Шомландырма син, уйландырма,
Каеным, җилләрдә шаулап.
Илем данлап, җырым җырлап ла
Моңлыйм - Идел буен буйлап.
Карап туймыйм, Иделем, сиңа -
Син сөйгәнем чагылышы.
Дулкыннарың йөгерешә лә
Кояшка таба ярышып?!.
Саф мәхәббәт тулган күңелем
Синсез, моңсу каеннардай.
Җаным, җитәкләп хыялымны
Назлап саклармы яңгырдан?!.
Шомландырма син, уйландырма,
Җанымны ялгыз калдырма.
Салкыннарда изге җылыңнан
Аерма мине, аерма....
23.11.2017
Yлмәс гөл күнелләрдә
Кышның озын төннәрендә
Тәбәнәк якын күкләре,
Зифа буйлы, ак киемнәрдә
Чыршының ут сирпүләре.
Агачлыкта без тау битендә
Кар каплаган үләннәрдән,
Бергә утырткан гөл эзләдек,
Yлмәс гөл ул күнелләрдә.
Энҗеле ак кар бөртекләре
Сөенечкә койсын күкләр.
Карлар кышның бәллүр бизәге
Өзелми бүләк чәчәкләр...
Агачлыкта без тау битендә
Кар каплаган үләннәрдән,
Тапсак та гөлне без өзмәдек,
Yлмәс гөл ул күнелләрдә.
23.11.2017
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Хормэтле Энзе ханым! Сезнен шигырьлэрегез искиткея эчтэлекле.!!! Рэхмэт Сезгэ!!!!ТЕРЕЛЕГЕЗ!!!!
0
0
0
0
Энже дускаем! Шигырьлэренне бик яратып укыйм, шигырьлэрендэ тормышны ярату, сагына, мэхэббэт чагыла. Ижади унышлар сина дускаем, бэхетле бул!
0
0