Тинчуринда быелгы театраль сезонда беренче премьера – Айгөл Әхмәтгалиеваның «Йөрәккә дә ремонт кирәк» комедиясен Башкортстанның атказанган артисты, режиссер Зиннур Сөләйманов куйды. Әлеге режиссернең театрда икенче эше. Биш ел элек ул «Нәзер» спектаклен куйган иде.
Хәтерләсәгез, халык яратып кабул иткән «Нәзер» спектаклендә бары дүрт актер уйнады: Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм Рөстәм Гайзуллин. Чакырылган режиссер театрда әллә ни эзләнеп тормаган, шушы ук составка тукталган. Моны ул матбугат очрашуында: «Әлеге актерлар белән эшләдем», – дип аңлаткан иде. Актерлар составына тел тидереп булмый, билгеле. Труппадагы урта буын артистлары арасыннан алар, минем карашка, иң якты вәкилләр. Режиссер бу юлы аларны комедия жанрында сынап караган.
«Йөрәккә ремонт кирәк» – Тинчуринның касса җыя торган спектакльләренә охшаш. Гади, аңлаешлы, көлә-көлә карыйсың да, театр ишеген ябып чыкканчы ук онытасың. Җиңеллеккә өстенлек бирелгән, күңел ачу дөньясы трендта булган бүгенге көн өчен менә дигән ял иттерә торган спектакль. Театр сайтында спектакль турында «ялгызлык турында» дип язылган. Ялгызлыкны сәхнәгә төрлечә чыгарып була. Режиссер аны инфантиль хатын-кызга йөкләгән. Диләрә (Гөлчәчәк Хафизова) ирен, спектакльдән аңлашылганча, балалары булмаганга күрә үзе чыгарып җибәрә. Ире яңа гаиләдә балалар үстерә, ә хатын ялгыз кала. XIX гасыр романнары укып үскән үсмер кыз кебек. Китапларда язылган мәхәббәткә сусаган, үзен яклый да белмәгән, соры укытучы. (Җәмгыятьтә укытучыны кайчан шундый итеп тасвирлаудан туктарлар икән?)
Гөлчәчәк Хафизова – гәүдәгә кечкенә, нәфис актриса. Җитмәсә, режиссер аның тавышына да бала-чага тембры керткән. Әйтерсең л, сәхнәдә тормыш тәҗрибәсе булган 40 яшьлек хатын түгел, ә һаваларда очкан үсмер бала. Җәмгыять бозып бетердеме безне, бу яшьтә андый хатын-кызга сәламәт итеп карап булмый. Менә шушы мәхәббәткә сусап яшәгән Диләрәнең фатирында зур йомшак аюы да бар. Бусы да хисчән үсмерләрнең бер атрибуты түгелме? Режиссер ул аюны җанландырган. Кеше буе аюлар (туган көн белән котлар өчен мондый аюларны чакыртучылар аз түгел) популяр булган заманда бу үзенә күрә бер фишка инде. Иҗади яктан карасак, аю – Диләрәнең күңел чагылышы. Ул аю «Йөнтәс» белән түгел, ә үз-үзе белән сөйләшә, бәхәсләшә. Әмма ялгыз хатын булып түгел. Ә мәхәббәтне көткән самими кыз кебек. Миңа калса, төп героиня ялгыз хатынның җан ачысын бирә алмады.
Менә шулай яшәп ятканда, Диләрә Әсхәт (Ирек Хафизов) белән очраша. Әсхәт «муж на час» хезмәтен башкара. Такси булып та эшли, өй буенча кирәкле ремонт эшләре дә башкара. Гади итеп әйтсәк, алтын куллы, әмма тормышы барып чыкмаган ир-ат. Спектакльдәге бормалы хәлләр алар очрашканнан алып кавышканчыга кадәр дәвам итә.
Сәхнәдә Диләрәгә капма-каршы герой – дус кызы Тәнзилә. Бик эффектлы хатын итеп ясаган аны режиссер белән рәссам. Нәфис гәүдәле Зөлфия Вәлиевага 50 килограмм гына өстәгәннәр. Моның өчен махсус костюм кидерткәннәр. «Ул костюм эчендә тирләп-пешеп сәхнә буйлап йөриячәкмен», – дигән иде Зөлфия Вәлиева матбугат очрашуында. Ике сәгатьлек бик эмоциональ уеннан соң актрисадан күпме тир агып чыкканын күз алдына китерү авыр түгел.
Махсус костюмлы Зөлфиянең героинясы сәхнәдә киенеп, чишенде дә. Әмма бу «аһ» итеп кабул ителмәде кебек. Хәтта эстетик яктан бик ямьсез күренеш булды. Гомумән, бик нәфис Зөлфия ханымны бу рольдә кабул итү авыр булды.
Тәнзиләнең гәүдәсе генә түгел, холкы да эффектлы. Базарсыз тормышын күз алдына китерә алмаган чын базар хатыны. Актриса ролен кинәнеп уйнады. Әмма нигәдер ул уйнау түгел, ә пародия итеп кабул ителде. Көнче ире Зөлфәт (Рөстәм Гайзуллин) белән дәртле мөнәсәбәтләре күренешен татарда «секс юк» дигән тамашачылар «тәүбә, тәүбә» дип карар, мөгаен.
Гомумән, спектакль гротескка корылган дип аңладым. Тик гротескны хатын-кыз роленә генә биргәннәр. Ир-ат геройлар кабартылмаган. Шунлыктан Рөстәм Гайзуллин белән Ирек Хафизов үзләренчә иде. Алар икесе дә харизмалы, хатын-кыз игътибарын җәлеп итә торган актерлар. Үзләрен уйнасалар да, карарга рәхәт иде.
Шушы парлар арасында Диләрәгә гашыйк бабай да бар әле. Аны Зөфәр Харисов уйный. Бабай рэп та укый, Майкл Джексонча биеп тә җибәрә. Спектакль ахырында гына сәхнәгә чыккан герой – яшь кыз Римма. Икенче пландагы роль кебек кенә, әмма ул спектакльдә иң мәгънәле фикерләрне әйтә. Яшь кыз 40 тан узган хатыннарны чын-чынлап тәрбиягә ала: киенү стиле буенча да, рухи яктан да. «Рәссам булыгыз, – ди ул. – Дөньяның караңгы якларын түгел, якты якларын күрергә өйрәнегез». Бу спектакль авторларының яшьләрнең рухи яктан байрак булуларын әйтергә теләве булдымы икән? Алай булса, мин алар белән килешәм! Римма ролендә яшь актриса Адилә Хәсәнова уйный. Сәхнә яшьлекне ярата. Яшьләрнең сәхнәдә уйнауларында да иркенлек, сыгылмалылык чәчрәп тора. Шуның белән аерылып торды да Адилә башкалардан.
Спектакль үз тамашачысын табар, мөгаен. Ә менә яңа режиссерлы яңа театр бинасында үз урынын табармы? Монысын вакыт күрсәтер.
Фото: Тинчурин театрының рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк