Логотип
Татар гаиләсе

Без – Күңгәрнеке!

Гыйшык уты кайсысының күңеленә беренче төшкәндер – Рафилнекенәме, Гөлгенәгәме? Ләкин Гөлгенә мәктәпне тәмамламый торып, хисләрне беркемгә дә сиздердем юк! Бары әнисе Резеда апа гына сизенә. Кызының тәртипле, инфсафлы, яхшы нәсел баласы белән дуслашуына сөенә ул, билгеле...

Бүгенге заманда күрелгән хәлмени – Күңгәр авылында балалар бакчасына чират! Шәһәр яки район үзәге булса, болай аптырамас та идең. Бакчаны төзегән вакытта авылда моның кадәр күп бала туар дип уйламаганнар, күрәсең. Ә Күңгәргә ләкләкләрнең бер генә елны да килми калганнары юк. 2012 елда – җиде бала, 2013 елда – алты... 2018 елда – сигез бала туган. Узган ел гына да ләкләкләр биш тапкыр килеп киткән бу авылга. лид. 
Күңгәр – кызык авыл икән ул! Юлны өйрәткәндә безгә шулай аңлаттылар –Югары Шашыларның бәрәңге бакчалары Түбән Шашыларның бакчасына терәлә. Мәктәп чатыннан сулга киткән урам Түбән Шашы булса, уң кулдагысы – Күңгәрнеке. 
Без Түбән Шашы дигәненә, Гөлгенә һәм Рафил Сибагатуллиннар гаиләсе яшәгән йортка килдек бүген. Әле үзләре белән танышканчы ук, авылдашларының алар турындагы җылы-матур сүзләре килеп ирешкән иде инде. 


Рафил
1989 елгы ул. Үзе дә шушы Күңгәр авылы егете. Бабасы Рәфкать Сибагатуллин – «Искра» колхозының Ленин орденлы беренче тракторчысы була. 
– Гаиләбездә укытучылар юк иде. Әтием Фәрит – механизатор, әнием Фәридә бухгалтер булып эшләде. Мин дә алай, үскәч, укытучы булырмын дип уйламадым, – ди Рафил. – Хәтерлим әле, башлангыч классларда укыганда укытучыбыз Җәүһәрия апа Вәлиева: «Киләчәктә кем булырга телисез?» – дигән сорау биргән иде. Класстагы алты малайның бишесе торып басып, шофер булабыз, диделәр. Ә мин: «Апа, мин колхоз рәисе булам. Менә бу шоферларга эш бирәм!» – дидем. Шофер булам дигән шул биш классташның берсе генә шәһәргә китте, калганнарыбыз бар да авылда төпләндек.
Унберенче классны тәмамлаган яшь егет сайлау алдында кала. Кем булырга, нинди һөнәр алырга? Әле аларын төгәл генә күзаллавы булмаса да, бер нәрсәне тәгаен белә – ул шәһәрдә яшәмәячәк! Шуңа күрә алган белеме дә авылда яшәү өчен кулай булырга тиеш!
– Авылда калыр өчен укытучылыкка киттем дә инде, – ди әңгәмәдәшем. – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укыдым. Спортны кечкенәдән ярата идем, физкультура укытучысы булам, дидем. Авыл балалары кечкенәдән спортта бит алар, – дип елмая Рафил. – Авылда атлетиканың авыр төре белән дә, җиңел төре белән дә шөгыльләнеп үсәсең. 
Рафил Сибагатуллиның хезмәт кенәгәсендә бары ике генә язу. Беренчесе – 2010 елда Күңгәр урта мәктәбенә физик культура укытучысы итеп эшкә алынганлыгы турында. Икенчесе – 2018 елда язылганы. Ул елны мәктәпнең элеккеге директоры Наил абый Габидуллинны хөрмәтләп лаеклы ялга озатканнан соң, эстафета таягын Рафил кабул итеп ала. Менә шул көннән бирле шушы мәгариф учагына ялкын өстәп торучы ул. 
– Күңгәр мәктәбе – элек-электән үк Әтнә районындагы иң атаклы мәктәпләрнең берсе булды, – дип сөйли директор. – Аны 1966 елда бөтен республикага билгеле Фәйзи ага Галиев төзеткән. Фәйзи ага – районыбызның легендасы. Заманында ул җитәкләгән «Искра» колхозы республикадагы иң беренче миллионер колхоз була. Аның тырышлыгы белән безнең як авыллар инде 1980 нче еллар башыннан ук газ яга. Хәзер колхозыбыз аның исемен йөртә. 
«Колхоз» дигән сүзне укыгач, гаҗәпләнмәгез. Әтнә – күмәк хуҗалыкларны саклап кала алган районнарның берсе. Биредә инвесторлар юк. Һәр хуҗалык үз җирен үзе чәчеп, уңышын үзе җыя. Терлек фермалары да ябылмаган. Озак еллар Әтнә муниципаль районын җитәкләгән Габделәхәт Хәкимов тырышлыгы монысы. Бу район көнгә 320 тонна сөт тапшырып, республикада сөт буенча икенче урында тора. 
Бәлки, әнә шул колхозлар таралмаганга Әтнәдә авыллар шулай ныктыр? 
Әле санап утырдык, Күңгәрдә генә дә яшь гаиләләр саны егермедән арта икән. Ә яшьләр – авылларның терек суы ул!
– Күңгәр мәктәбендә 107 бала укый, шуларга минем белән кушып 18 педагог белем бирә, – дип, әңгәмәбезне дәвам итә Рафил Фәритович. – Тугызынчы сыйныфтан соң безгә тугыз авылдан балалар җыела. Укыту, тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Телне гаилә генә саклый алмый. Телне мохит һәм ихтыяҗ саклый. Татар авылларында телебезне яшәткән мохит тә, аңа ихтыяҗ да бар әлегә.
Сүз уңаеннан әйтеп үтик әле, журналист, «Юлчы» проектының авторы һәм алып баручысы Альберт Шакиров, талантлы шагыйрә Гөлүсә Батталова, җырчы Азат Фазлыев, атаклы көрәшче Рафил Әхмәтхановлар да Күңгәр мәктәбен тәмамлаучылар. Бер мәктәптән соңгы вакытта гына шуның кадәр шәхес чыккан икән, димәк, чынлап та мактанырлык урын бар монда. 2014 елда ул Республикада «Иң яхшы авыл мәктәбе» дигән исемгә лаек була. 2020 елда Мәктәп волейбол лигасы ярышында күңгәрлеләр беренче сезонда ук җиңү яулап кайта. Авылдашлары да әйтеп тора, коллегалары да раслый: биредә, чынлап та, спортка хөрмәт зур. «Яшерен-батырын түгел, элек физкультура, тормыш иминлеге дәресләренә чын фән итеп карамадылар. Ә Рафил аны чын фән дәрәҗәсенә күтәрә алды», – ди алар. Хәзер әнә мәктәп укучылары гына түгел, авыл яшьләре дә волейбол белән «җенләнә». Җиңгән өчен командага бирелгән акчаларны өй шартларында укучы балаларга өләшәләр. Авыл егетләренең уртак инициативасы ул. Волейбол ярышларына әзерләнүдә абыйлы-энеле тренерлар Илдар һәм Надил Әхмәтовларның роле бәяләп бетергесез. 

Гөлгенә
«Ул – безнең коткаручы фәрештәбез!» – ди аның турында авылдашлары. Авылдашлары гынамы соң, райондашлары дип әйтү дөресрәк булыр. Ә бит үзенә нибары 29 яшь кенә әле аның. 
Гөлгенә дә шушы Күңгәр авыл җирлегенә караган Түбән Шашы авылыннан. Резеда апа белән Фәрхат абый Сәгъдиевләрнең төпчеге ул. Гел «биш»ле билгеләренә генә укып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызның сайлаган юлы билгеле. Ул табиб булачак! Үзләрендә ничә еллар эшләгән тәҗрибәле, белемле, шифалы куллы Наҗия апасы кебек! 
– Бик ярата идем Наҗия апаны. Кечкенәдән үк аның кебек, ак халатлы табиб булам дип хыялландым, – дип сөйкемле елмая Гөлгенә. Күз тимәсен, табиб белеме алмаган булса да, шушы бер елмаюы белән генә дә дәвалый алыр иде ул кешеләрне. Аллаһы Тәгалә туганда ук аны табибә булырга яралткан. Тавышында – йомшаклык, күңелендә – шәфкать, ә карашында тәвәккәллек, кыюлык бар бу кызның. 
Укуны гранит ташны кимерүгә тиңлиләр. Уку – энә белән кое казу, диләр. Әйе, кайсы белем дә тырышлык белән генә бирелә, ләкин медицина университетында уку?! Татар мәктәбен тәмамлап бит! «Мәктәптә татарча укып, институтларга кереп булмас», – дип фикер йөрткән әти-әниләр өчен монысы. 
Казанда нинди генә яхшы клиникаларга эшкә чакырсалар да, нинди генә яхшы шартлар тәкъдим итсәләр дә, ул эшкә авылга – Әтнә район үзәк хастаханәсенә кайта. «Сырдарья Имамиевна кайтты!» – дип каршы алалар яшь белгечне. Сырдарья Измайлова – Татарстанның атказанган табибәсе, Әтнә хастаханәсендә бик озак еллар эшләгән тәҗрибәле терапевт. Үзен әнә шундый легендарь шәхескә тиңләүләре Гөлгенәгә бер яктан канатлар куйса, икенче яктан җаваплылык та өсти. 
– Бездә гаҗәеп кешелекле табиблар эшли, – дип, эшен яратып та, беркадәр сагынып та (әлегә ул декрет ялында. – Авт.) искә ала яшь ханым. – Һәрвакыт, һәр адымымда, һәркем ярдәм кулын сузарга гына тора. Авыруны кабул иткәндә, нидәндер шикләнеп, үземнән тәҗрибәлерәк табибны чакырсам, белеп торам – юк димәячәк. Төнлә икән, төнлә булса да килеп җитәчәк. 
Ординатурада укыганда Казанның «Рубин» клубында тәҗрибә узарга туры килә Гөлгенәгә. Анда яшь, сәламәт спортчылар. Булса, шул травмалар, имгәнүләр генә була ала. Ә андый гына чирләрне дәвалавы артык катлаулы түгел. «Кал, – диләр аңа, – районда ни бар анда?» «Анда – үземнекеләр!» – дип, кабул иткән карарында нык тора яшь табибә. Үземнекеләр! 
Табиб кеше – кайда да табиб. Ял итәме ул, бәлеш сала яки кунакта чагымы – биргән антына ул һәрчак тугры. Авылдашлары аны, безнең фәрештәбез, дип йөртә, дип язуым буш сүзләр түгел. Температурам бар, йөткерәм яки йөрәк чәнчә дип кенә авыл халкы эшен ташлап хастаханәгә китми. Ул күршедәге Гөлгенәгә керә. Авырыксынмый Гөлгенә – карый, тыңлый, киңәшләрен бирә... Балалар авырып китсә, өйләренә үзе бара. Үзенекеләр бит! 
Мунчада юынып ятканда беркөн ишек шакыйлар. «Гөлгенә, иремә кинәт кенә нидер булды: шабыр тиргә төшеп, хәле китте», – дип инәлә бер авылдашы. Өстенә халат кына кия дә, сумкасына кирәкле даруларын салып, аның артыннан йөгерә Гөлгенә. Авыруга бер карау белән хәлнең җитдилеген аңлый – инфаркт! Шундук ашыгыч ярдәм чакыртыла, Гөлгенә иң беренче күрсәтелергә тиеш булган ярдәмне күрсәтә. «Бәхетегез! Ярты сәгатькә генә соңарган булсагыз да, сезне исән алып калып булмас иде», – диләр авыруга Казан табиблары. Йокларга ятканда телефонының тавышын тагын да көчәйтеп ята хәзер Гөлгенә. Авыр очраклар күбесенчә төнлә була. 
– Ковид вакытында ярый әле авылыбызда Гөлгенә булды. Нишләр идек без ансыз? – ди күрше апалары. – Өйдә дәвалап булырлык булса, өйдә дәвалады. Хастаханәгә салырга кирәксә, ашыгыч ярдәм чакыртты. Рәхмәтебез чиксез аңа, исән генә була күрсен!

