Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Елый кемдер урманда...

Күл өстендә алсуланып
Нәфис май таңы ата.
Кем дип ачы газапланып
Елый кемдер урманда?..

Тып-тын урман таңнары,
Җанга рәхәт иркенлек.
Тик атылган вак кургашлар
Ал кан эзли - каберлек..

Һаваларны ерта-ерта,
Кургашлар... атылмакчы
Солдат күреп "тавыкта" -
Еллар аша атмакчы?!.

Күл өстендә кызыл байрак -
Тарих җиле җилферди.
Тынсыз кайтаваз мүк буйлап, 
Солдатларны хәтерли..

Кошлар төркеме юксынып
Чаң кага калкулыкта...
Исемсез йөзләр сагынып
Елый кошлар урманда...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар