Үзенең экспериментлары, экстравагантлылыгы, экзистенциальлеге белән шаккаттырып яшәгән «Моң» театр мәйданчыгы тагын бер экзистенциаль русча-татарча барган спектакль чыгарды.
«Моң» театраль мәйданчыгы үзенчәлекле яңалыклар ясарга ярата. Чираттагы проекты – «Кызыклы шәкерт / Уроки татарского» спектакле. Гадәттә, премьерага барганчы аның нәрсә турында буласы, куелачак әсәрнең эчтәлеге белән танышам. «Моң» премьерасына берни белми бардым, чөнки спектакль Магина Бумагинаның «Подвал моей культуры» романына таянып язылган икән. Әлеге автор турында интернет челтәрендә бернинди мәгълүмат юк, Википедиягә сылтама белән бары тик нейрочелтәрләр генә җавап бирә, әмма ул сылтамалар үзе буш булып чыкты. Спектакльне караганнан соң бу әсәр шушы ук мәйданда язылган, ә «китап чыгуга кибет киштәләрендә сатылып бетте» дигән мәгълүмат – бары тик уйдырма гына дигән фикергә килдем.
«Кызыклы шәкерт»нең режиссеры – Чаллы егете, хәзерге вакытта Санкт-Петербургның Брянцев исемендәге ТЮЗның режиссеры Тимур Кулов. Ул Татарстан театрларында да спектакльләр чыгара. Кариев театрындагы «Рөстәм маҗаралары» спектакле «Алтын битлек» премиясе иясе булды. Спектакльдә бары дүрт кеше уйный: Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин, «Моң» театр мәйданчыгы артисты, биюче Нурбәк Батулла һәм бүгенге көндә ГИТИСта белем алучы актер-режиссер Илнур Гарифуллин. Һәр актер үзен уйный кебек.
Тимур Кулов үзенең спектаклен абсурд элементлары булган фарс һәм самоирония дип атый. Спектакльдәге төп геройның фамилиясе Аяков булуы да шуңа ишарәли. Аяков – телен, милләтен онытып, глобализмда адашып йөргән режиссер. Аны Илнур Гарифуллин уйный. Ул нәселеннән читләшкән, шуңа күрә аның өчен самоидентификация, ягъни тамырларны барлау, кем икәнеңне белү – подвалда ябылып ятуга тиң.
Нәселен оныткан режиссерны театрда костюмер булып эшләгән ана һәм аның улыннан торган татар гаиләсе «тәрбиягә ала»: урлыйлар да аны, эт кебек бәйгә утыртып, шкафка ябып куялар (Аяков сөйләгән подвал инде бу). Аннан милли рухлы, «как надо» итеп Шүрәле спектаклен куюын таләп итәләр. Артистлар үзләре булачак. Бер караганда, режиссерның самоирониясе чагыла. Әмма детальләргә игътибар итә торгач, спектакль «мин – татар», дип, үз борыныннан, Тукайдан һәм Шүрәледән ерак китә алмый яшәгән кешеләрне чеметүгә дә корылган кебек.

Ананың улына ФәриДТ исем бирүе (Тукай һәм Дәрдмәнд исемнәре кушылмасы), калфагын беркайчан да салмавы, сүзе бары тик чәй һәм гөбәдия тирәсендә генә булуыннан аңлашыла ул. «Заман белән бергә атлаган» режиссерга менә шушы «кадимче татарлар», көчләп, татар теле тагарга тырыша. Татар теле керсен өчен, аны чишендереп (Илнур Гарифуллин эчке киемнән генә калгач, моны сөннәткә утыртуны да күрсәтәчәкләр микән әллә дип шикләнеп тә куйдым), ФәриДТ каен себеркесе белән әфсенли. Әфсенләүнең нәтиҗәсе: Илнурның өстендә калган бердәнбер эчке киеме – трусигы – алсу төстән яшел төскә әйләнә! Абсурд спектакльдә бар да абсурд.
Каен себеркесе белән пешекләгәннән соң, ана белән улы һәм ярдәмгә килгән абыйлары гөбәдия белән чәй эчкән арада, бәйгә утыртылып подвалда ябылган Аяковка татар телен өйрәтү дәресләрен кушып куялар. Әлеге «милләтче» татарлар телен, мәдәниятен оныткан Аяковлар өчен бер террорчылар булып чыга түгелме соң?! Аяков татарча сөйләшергә дә, «как надо» спектакль куярга да өйрәнә.

Шуннан соң спектакль авторлары татар театрларына юнәлеп, аның турында фикер йөртә башлый. Елак спектакльләр һәм һаман туган җир турында гына сөйләшүләр – безнең буын карап үскән татар спектакльләренең нигезе. Аяковлар командасы исә мондый театрларның искелек калдыгы булуына ишарәли. Алар өчен Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигырен тавык булып кыланып сөйләү нәтиҗәлерәк – тән аша бирелергә тиеш эмоцияләр. Театр киләчәге турында фәлсәфә корганда, татар режиссерларының тарлыгы Рөстәм Гайзуллинның монологы белән көчәйтелә. Ул һаман да режиссерларның анда полиция хезмәткәре образын гына күрүе турында озын бер монолог сөйли. Бу монолог – Рөстәм Гайзуллинның үз уйланулары, үз рефлексиясе. (Кайчан бирерләр икән инде Рөстәмгә герой-любовник образы?! Ул рольне дә күңелләргә җиткерерлек итеп оста башкарачагына актерның иҗатын карап баручылар өчен шик тудырмас, мөгаен.)

Спектакль ахырында татар телен һәм нәселен санга сукмаган Аяков ерактан килгән тавышларны ишетү һәм шуларның тормышка мәгънә өстәве турында монолог тота. Монолог үзе мәгънәле һәм тирән! Бик мәгънәле! Әмма бу вакытта татар телен өйрәтүчеләр дә, Шүрәле дә табутка салынган һәм аның өстенә гөбәдия куелган. Менә шул табутны сөйрәп, картайган Аяков соңгы юлынамы, якты киләчәгенәме чыгып китә. Аяков татар телен белсә дә, тавышлар ишетсә дә, аның өчен татарлык, татар мәдәнияте – табутка салынган авыр һәйкәл һәм ул аны сөйрәп йөрергә мәҗбүр булып чыга. Һәрхәлдә, мин шулай аңладым. Ә бәлки табутка кереп утырачак татар теле татар режиссерлары исәбенә генә онытылмаячак дигән фикергә дә ишарә булгандыр. Спектакльне кайсы каланчадан карыйсың бит.
Һәркем укыган әсәрен, караган спектаклен, киносын үз мөнбәреннән, үз яшәешеннән чыгып аңлый һәм шуңа нигезләнеп уйлана. Әлеге спектакль ничек кенә булса да, миндә дә рефлексияләр тудырды. Шәхсән мин: «Татар булу ничек була икән? Кем ул татар, татар дигәч, минем күз алдыма нәрсәләр килеп баса?» – дип баш ватмыйм. Минем яшәешем, асылым – татар, һәм мин туганнан бирле шул кабыктан чыкмый яшим. Әйе, татар бар да, Тукай бар дип кенә уйлаучы да түгел. Минем өчен татар булу – сулыш алуга тиң. «Сулыш алып яшим әле» дип уйланып йөрмисең бит инде. Балаларыма да шундый тәрбия бирергә тырыштым. Алар өчен татар әле ул калфак белән Тукай гына түгел, алар өчен әби-бабалары, аларның яшәеше, фәлсәфәсе, фикер йөртүләре, гадәт-йолалары, хәтта ырымнары. Татарлык бит әле ул – иң элек нәселең, мәдәниятең белән бәйләнешне югалтмау. Менә шушыларга таянып яшәгән мин, «как надо» татар булу өчен нишләргә тиеш икән мин дип яшәгән бәхетсезләрдән күпкә бәхетлерәк булып чыгам. Бу спектакль, бәлки, шулар өчендер. Әмма абсурд спектакльне карагач, нәселең турында уйлану мотивациясе тумый. Боларны өйрәнсәм, табут сөйрәп йөрергә тиеш булам икән дигән уй туарга мөмкин. Әйе, аларны өйрәнер өчен кара подвалга да төшәргә кирәк икән әле!
Эчтәлеге бик күп сораулар тудырса да, спектакльнең формасы эстетикалы (эстетика – спектакльнең иң зур уңышы дип саный, ахры, хәзерге режиссерлар. Һәр театрда эстетика!) Актерлар да талантлы. Илнур белән Нурбәкнең шәрә тәннәре дә эстетикалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк