Логотип
Театр

Инсаф Һидиятуллин: «Бишек җыры урынына Сәйдәш көйләрен тыңлап үстем»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында бөек композиторыбызга багышланган «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакле бара. Мәктәп балалары өчен куелган әлеге спектакльнең төп фишкасы – Сәйдәш ролендә аның ерак туганы уйный, һәм ул даһи агасына охшаган да кебек. Яшь актер Инсаф Һидиятуллин белән спектакльдән соң әңгәмә корып алдык.

Инсаф, Салих Сәйдәшев белән туганлык җепләрегезне аңлатыгызчы. 

– Салих Сәйдәшев – әтием ягыннан Фәсахәт әбиемнең өч туган абыйсы.

 Сезнең гаиләдә бөек композитор турында сөйләшәләрме? 

– Балачакта әбием Салих ага Сәйдәшев турында сөйли иде. «Менә шундый туганыбыз бар, улым», – ди торган иде горурланып. Башкаларга бишек җырлары җырласалар, миңа Салих Сәйдәшев көйләрен көйләделәр.

 Салих Сәйдәшевнең иң яраткан җырыгыз нинди? 

– «Әдрән диңгез».

 Спектакльдә сез аны бик матур башкардыгыз. Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурста Гран-при да яулаган идегез. Музыкаль белемегез юк, димәк, тавышыгыз табигатьтән. Моңлы гаиләдәнме сез? 

– Әтием дә, әнием дә җырлый. Без барыбыз да үзебез өчен җырлыйбыз. Театр училищесында укыганда укытучыларыбыз тавышыбызны ачуда эшләделәр.

 Салих Сәйдәшевнең башка туганнары белән аралашасызмы? Бүген спектакльгә композиторның оныгы, аның оныкчыгы да килгәннәр иде. 

– Юк, аралашканыбыз юк иде, бүген беренче тапкыр күрдем, таныштык. Минем өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Салих Сәйдәшевнең оныгы, Альфред абыйның улы Валерий абый балалары белән Салих ага турындагы спектакльне карарга килде, һәм мин анда Сәйдәш ролендә уйныйм. Минем өчен бу могҗизалы көн булды.

Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий абый оныгы белән һәм Яр Чаллы театры артислары спектакльдән соң.
Спектакльдән соң театр артистлары Салих Сәйдәшевнең оныгы
Валерий абый белән

 Бу спектакльдә сезгә роль тәкъдим иткәч... 

– Миңа бу рольне тәкъдим иткәч, иң беренче әти белән әнигә шалтыраттым: «Мин – Салих Сәйдәшев!» – дидем. Әлбәттә, горурлык хисе уятты. Нәселеңдәге зур шәхес турында сәхнәгә чыгып сөйлисең, аның образын тудырасың – ул бик зур горурлык инде.
Инсаф Һидиятуллин – Казан егете. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 2024 елда Яр Чаллы театрында эшли башлый.
Казан тамашачысы Яр Чаллы театрының әлеге спектаклен республиканың театр әһелләре союзының 150 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» театраль марафоны кысаларында тамаша кылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар