Укучыларыбыз иҗаты
Бердәнберем
Бердәнберем
Син бит минем бердәнберем...
Күңелемдә син генә.
Карашыңнан каушап калам,
Йөрәк яна, түз генә
Төшләремдә сине күрәм
Сине күрү бер гомер.
Синдә минем гашыйк җаным,
Ходаемнан миңа әмер!..
Чит ятларга күз ташламыйк,
Саф сөюем күңелдә.
Мәхәббәтем син, өметем,
Тап төшермик гомергә.
Төшләремдә сине күрәм,
Гашыйк җанга уралып.
Гомерләрне бергә үтик,
Ялгыз үтмик кыйналып.
Кайтаваз
Кайтаваз таралды - җан әрнеткеч,
Исемемне сез ишетерсез.
Алды кулына Аллам, күз яшем,
Калмас дип елаткан өлешсез...
Тулганай гүя, кояшым көндез,
Күзем яшьтән шулай томанлы?!
Ялган белән үтте җанга елан,
Саф йөрәгем бүген болганды...
Якты пакъ көнем төн булды кинәт,
Елан hәнҗәре җанны ярды.
Канын бирде Аллам йөрәгемә,
Яшә дип, янар hәнҗәр ахыры.
Кайтаваз таралды - җан әрнеткеч,
Исемемне сез ишетерсез.
Алды кулына Аллам, күз яшем,
Калмас дип елаткан өлешсез...
05.10.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк