Мәскәүгә барып, бөтен Россия буенча узган бәйгедә беренче дәрәҗә диплом алып кайткан «Апуш» балалар студиясенең «Сәйдәш» үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләренең «Көндәлек» спектаклен миңа да барып күрү насыйп булды. Сугышны балалар күзлегеннән күрсәткән бу спектакль узган ел Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы уңаеннан куелып, кат-кат күрсәтелде һәм инде мәртәбәләргә ирешергә дә җитеште.
«Көндәлек» – биографик драма. Шагыйрә, язучы, драматург Гөлүсә Батталова пьесасы. «Бу – минем бабам Равил белән әбием Венера тарихы. Монда барысы да тормыштан алынган», – диде ул. Бер гаилә тарихы бөтен чорны чагылдырган әсәр бу. Бөек Ватан сугышы фаҗигасе. Дөрес, Гөлүсәнең гаилә тарихы зур сынаулар белән булса да, бәхетле тәмамлана. Әмма шул сынауларда балаларның рух ныклыгы, авырлыклар вакытында үзләрен олыларча тотуы сокландыра. Иртә үскән генә түгел, иртә картайган да буын шул ул – сугыш балалары.
.jpg)
Пьеса көндәлек формасында куелган. Төп герой Равил еллар узгач балачак хатирәләрен барлый – сугыш елларында язган көндәлеген укый. Сәхнәдәге декорация – балалар кулы белән язылган көндәлектән кәгазь битләре зур итеп ясалган.
Ә бит барысы да матур башлана. Брянскида татар гаиләсе. Рус шәһәрендә яшәгән балаларның татар исемнәре дә руслашкан. Аларның бәхетле балачак мизгелләре. Кызлар курчак белән уйный, малайлар кыяр урларга йөри. Әмма бер таңда өлкәннәрнең үзгәргәнен сизәләр. Сугыш чыккан. Сугышны ул чакта Чапаев һәм аклар аша белгән балалар, озак та үтми, аның бөтен фаҗигасен дә татып карый.
Ишегалды балаларын бәрәңге алырга кырга алып бара Дуня әби, һәм шулчак фашистларның авиаһөҗүме була. Дуня әби фашист ядрәсеннән һәлак була. Балаларны тетрәндергән беренче сугыш корбаны. Равилнең әтисе Госман гаиләсен туган якларына – Татарстанга җибәрә. Тылның эчендә булса да, монда да сугыш афәте. Балалар җилкәсенә төшкән тормыш: әтиләре фронтта, әниләре окоп казырга китә, өлкәннәр белән бергә эшләү, ачлык, авыл малайларының шәһәрдән кайткан «әрәмтамаклар»ны кабул итә алмавы…
Боларның тормыштан алынып язылуы, прототиплары булуы сәхнә әсәрен, билгеле, тагын да көчәйтә. «Көндәлек» режиссеры – «Апуш» балалар студиясенең җитәкчесе Алия Фәйхрахманова – балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган режиссер. Ул спектакльне карарга килгән балалар гына түгел, өлкәннәр күңеленә дә үтеп керерлек итеп ясый алган.
Җиңү өчен дип, тылдагы өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да кырда үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, бригадирның аларны камчылап торуы, ачлыктан шешенеп үләр минутларын көтеп яткан хәлсез гәүдәләр – боларны күз яшьләрсез генә карап та булмый. Бу сәхнәләрне тагын да көчәйтүче алым – Җан авазы образы. Ул сөйләшми, бары җан авазы гына. Аны киләчәктә профессиональ җырчы булып зур сәхнәләр яуларга тиеш Мәрьям Җаппарова искиткеч җылы, һәм шул ук вакытта җаннарны өшетерлек итеп башкара.

Сугыш фаҗигасен без, нигездә, өлкәннәр карашыннан күреп һәм ишетеп беләбез. Ә бит ятим калган балаларның үз фаҗигасе бар, һәм ул өлкәннәрнекенә караганда да көчлерәк. Бала күңеле элпә кебек бик нәзек. Һәм ул әтисез кала. Спектакльдә бу фаҗигане күрсәтә алдылар. Ә әтиләре пленга эләккәч, «халык дошманы балалары» дип яшьтәшләренең кыерсытуларын да кечкенә җилкәләрендә күтәрәләр. Фашистларның бүреләрдән дә ерткычрак булулары да, үләр чиккә җиткәндә дә бер-берсенә ярдәм итүләре, Җиңү куанычы да – болар барысы да шул еллардан кайтаваз булып ишетелә. Кечкенә артистлар уены әнә шул кайтавазны көчәйтә алган да инде.
Музыка бизәлешенә аерым тукталасы килә. Ул спектакльне урыны-урыны белән бик нык көчәйтә. Бу җәһәттән композитор Зөлфия Рәуповага һәм студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахмановка аерым рәхмәт. Профессиональ театрлар музыкасыннан бер дә калышмый, әле кайберләрен көнләштерерлек тә, мөгаен.
Әлеге филиалда шөгыльләнүче балалар бик күп. Шуңа да спектакль ике составта уйнала дип аңладым. Тагын бер зур куаныч – балаларның «чиста» татар телләре. Акцентлар колакны кисеп керми. Сәхнә теле остазлары Тинчурин театры артисты Резеда апалары Сәлахованың да осталыгыдыр бу. Спектакльдә, миңа калса, малайлар көчлерәк уйнады кебек. Һәр бала – талант, аны ача белергә генә кирәк. Бу балаларның бәхете – әлеге талантны ача белгән остага килеп эләгүләре. Алия апалары кебек режиссер, Гөлүсә апалары кебек драматурглары булганда Мәскәүне әле бер генә яуламаслар. «Сәйдәш»кә йөрүче шәкертләрдән шундый ук көчле яңа премьера көтеп калабыз.
Фото: Салават Камалетдинов һәм автор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк