Татарча мультфильмнарны кайдан карап була

Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән,  теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз.

- “Татармультфильм” студиясенең рәсми сайты. Студия 2010 нчы елда ачылып, тамашачыга беренче тапкыр Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” мультфильмын тәкъдим иткән иде. Бу вакыйгадан соң бер ел үтүгә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган 14 мульфильмны туплаган тулаем бер серия әзерләп чыгара алар. Ә “Кисекбаш” мульфильмы татар аниматорларының халыкара мактаулы баскычка алып чыккан беренче зур эше санала. Ул “Харьковская сирень - 2011” халыкара кинофестивальдә беренче урынга ия булган. Соңгы вакытта дөнья күргән “Сабантуй”, “Кырмысказки” шаян сериалларында татар халкының милли характеры, җор теллелеге, шаянлыгы һәм кунакчыллыгы сурәтләнә. Барыбызга да таныш татар әкиятләрен берләштереп, “Татар халык әкиятләре” дигән цикл ясаган бу студия. Бу хезмәтләре өчен бөтендөнья ТЮРКСОЙ җәмгыятенең махсус бүләге белән дә бүләкләгәннәр үзләрен. Әлеге сайтта мультфильмнар берьюлы 3 телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

- Tatar cartoon исемле бу сайт үзен яңа татар мультфильмнарын иң беренчеләрдән күрсәтүче интернет канал дип таныштыра. ТР ның фән һәм белем бирү министырлыгы, мәдәният министырлыклары заказы буенча эшләнгән: “Шүрәле”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә” кебек мультфильмнарны биредә онлайн карарга мөмкин.

- Мәгариф сыйфатын үстерү максатында эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Сайтның җайлы, зәвыклы эшләнеше җәлеп итә. Бала.РФ сайтында бүгенге көндә татар телендә 34 мультфильм тәкъдим ителә. Алар арасында “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Ак бабай”, “Төлке белән каз”, “Бүләк кемгә?” кебек әкиятләр бар.

- ТР фән һәм белем бирү министырлыгы тарафыннан балаларның ярткан “Фиксики” сериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Дубляжны “Безнең халыкның мирасы” компаниясе эшләгән. Мультсериал 60 сериядән тора. Аны гамәлгә куючылар фикеренчә, бу туган телне өйрәнүнең бик уңайлы формасы. Моңа кадәр бу компания  фән һәм мәгариф министрлыгы заказы буенча «Трое из Простоквашино», «Малыш и Карлсон», «Винни-Пух», «Львенок и Черепаха», «Двенадцать месяцев», «38 попугаев», «Крокодил Гена», «Чебурашка», «Котенок Гав», «Золушка» кебек мультфильмнарны татарчалаштырган иде.

- Татарча мультфильмнарны шулай ук вконтакте сайтында https://vk.com/tatarcartoon, https://vk.com/bala_rf, youtube.ru да карарга мөмкин.

Алда әйтелгән сайтлар белән танышканда тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. Татармульфильм студиясе мәктәп укучыларын “Век Татарстана” исемле мультфильм ясауда катнашырга чакыра. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Мультфильм балалар иҗат иткән шигырь һәм рәсемнәрдән әзерләнәчәк, дип язылган конкурсны оештыручы рәсми сайтта.

 

 

 


http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5114
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4868
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2608
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6281
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек