Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Аңладым да, сиздем, күрдем дә мин...

Аңладым да, сиздем, күрдем дә мин... 
Җаныңнын яралы икәнен, 
Ярсулар - тынмаган күңелеңнең
Телгәли, өзгәлидер нурын... 

Язмышлар...Тик ничек булмасын, 
Яшәеш дәвамы барыбыз, 
Шатлык, борчулар да кабатлансын, 
Тынычлык тапсачы җаныбыз! 

Җанына нидер җитми - беләм, 
Ни соң ул? Сөюме? Газапмы? 
Дәш кенә - янына мин киләм, 
Бер сорау - газаптан син азатмы? 

Учларыма алып шул сөюне 
Сакларга иде дә, вакламый... 
Тик нишлим, нишләтим көюне? 
Хисләрне бит таптарга ярамый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар