Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Казаным

Чит илләрдә узса да елларым,
Мин шатланам-сөенәм дә мин.
Казаным! Сиңа кайтты юлларым!
Айрылмадым, Иделемнән мин!

Чит илдә яшәсәм дә муллыкта,
Туган илем тартты үзенә...
Фәкыйрьлекне мин тойдым сагыштан.
Туган илем теле бер генә!

Җанга якын дулкыным гел бер син,
Туган илем кырлы-урманлы!
Казанымда серле Кабан күле
Татарымның җырлары моңлы!

Туган Калам - туган көнең, Казан,
Халкыма лаек байлык бул Син!
Тоеп яшим ямең - кадерләрең!
Айрылмадым, Иделемнән мин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар