Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Каләм сорый күңел

Нәни чагында ук әтисеннән күктәге йолдызларны алып төшертергә хыялланган Актаныш кызы Эльмира ничек инде шигырь язмасын да шагыйрә булып китмәсен ди! Яратуны, хыялны, матурлыкны, бәхетне ул үзенчә аңлый, аңлата. Ул – башка дөньядан. Күңеле, җаны – Җир белән Күк арасында: ихлас, серле, нәфис, якты. Рәхәт бер халәткә чумасың, күкләргә очасың, ашкын җаныңа юл табасың килсә, Сөн, Агыйделләрдә үскән Эльмира Җәлилованың шигырь дәфтәрен ач икән. 


Мин беркем дә түгел

Мин беркем дә түгел.
Язганнарым күңел өчен генә,
Сызганнарым үзем өчен генә.
Мин шагыйрь дә, язучы да түгел – 
Бары кайчак каләм сорый күңел...

Мин беркем дә түгел.
Якты дөньям, тигез гаиләм – 
Минем өчен бөтен Галәм!
«Мин» дип чәчрәп чыкмый гына,
Рәхәт итеп яши алам!

Мин беркем дә түгел.
Тик саклаучы ир-ат хакын.
Ирем – батыр, ирем – алтын.
Ә мин җылы учакларга
Ялкын өстәп торыр хатын.

Мин беркем дә түгел.
Бары ике улым – бөркетемә әни генә!
Язучы да түгел... хатын гына, 
әни генә.
Ә, бәлки, бу иң мөһимедер,
Кемнәр белә?!
 

Ник?!

Тәрәзәдән айны күзләгәндә,
Сагынган идем бик.
Тәрәзәмне ачтым, җилләр иелеп
Иренемне үпте –
Ник?!

Айга карап моңайганда,
Уйладым сине тик.
Син булып җилләр иелеп
Үбәләр мине –
Ник?!

Уртак сагышларга безнең
Булырмы бер чик?
Яратуы бәхет, ләкин
Бик тә авыр –
НИК?!
 

Шулкадәр

Шулкадәр сагыну мөмкинме?
Мөмкин лә!
Торалмыйм сагынмый бер тәүлек,
Бер көн дә!
Шулкадәр табыну мөмкинме?
Мөмкин лә!
Син – Алла, син – кыйбла
Күңелдә!
Шулкадәр ярату мөмкинме?
Мөмкин лә!
 

Кайт инде

Кайт инде! Шулкадәр сагындым!
Шулкадәр зарыктым мин сине.
Йөрәкне акылым йөгәнли – 
Тыялмыйм ярсыган күңелне!

Кайт инде! Көттермә, тилмертмә,
Сүндермә дөрләгән ялкынны.
Өйнең һәр почмагын ураган
Ялгызлык, ятимлек салкыны.

Кайт инде! Ярату хакына
Эшләрең ташла да бер читкә.
Тик сиңа һәм миңа күз кысып
Йолдызлар кабына бу кичтә.

Кайт инде! Шулкадәр сагындым!
Шулкадәр зарыктым мин сине...
Сыкратып әрнетмә җанымны – 
Елатма йөрәкне! Кайт инде!..


* * *

Кышлар керфегемә бәсләр сипте.
– Кар кызы син, – дидең. –
Карлардай саф җаным, – дидең,
Төнне сискәндереп,
Көлдем.
Язгы җилдә чәчләремне сүттем.
– Яз кызы син, – дидең.
Умырзаяларга сөю кушып
Такыялар үрдем –
Кидең.

Ай һәм йолдыз серем бүлде.
– Күк кызы син, – дидең.
Күкрәгеңә башым салдым.
– Син – минеке, – дидең.
Бу вакытта син үзең дә
Җирдән ерак идең...

Кыр гөлләрен сыйпап уздым.
– Җир кызы син, – дидең.
Кыңгыраулар җыеп сиңа килдем,
Син башыңны идең,
Сокланып баккан бу кызны
Чын йөрәктән сөйдең...
 

Төсләр

Бу сагыну нинди төстә икән – 
Минем чәчем кебек сары микән?!
Көзге урман сарыларга сарган
Сагынырга калган чагы микән?!

Ә ярату нинди төстә икән – 
Иреннәрем кебек кызыл микән?!
Көзге миләш уттай янып тора – 
Сөюләре шулай кызу микән?!

Ә соң бәхет... Минем күзләремдәй
Зәп-зәңгәрме?! Ачык күк йөзедәй.
Туп-турымы аңа юллар 
Зөһрә-кызның
Айдан суга төшкән юл-эзедәй?!

Яши-яши белдем... Төсләр җирдә
Үзгәрүчән, төрләнүчән була икән.
Сары урман язда яшелләнә,
Җете кызыл бик тиз уңа икән...

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар