Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» комедиясе үз сәхнәсенә кайтты. «Кайтты» дим, чөнки ул моннан чама белән 30-40 еллар элек режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан Камал театры сәхнәсендә куелган, халык күңеленә кереп калган спектакльләрнең берсе. Ә бүгенге көндә бу бинада, шушы сәхнәдә Кәрим Тинчурин театры уйный.
Спектакльдә ике Фирдәвес очрашкан кебек, аның элекке һәм хәзерге куелышында да охшашлыклар бик күп. Боларны барысын да режиссер Айдар Җаббаров махсус эшләгәнме, язмышка сылтарлык хикмәтләр дә бармы, һич югы уйланырлык, күзәтүчән кешегә кызык моментлар күп.
Дөресен әйтергә кирәк, бу спектакль турында күп ишеткән булсам да, үзем аны бик хәтерләмим. Бары тик Рамил Төхвәтуллин, Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Камал театры артистлары, Щепкинчылар уйный торган шундый легендар спектакль барлыгын гына тәгаен беләм. Хәтта эчтәлеге дә таныш түгел икән. Спектакльне хәтерләмәвем аны театр сәхнәсендә күрмәвемә бәйлеме әллә дисәм, түгел икән. Телевизордан шактый әйләндерделәр аны, халык яратып карады. Ә миңа ошамаган булган ул. Татар спектакльләре шушы рәвештә генә куелса, миннән мәңге татар театрын яратучы чыкмас иде. Гафу үтенәм, әмма бу шулай. Премьераны карагач, иренмичә интернеттан элекке язмаларны эзләп таптым. Өйдәгеләр «нинди акырыш бу, нәрсә карап утырасың», дип, бик нык сәерсенделәр. «Без мондый балаган карасак, миңгерәүләндерә торган әйбергә вакытыгызны әрәм итмәгез, дип нотык сөйли башлар идең», дип төрттереп алды улым. «Соңгы арада исерекләр күренми, чын авыл тормышын тансыклагандыр әниең», дип, иремә дә көлеп алырга сәбәп табылды.
Халык ни өчен яратты икән соң бу спектакльне? Нәрсәсен «легендар» дип сагынып сөйлиләр, диярсең. Җавабын да таптым. Күпләр үзләренең студент елларын, шушы мохиттә кайнаган, җыелышып даими театрга йөргән вакытларын сагыналар, спектакль шуны искә төшерә. Мандарин исе яңа елны хәтерләткән кебек. Бу спектакль авыл бетү, ирләр җитмәү проблемасын да калкыта, хатын-кызның, бигрәк тә авыл кызының горурлыгы турында да сөйли, яшьләр арасында кабынып киткән мәхәббәт тә бар, шул ук вакытта күпертелгән сюжет, кәмиткә әйләнгән тамаша бу авыр темаларны комедиягә дә әйләндереп бирә. Автор «күп эчмәгез – юкка чыгасыз» дип нотык сөйләми, диплом алу кичәсендә ниләр булганын хәтерләмәслек дәрәҗәгә җитеп көлкегә калган егетләргә юкка чыккан авыл ирләренең тарихын бәян итеп, барысының да башына хәмер җиткәнен күрсәтә. Аннары халыкка Щепкинчылар гына түгел, Рәшит Шамкайның Мөбарәкне уйнавы да күңелле булгандыр. Аларга аның сүзләреннән бигрәк, шамакайланып йөрүе ошагандыр, бәлки. Иң мөһиме эмоция бит: күңел тыныч, яныңда дуслар, курсташлар, күңелле студент елларын театрларга, төрле чараларга йөрү тулыландыра, кемдер сәхнәдә үзен яки дусларын танып көлә. Минем дә интернатка килгән егетләр башына таҗ каплаган булды. Шаярып, егетләрне кочегар бүлмәсендә бикләп калдырганым да бар иде. Менә шушы шуклыклар, яшьлек дәрте бар бит бу спектакльдә дә, шуңа гениаль әсәр исеменә лаек булмаса да, халыкка якын, кадерле ул. Юкка гына «гадилектщ галилек» димиләр. Фәрит Бикчәнтәев тә, Айдар Җаббаров та моны беләләр, аңлыйлар әлбәттә, театрга тамашачыны җәлеп итү юлын оста кулланганнар.
Мин дә Тинчурин театрында (элекке Камал театры сәхнәсендә) премьераны рәхәтләнеп көлеп, тамашачының кинәнүеннән мәзәк табып, ял итеп утырдым. Спектакль ике составта уйнала. Театрның яшь актерлары зур сәхнәдә, тамашачы алдында беренче тапкыр уйнаганнарын белгәч, теләктәшлек белдерәсе килдеме, һич кенә дә тәнкыйть күзлегеннән карамадым аларга, киресенчә, булдыралар бит, яхшы әзерләнгәннәр, дип сокландым гына. Бераз кытыршы мизгелләр булып алгалады да кебек, әмма алары да әллә ни күзгә ташланмады, минем аларга игътибар итәсе дә килмәде.
Ярый әле «Пискунов»лар составын алдан күрмәгәнмен, чагыштырып хәл бетәр иде. Театрга килгән яшь артистлар, Илнар Хөсәенов (Альфред), Рәмис Абдуллин (Алмаз), Марсель Салихов (Тукай), Рәшит Вәлиуллин (Фирдәвес), Эльвина Насыйбуллина, Миләүшә Зәкиева (Фирдәвес), сәхнәдә беренче тапкыр уйнап кына калмадылар, алар чын-чынлап экзамен тоттылар. Легендар Камал театры артистлары уйнаган спектакльнең яңа куелыштагы премьерасын хәзер Тинчурин театрының тәҗрибәле, тамашачы белгән, яраткан артистлары уйнаганнан соң чыгып уйна әле син! Шуңа мин сәхнәдәге тамашадан бигрәк тамашачының реакциясен күзәтеп, җаным-тәнем белән тоеп утырдым, залдагы халык җылы кабул иткәнгә тынычланып, кызык урыннарда көлдем, хәтта спектакль беткәч тә, кием алырга гардеробка йөгерүдән тыелып калып, дәррәү кул чабучыларга шушы актерлар белән бергә ихлас куандым. Озын сүзнең кыскасы, яраттым мин бу яшьләрне.
Шулай да спектакль башы бераз сузылган кебек тоелды. Әмма монда сораулар күбрәк пьеса авторына һәм режиссерга. Сәхнә буш торган мизгелләр дә эчне пошырып алды бераз. Бәлки динамика өстәргә кирәк булгандыр. Эчеп йөргән яшьләрнең хәтерләре югалуы, башлары авыртуы, алдагы кичнең нечкәлекләрен барлаулары шәхсән миңа кызык түгел, Мартыныч-Мөбарәкнең (Алмаз Фәтхуллин) шәрабка багышлап җыр җырлавы да бүгенге заман театры өчен кирәкме соң дигән сорау туа. Соңыннан бу эпизод болай да чистартылган, шешәле биюләр алынган дип аңлаткач, мин аны онытып җибәрдем. Геройларның кыяфәтләре дә, хәрәкәтләре дә бераз мәзәк, ясалма тоелса да, кайбер гамәлләр, мисал өчен, кызларның агрессив кыланмышлары, экшен-боевик алымнары татар театры өчен бераз сәер тоелса да, әллә ни күңелне кайтармады үзе. Бу яңалык теманың гадилеге, сәхнәнең бизәлеше һәм туксанынчы еллар геройларының образы белән ничектер матур гына кушылган. Әлеге спектакльне уен, күпертелгән тамаша дип кабул итмәсәң, карап та торыр сәбәп юктыр, минемчә. Музыкаль бизәлеш тә, тулаем алганда, күңелгә хуш килде, спектакльнең элекке җырлары да сакланган, шуңа өстәп заманча яңа җырлар да кулланыла. Халидә Бигичеваның җырлары да гел шушы спектакль өчен язылган диярсең. Гармония сакланган, баланс югалмаган, шуңа күрә спектакль җиңел караладыр.
Декорацияләр дә бик ошады. Әүвәлге печән темасын кулланышта булган әйбер, дип тәнкыйтьләсәләр дә, мин бик җылы кабул иттем (Рәссам Булат Ибраһимов белән режиссер Айдар Җаббаровның Камал сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган «Тормышмы бу?» спектаклендә). Залга таралган шул печәннең хуш исләре, артистлар чабышканда (кызлар егетләрне куып, кыйнап, кырмыска кебек тракторда йөреп мәш килгәндә) тамашачыга ябырылган тузаны да авыл мохитен тудырган кебек иде. Ә кичке урам, авыл тәрәзәләре үзе бер сәнгать әсәренә тиң күренеш булды. Шулай да «бу тәрәзәләрне аслы-өсле итеп түгел (шәһәрдәге күп катлы йортларны хәтерләтә), ә ераккарак, сәхнә эченәрәк кертеп җибәреп караңгылыкта оеп утырган авыл урамы эффекты ясап карасаң ничек булыр иде икән», дип хыялланып алдым бераз.
Спектакльнең эчтәлеге болай да бөтен кешегә таныш, кабатлап тормыйм. Авылга кайту, авылны саклау темасы да мәңге актуальлеген югалтмас. Әмма ирләр болай да калмаган, шул эчкечелек аркасында кырылып беткән авылга хәтерен җуярлык итеп эчкән егетләрне түгел, бәлки берәр грант откан, хөкүмәт игълан иткән проект нигезендә кайткан эшмәкәрләрне, белгечләрне кайтару, бүгенге көн вазгыяте белән уйнап карау да урынлы була алыр иде. Спектакль азагында Мартыныч-Мөбарәкнең бу дипломлы белгечләрне хәйлә белән махсус алып кайтуы да ачыклана, әлбәттә. Үзе эчкече генә бер абзый булса да, һаман авыл өчен борчыла, авыл кызларын бәхетле итәсе килә бит, бәгырь, дип елмаясың. Егетләр чын дөреслекне белеп алгач, калага китәргә җыенган мизгелдә күзләрем яшьләнде, хәтта. Спектакльдә шундый контраст хисләр туганын яратам. Режиссер туксанынчы еллар темасын ностальгия хисе белән яшәгән халык өчен махсус калдырган дип аңладым.
Спектакльнең дәвамы да булачак икән. Әлегә «Казан егетләре»нең булган өлешен «Пискунов»лар куелышында карыйсы килеп калды. Тинчурин театрында спектакльдән соң иртәнге чәй артында премьера турында сөйләшү вакытында туды, ахрысы бу термин – «Пискунов»лар уйнавы, ягъни өлкән артистлар составы. Очрашуда яшьләрнең уены, режиссер кулланган алымнар һәм театрның эш планнары турында бик кызыклы, кызу гына сөйләшү булып алды. Анысын, укучыларыбыз кызыксынса (комментарийларда әйтерсез), аерым язармын. Бәлки, кайбер журналистлар тәкъдименә колак салып, театр җитәкчелеге сәхнәдә бу спектакльне яшьләр составында гына калдырыр. Камал театры да эшкә килгән яшь артистлар белән куйган бит аны. Ике куелышта да спектакльдә режиссерларның хатыннары уйнавы да кызык бит. Әйдә, уйнасыннар гына. Татар спектакльләре күп, төрле, темалары да һәркемнең зәвыгына, күңел таләбенә туры килерлек булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк