Кансызлык

Кансызлык

Кансызлык, сүзләр белән үтерүче
Кансызлык, качыра чын үз исемен
Кансызлык, фотосүрәтне көнләүче
Ул hичкайчан гафу үтенмәс
hәм үтерә ул бер сүзсез.................
Аhырдан яшеренә ул ялган сүзләрдә...


* * *

Ахыргача, тормышымда максатым булганда,
минем өчен киртә булмаслар тоткарлыклар да...


* * *

...Тормышка, тавыш-тынсыз үтеп керде бер ят кеше
җанны яулап куренмичә,әллә күкне кисте яшен?!.
 

* * *

Моңсыз күңел утсыз күмер.
- санарга син өйрәнерсең,
ә моң эзләп күп үтәрсең,
-дөнья куып, эзләнерсең,
буш мал туплап үтәр гомер.
Бәхетме син, утсыз гомер?...
 

* * *

Көн саен көнемә яшим шатланып -
Яңгырлар яуганга күк яңгыратып,
Менә, кире кайтмас көн узып бара...
Шатланам бу көнне яшәп узганга!
Күз яшем аша елмаеп, яратып -
Тик яшәгән өчен яшим шатланып!
 

* * *

"Бөеклекне" без еш күрәбез - тик,
Ни гөнаһны, ни гаепне тоймый,
Коралсызга төркем - һөҗүм итеп,
Кинәт аркадан, йөзгә карамый...

 

Җырлар иле

Очасы иде җырлар иленә,
Мәхәббәтем канатларында.
Шатлык ташкыны үтсен үзәккә,
Тибрәләм җырлар дулкынында.

Мин беркайчан да - беркайчан да
Китмәм сыман җырлар иленнән.
Син илhам бирдең - канатландым
Йөрәгем үбә синең иреннәр.

Җырлар илендә бар дөнья яме
Җан жәрәхәтен юатучы.
Шушы урында минем эзләрем
Күңелемнең тирән тойгысы.

Мин беркайчан да - беркайчан да
Китмәм сыман җырлар иленнән.
Син илhам бирдең - канатландым
Йөрәгем үбә синең иреннәр.
14.10.2017
 

Ана йөрәге

Борчылма, уйланма балакаем
Сизә бит барысын Әниең...
Йөрәгем еш тибә бик нигәдер
Чайкала дулкындай, Әниең...

Әнием, гафу ит, мин беләм
Әнием, назым син йөрәгем.
Әнием, догаң минем белән
Әнием, елама, Әнием...

Борчымам, Әнием, беркайчанда
Әрнемәс йөрәгең йокысыз...
Yзем Әни булганга Әнием,
Борчылма кадерлем урынсыз.

Әнием, гафу ит, мин беләм
Әнием, назым син йөрәгем.
Әнием, догаң минем белән
Әнием, елама, Әнием...
14.10.06

 

Сандугач сайравы

Таң атканда төшләремдә
Сандугач сайравын тыңладым
Айлы кичтә өннәремдә
Чәчәкле аланда мине назладың

Яратам моңланып
Яратам шатланып
Сандугач сайравын
Таңнарда тыңларга

Кинәт күтәрелдем күкләргә
Кошка әврелеп, очам канатланып
Синең нурлы күзләреңдә
Томанланды күңелем,әллә саташтым

Яратам моңланып
Яратам шатланып
Сандугач сайравын
Таңнарда тыңларга

Алдаулы булмасын төшләрем
Сандугачым сайрап- сайрап уятсын
Иңнәремдә айлы кичләремлә
Булса иде ышанычлы кулларың

Яратам моңланып
Яратам шатланып
Сандугач сайравын
Таңнарда тыңларга
28.02.2017
 

Ак томан

Тирәлегем ак томанда
Бер тавышсыз тып-тын.
Бер үзем гүя болында,
Күзем яшьле... тып-тын...

Дымлы керфегем бөртеге
Эзли ящьле эзләрен.
Җан авазы көндәлеген,
Мин үзем дә эзләдем...

Төшләремдә ап- пакъ томан-
Эзлим туган җирләрем...
Иделдә булса да томан,
Күрдем ахры эзләрем.

Тирәлегем ак томанда
Бер тавышсыз тып-тын.
Бер үзем гүя болында,
Күзем яшьле...тып-тын...
15.10.2017
 

Төнбоеклар

Төнбоеклар, төнбоеклар,
әллә сез аккошлармы?
Күл өстендә ак канатлар,
кояш байса моңлана...
Таң атканла төнбоеклар
алсу утта нурлана....

кушымта:
Төнбоеклар, төнбоеклар,
мәһабәт лилияләр!
Таҗлары җил кочагында,
назланып үбешәләр!

Төнбоеклар, аккошларым,
яңгыр тәмен җан тойды.
Күлләрдә йөзгәч "кошларым",
Йөрәгем әрнеп тынды.
Беркем күлдән аермасын,
Сезне, төнбоекларым..

Сез очмыйсыз, аккошларым,
боексам сезгә киләм.
Бик тирәнтен тамырларны,
аералмый ла җилләр.
Жанда сөю газапларым,
минем дә бит бик тирән...
15.10.2017

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6127
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3829
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3754
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2703
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату