Композитор Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан Казанда Илһам Байтирәкнең «Сәрвиназ» балеты куелды. Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнеп язылган әлеге балет беренче тапкыр сәхнәдән күрсәтелде.
Балетның язмышы бормалы һәм авыр. Ул үзенең сәхнәгә чыгуын 77 ел көткән. 1948 елда Салих Сәйдәшев белән балетмейстер Гай Таһировта Идел буе Болгары турында опера язуы идеясе туа. Болгар патшасы кызы белән яугир егетнең фаҗигале мәхәббәте турындагы «Гөлнара» балеты 1948 елда туа. Әмма совет цензурасы аны куюны тыя. Шулай итеп әсәр озак елларга киштәгә куела.
Казанның Меңьеллыгына әзерләнеп йөргән чакта композитор Илһам Байтирәк Салих Сәйдәшев музыкасы нигезендә яңа, заманча музыкаль тел кулланып сәхнә әсәре тудыра. Оригиналь балеттан өзекләрдән тыш, Илһам Байтиряк Сәйдәшевнең башка мелодияләрен, кырым татарларының халык җырларын һәм башка көнчыгыш музыкаль фольклор үрнәкләрен дә кулланган. Балетмейстер Сания Хантимирова һәм Казан хореографик училищесы биюләр, рәссамнар костюмнар әзерләсә дә, балет кабат сәхнәгә менә алмый кала.
Балетның беренче концертлы башкарышы бер ел элек Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивалендә булды. Салих Сәйдәшевнең туган көннәрендә, ниһаять, балет Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә тамашачыларны җыйды.
Балет бер актлы. Аны Казан дәүләт мәдәният институтының хореография бүлеге студентлары биеде. Балетмейстер-постановщигы Казан дәүләт мәдәният институты хореография кафедрасы доценты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы Нинель Мочалова. Режиссеры Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачы театры артисты, «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты Булат Гатауллин.
Балет классик куелышта да, заманча биюле дә. Менә шундый симбиоз китереп чыгарганнар. Сәхнәдә – классик балет, ә сәхнә янында тамашачыларга якынрак төп геройлар Хәсән белән Сәрвиназның биюләрен тагын бер Хәсән белән Сәрвиназ кабатлый һәм ул бик үзенчәлекле. Шәхсән мин заманча куелышны геройларның җаннары дип кабул иттем. Җан бит ул мәңгелек. Бу үтә дә кызыклы алым – режиссерның уңышы.
– Без башта музыкага заманча балет куярга теләгән идек. Ләкин балетны куяр өчен Нинель Мочалова җитәкчелегендә классик команда җыелган иде һәм классик балет җиңеп чыкты. Беркөнне репетициягә баргач, ике составның параллель рәвештә репетиция ясаган чакларына туры килдем. Ике Хәсән, ике Сәрвиназ бии. Моңа карап тору күңелемне җылытты. Идея шуннан туды. Мине проектның кураторы Сәйдә Кадыйрова да хуплады. Бер үк вакытта классик һәм заманча куелыш менә шуннан килеп чыкты. Моны һәр тамашачы үзенчә кабул итте. Кемдер хәзерге һәм элекке пар дип, кемдер аларның җаннары, эмоцияләре дип уйлады. Кем артыннан карап барасын да тамашачы үзе хәл итте.
Чынлап та, параллель биегән бу парларның кайсын карарга микән дип югалып каласың башта. Аннан соң аларның бер-берсен тулыландырганын, эмоцияләрне тагын да ныграк биргәннәрен аңлыйсың. Балетның тагын бер үзенчәлеге – оркестрның «чокыр»дан чыгарылуы. Яшь дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры тамашачы алдында уйнады. Музыкантларның, бигрәк тә дирижерларның геройлары белән бергә үрелеп яшәве, алар өчен бар җаннары белән янулары балетны баетты гына кебек. Айдар Ниязовның йөзендәге мимикасы үзе бер аерым сәнгать кебек иде.
Балет грант акчасына гамәлгә ашырылган. Аның киләчәге әлегә билгесез. Санаулы гына татар балеты эзсез югалмасын, ә тагын да үстерелсен иде. Режиссер Булат Гатауллин да шушы фикердә. «Татар җәмәгатьчелеге Сәйдәш башлаган эшнең сәхнәгә куелуын 80 елга якын көтте. Ул ике тапкыр гына күрсәтелергә тиеш түгел, бигрәк тә композиторның 125 еллыгын билгеләп үтелгән чорда. Нинель Владимировна балетны озынайтып кую турында да фикерләр әйтте. Яңа сәхнәләр уйлап чыгарырга була. Ул шулай тагын да тулыланып китәр һәм гомере озын булыр иде. Безнең команда идея өчен – шушы тарихи вакыйганы булдыру өчен эшләде. Әлбәттә, аның гомерле булуын телибез», – диде режиссер.

Сәнгатьнең яшәве турыдан-туры финанс белән бәйле булуын барыбыз да аңлыйбыз. Казан уртасында утырган Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарындагы дөньяви сәнгать әсәрләре арасында тагын бер татар балеты барлыкка килсә, үзе бер горурлык булыр иде. Алар бит болай да бик аз һәм театр афишасында бик сирәк күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк