1960 елда композитор Заһид Хәбибуллин һәм балет труппасы артисты Г. Сәлимов либреттосына «Раушан» дип аталган балет куела. Ул халык һәм Тукай әкиятләренә, шигырьләренә нигезләнгән балалар өчен беренче татар балеты була! Композитор 1974 елда балетның икенче редакциясен булдыра, исемен дә үзгәртә – «Сихерләнгән малай». Күрәсең, ул заман сәясәте миллилекне ассызыкламауны таләп итә: геройлар да, костюмнар да үзгәртелә... Ярты гасырдан соң әлеге балет кабат сәхнәдә.
1960 елда композитор Заһид Хәбибуллин һәм балет труппасы артисты Г. Сәлимов либреттосына «Раушан» дип аталган балет куела. Ул халык һәм Тукай әкиятләренә, шигырьләренә нигезләнгән балалар өчен беренче татар балеты була! Композитор 1974 елда балетның икенче редакциясен булдыра, исемен дә үзгәртә – «Сихерләнгән малай». Күрәсең, ул заман сәясәте миллилекне ассызыкламауны таләп итә: геройлар да, костюмнар да үзгәртелә... Ул куелыш сәхнәдә берникадәр бара әле. Аннан репертуардан төшеп калып, башка татар опера һәм балетлары кебек үк онытыла. Ярты гасырдан соң әлеге балет кабат сәхнәдә. Юк, аны безнең Муса Җәлил исемендәге татар балет һәм опера театры түгел, ә Казан хореография училищесы куя.
Балетның сюжеты Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикәсе»н хәтерләтә. Әмма татарчага үзгәртелгән. Төп геройлар – Раушан исемле кыз һәм аның шук энесе – Гали. Әниләре Саҗидә апа. Гали, беркемгә әйтми, урманга китә дә анда Убырлы карчыкка очрый. Убырлы карчык аны сихерләп алып китә. Раушан энесен эзли. Тылсымчы Умай ярдәме белән ул энесен коткара. Исегездә булса, Тукайның да Гали атлы герое бар. Галинең күбәләкләр белән биюе дә шагыйрьнең «Бала белән күбәләк» шигырен искә төшерә. Тик балеттагы Гали пырдымсыз, сүз тыңламый. Шуңа да куркыныч хәлләргә юлыга. Убырлы карчык үзебезнең әкият герое инде. Умай – борынгы төркиләрдә хатын-кыз башлангычы һәм уңдырышлылыкны гәүдәләндергән алиһә. Энҗеле үрдәк тә татар әкиятләре герое.
Әлеге балетның партитурасы сакланмаган. Төрле архивлардан энҗе бөртеге кебек җыелган музыкага Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Александр Полубенцев, татар әкиятләренә нигезләнеп, либретто яза. Хореограф-куючысы да ул. Спектакльнең яңа версиясе махсус Казан хореография училищесы өчен булдырыла. Училище укучыларының ел саен опера һәм балет театрында спектакль куюы инде традиция. Быел алар тамашачыларны ярты гасырдан соң сәхнәгә кайтарылган балет белән шатландырды. Әлеге куелыш икенчесенә караганда баерак, динамикалы, Баба-Яга урынына беренче вариантта булган Убырлы карчык, Торна урынына энҗеле үрдәк кайтарылган, тылсымчы Умай кертелгән.
Спектакль башлануга ук аның милли колоритлы булуын тоясың. (Кызганыч, беренче варианттагы исемен кайтармаганнар.) Сәхнә бизәлешендә милли бизәкләр, арткы фонда тау башына салынган туган авыл... Бай сәхнә бизәлеше – Башкорт опера һәм балет академия театры рәссам-декораторы Фәния Низамова эше. Баш герой – Раушан татар милли костюмыннан. Костюмы, башындагы кечкенә фаталы калфагы «Шүрәле» балетындагы Сөембикәне хәтерләтә. Саҗидә әни дә яулыгын нәкъ элеккеге татар апалары кебек озынчалай чөеп бәйләгән. Гали дә кәләпүштән. Дуслары да милли киемнәрдән. Үзебезнеке булгач карарга рәхәт инде. Әнә шундый бер горурлык «Шүрәле» балетын караганнан соң туган иде.
Энесен эзләп киткән Раушанга аучыдан коткарып калган энҗеле үрдәк ярдәм итә. Ул тылсымчы Умайга әйләнеп, кызга каурый бүләк итә. Убырлы сихере буенча юлында киртә булган – агачлар, суны, утны Раушан әлеге каурый ярдәмендә җиңә. Убырлыны да Умай бүләк иткән башмаклар белән хәлдән тайдыра.
Спектакльнең иң дулкынландыргыч урыны – Раушанның сихерләнгән энесен табуы. Убырлы аны ябалакка әйләндерә. Бик күп ябалаклар арасыннан ул энесен үзләре генә белгән бию ярдәмендә таный. Иң көчле нәрсә кешедә – хәтер дип әйтергә тели автор. Уртак истәлекләр булганда кешеләрне бернәрсә аера алмый, бигрәк тә балачак хатирәләре онытылмый. Алар кала, алар безнең белән... Әни сүзен тыңламаганнарның нәрсәгә юлыгасына да ишарә итә спектакль. Әни сүзен тыңламаганнарга нәрсә буласын без, татар рухында тәрбияләгәннәр бик яхшы беләбез. Безнең «Сак-Сок» бар. Балет, әлбәттә, дуслык, туганлык, батыр йөрәк хакында!
Спектакльдә хореография училищесы студентлары бии дип әйтелсә дә, төп партияләрне театр артистлары биеми микән дигән шик туды башта. Юк, аларны да студентлар башкара икән. Искиткеч зур осталык белән бии алар. Заманында данлыклы Нинель Юлтыева биегән партияне башкару, мөгаен, үзен балетка багышлаячак студент өчен зур горурлыктыр.
Балетның төп энҗесе – музыка. Заһид Хәбибулинның милли аһәңгә бай музыкасы беренче ноталардан ук бөтереп алып китә. Көй байлыгы, моңы, гармонияле итеп җиңел генә агылуы үзенә бер ләззәт бирә. Ихлас музыка ул. Шуның белән дә үзенә нык җәлеп итә. Татарлык анда ясалма түгел, ул йөрәктән агылып чыккан. Әлеге көйне күзне йомып кына тыңлап утыру да рәхәт кебек. Кабат-кабат тыңлыйсы килгән музыка. Спектакль фонограмма белән барды. Музыканы Россиянең Зур театры дирижеры Айрат Кашаев Казан опера һәм балет театры оркестры белән уйнап яздырткан.
Кызганыч, әлеге спектакль Яңа ел бәйрәме ялларында гына куела. Югыйсә татар балеты энҗесе булып, үзебезнең татар опера һәм балет театры репертуарында булырга тулы хокукы бар да соң... Нигәдер безнең ул театр һаман чит ил опера-балетларын, чит ил командировкаларын үз итә. Театрга билет табу зур проблема, чөнки ул тиз таралып бетә, шуның өстенә – кыйммәт. Март аенда булачак «Шүрәле» балетына билет инде күптән сатылып беткән! Югыйсә эстрадага караганда миллилек белән сугарылган опера тыңлау һәм балетлар карау милли үзаңны ныграк ача һәм тәрбияли кебек. Үзебезнеке бит! Үзебезнең югары сәнгать!
Фото: Ольга Акимичева, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк