Казанда яңа сулыш белән яши башлаган Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының гастрольләре гөрләп узды. Һәм ниһаять, республикадагы театрлар тормышын күзәтеп баручыларга режиссёр Лилия Әхмәтованың «Көз» постановкасын тамаша кылу мөмкинлеге туды.
Исхакый, Рүзәл, Лилия тандемы
Бу сәхнә әсәрен шәхсән минем күптән карыйсым килгән иде. Ике сәбәп бар. Беренчедән, ул Гаяз Исхакыйның иң тирән психологик әсәрләренең берсе. Икенчедән, аны хатын-кыз режиссёр куйган. Бүгенге Казан театрларында, нигездә, ир-ат режиссёрлар эшли, шуңа күрә без күбрәк ир-ат күзлегеннән чыгып куелган сәхнә әсәрләрен карыйбыз. Ә хатын-кыз күзлеге башка: анда хисләр, нечкәлек, эчке кичерешләр күбрәк кебек. «Көз»дә нәкъ менә шулай.
Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре 1923 елда Берлинда языла. Татар зыялыларының мөһаҗирлектә яшәгән чоры. Әсәрен читтә язып, Исхакый тамырларыннан аерылган кешенең фаҗигасен сурәтли. Әсәрнең үзәгендә ике героиня – Нәфисә һәм Гөлсем язмышы, аларның мәхәббәте, сайлаулары һәм үкенечләре. Бу – мәхәббәт турында гына түгел, ә милли үзаң, тамырлар турындагы тирән фәлсәфи әсәр. Аны сәхнә өчен шагыйрь һәм язучы Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкалаган. Артык детальләр кушылмаган, сюжет туп-туры сызык буйлап бара. Рүзәлнең Исхакый язгандагы сөйләмне калдыруы спектакльнең кыйммәтен тагын да арттырып җибәрә кебек. Гомумән, Рүзәлнең ир-ат ныклыгы, Лилия Әхмәтованың хатын-кыз буларак хисләре һәм импульсы кушылган бергә кушылып, гармонияле, психологик, караганда каз тәннәре дә, күз яшьләре дә чыгара торган сәхнә әсәре барлыкка килгән.
Сценография гап-гади: сәхнә уртасында кечкенә күпер. Ул кораб баскычы да, перрон да. Гомумән, ул язмышлар хәл ителгән изге бер урын. Сәхнәгә сары яфраклар сибелгән. Спектакльдә Иоганн Штраус һәм Петр Чайковский музыкасы яңгыравы тагын да үзенә күрә бер атмосфера тудыра. Костюмнар да ХХ гасыр башына алып китә. Кызык та, кызыктыра торган да чор бит ул.
Гөлсем-Гүзәл белән Нәфисә-Эльвира
Гөлсемне Гүзәл Шәмәрданова уйный, Нәфисә ролендә – Эльвира Әсәтова. Икесе ике төрле, әмма икесе дә затлы, нәзакәтле һәм чибәр актрисалар. Шундый ихлас уйнадылар, әйтерсең сәхнәдә образ тудырмаганнар, ә үз язмышларын сөйлиләр.
Вакыйгалар Идел буйлап барган пароходта башлана. Көзге караңгы төн, яңгыр. Пароходта балалары белән юлга чыккан ике хатын-кыз – Нәфисә һәм Гөлсем очраша. Без аларны белмибез, әмма беренче секундтан ук берсенең бәхетле, гармонияле тормышта, ә икенчесенең үз-үзен таба алмыйча, газапланып яшәгәнен сизәбез. Әйтерсең аның аяк астында нигезе юк. Хатын-кыз – хисле җан иясе: аңа тормышы турында сөйлисе дә түгел, барысы да күз карашында, гәүдә тотышында чагыла. Якыннарыңа сөйләмәгән серне кайчак очраклы юлдашка сөйләп бушанасың. Бу гадәт ХХ гасыр башындагы хатын-кызларда да булган, күрәсең.

Пароходта барганда Гөлсем белән Нәфисә бер-берсенә язмышларын сөйли. Нәфисә – бай гаиләдән, татар мохитендә тәрбияләнгән, белемле һәм үз-үзенә ышанган хатын-кыз. Миллилекне, тамырларны онытмыйча, традицияләргә тугры калып яшәүче гаиләдән. Абруена бер тамчы да тузан кунмаган, гаилә терәге булып яшәгән әтисе, иренә баш иеп, хөрмәт итеп яшәүче әнкәсе.
Гаиләдә патриархатка корылган мөнәсәбәтләр кайчак көлкеле хәлгә җиткерелгән. («Чишенимме, әтисе» – замана теле белән әйтсәң, мемга әйләнерлек!) «Әтисе, әтисе», дип иренә ярарга тырышып йөргән Люзия Чупашева уенына сокланырлык. Һич тә мескен хатын дип карый торган образ түгел. Рафил Зәйнуллин тудырган гаилә башлыгының образы күп хатыннар көнләшеп утырырлык. Шундый ир артында зирәк хатын булып яшәү мөмкинлеге күпләргә бирелмәгән ул. Нәфисә мәхәббәте өчен абруйлы әтисенә каршы чыгарга да курыкмый. Әти-әнисенә каршы килеп булса да, үз бәхетенә таба бара. Акыллы ата да кызының сайлавын кабул итә.
 1.jpg)
Гөлсем – морза кызы, рус мохитендә үскән, үз халкыннан, теленнән, гореф-гадәтләреннән ераклашкан. Ул ярты ятим. Әнисе үлгән, аны дини һәм милли асылын югалткан Тутакай үстерә. Бу рольдә дә Люзия Чупашева. Бу образын ул вульгар итеп бирә. Үз асылын югалткан кешедән дә көлкеле һәм ахмак кыяфәтле кеше юк, әлбәттә. Сеңлесенең күңелендә булган үз асылына кайту бөреләрен дә таптый ул. Гөлсем туганнарына кунакка баргач бергәләп уразага әзерләнгәндә кызның гына түгел, залда утырган тамашачының да күңел кыллары тибрәнде бугай. Пакьлек бөркелеп торган күренеш иде ул. Милли, дини кыйбласын табуда буталып бетеп үсәргә мәҗбүр булган кызның бәхете өчен көрәшергә көче җитми. Җитмәсә, ул тулы гаиләдә үскән бала түгел. Ятимлек, ни дисәң дә, кеше күңелен сындыра. Кыйбласы, милли үзаңы булган ата-ана яратуын тоеп үскән бала тормышта ныклырак була, «күңеле ни куша, шуны эшли», курыкмый.
Спектакльнең кульминацион ноктасы: Гөлсемнең мәңгелек мәхәббәтен очратуы. Пароходтан төшкәч, Гөлсемне – исерек ире, ә Нәфисәне затлы, ярату тулы карашлы табиб ире каршы алалар. Нәфисәнең ире Гөлсемнең яшьлек мәхәббәте дә булып чыга. Икесе өчен дә авыр бу очрашуда: «Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача», – ди аңа Хәлил.
Хәлил ролен Раушан Әсәтов башкара. Ике тандемда да ул хисләрен ачып җиткерә алды: Гөлсемнең мәхәббәте Паша ролендә ул әле яшь, тәвәккәл, куркусыз, ә Гөлсемнең Хәлиле – инде акыл туплаган ир-егет.
Тамашада Эльвира белән Гүзәлдән кала, башка актёрлар да берничә образ тудырган. Иң күп образ Алмаз Хөсәеновныкы: әсәрне сөйләгән затлы әдип, Нәфисәнең энекәше, аксак кучер Зариф һәм Гөлсемгә өйләнергә теләгән полковник. Полковник ролендә Алмаз хәтта карт хәрбигә карикатура ясап, төрле пластик хәрәкәтләр башкара.
 3.jpg)
Күңелендә көз булган Гөлсемне чын күңелдән жәлләп утырганда, күңелендә һаман да яз яшәгән Эльвира Әсәтова героинясы безне уятып җибәрә кебек: «мескен бит ул». Гөлсем иренең беренче мәхәббәте булуын аңлап алуга Нәфисәдә бер усаллык, ниндидер агрессия барлыкка килә. Тамаша буе үзен тыныч тоткан, бар дөньясын яратып яшәгән Нәфисә, гаилә бәхетенә куркыныч янау мөмкинлеге туа башлауга, берничә секундка булса да бар зәһәрен чыгара. Бу күренештә гаиләсен, ирен яратып яшәгән хатын-кызның психологиясе чагылыш таба. Бәхет өчен көрәшергә генә түгел, аны кулыңнан ычкындырмаска да кирәк шул бу дөньяда! Миңа калса, бу психологик спектакльне һәр хатын-кызга кызлары белән барып карарга кирәк. Кызларга да, әниләргә дә җим җыяр мөмкинлекләр күп монда.

Режиссер Лилия Әхмәтова Түбән Кама театрына билгеләнгәннән соң аларның башкалага беренче гастрольләре иде бу, һәм алар имтиханны лаеклы тотты. «Көз»дән кала, Казан тамашачысы «Бию спектаклен ничек аңларга?», «Борһан йорты», «Галия» спектакльләрен дә бик җылы кабул итте.
Фотолар: театрның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк