://pixabay.com/
Комментарий юк