Гаилә
Яшь укытучы Рафил беренче елын мәктәпкә эшкә кайтканда Гөлгенә әле 11 нче сыйныфта гына укый. Гыйшык уты кайсысының күңеленә беренче төшкәндер – Рафилнекенәме, Гөлгенәгәме? Ләкин Гөлгенә мәктәпне тәмамламый торып, хисләрне беркемгә дә сиздердем юк! Бары әнисе Резеда апа гына сизенә. Кызының тәртипле, инфсафлы, яхшы нәсел баласы белән дуслашуына сөенә ул, билгеле. Гөлгенәнең әтисе Фәрхат абый да гомер буе балаларга белем биргән кеше – физика укытучысы. Ике укытучыга – кияү белән бабайга уртак телне табуы кыен булмый. 
Алты ел йөреп, бер-берләрен тәмам өйрәнгәч кенә, 2016 елның август аенда Сибагатуллиннар йортына килен төшә. Кыз сорарга барган көнне үк ике як әти-әни үзара килешәләр: «Безнең күршедәге урын буш. Шунда йорт салырлар».
Ир-егет йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш, диләр бит. 
Йортын менә дигән итеп салган Рафил. 180 квадрат метрлы, керсәң – чыгасың килмәслек гаҗәеп матур аларның яшәгән өйләре. Агачын да утырткан. Берне генә дә түгел! Күңгәрне яратучы теге ләкләк тә ике тапкыр килеп киткән инде аларга. Икесендә дә малай алып килгән! Олы уллары Вахит, кечесе Гадел. Гаделләренә әле алты гына ай. 
– Улларыма исемне үзем куштым, – дип, горурланып әйтә Рафил. – Борынгы, мәгънәле, матур исем булсын дип сайладым. 
4 яшьлек Вахит инде хәрефләрне таный, саннар белә. Белмичә, кем баласы соң ул! 
– Безнең Рафилнең дүрт өе бар, – ди Гөлгенә, ирен район сессиясенә озатып, үзебез генә калгач. – Бер өе – үзебез яшәгәне, берсе – мәктәп, икесе – безнең әти-әниләрнеке. 
– Улым, безнең өйдә ватылган әйберләрне кем төзәтә әле? – дип сорый дәү әниләре Вахиттан.
– Әти!
Сабыйның шушы өч аваздан гына торган бер сүзендә никадәр горурлык яңгыраганын ишетсәгез иде сез! 
Икесенә дүрт кызыл диплом Гөлгенә белән Рафилнең. Мәктәптә эшли башлагач, урта һөнәри белем генә җитмәсен аңлаган Рафил Казан федераль университетына кабаттан укырга кереп, аны да кызыл дипломга тәмамлап чыга. Гөлгенә исә медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Белемнәре генә түгел, тормышлары да, эшләгән эшләре дә «биш»лелек бу гаиләнең. 

Авыл
Авылда яшәп калган гаиләләргә бирелүче иң баналь сораудыр инде бу – авылда калганыгызга үкенмисезме?
– Кая ул, нинди үкенү?! – ди әңгәмәдәшләрем икесе бертавыштан. 
– Казанга сессияләргә барганда гына да тизрәк авылга кайтасы килә иде минем, – ди Рафил. – Үзебезнең фермалар янына кайтып җитеп, җилләреннән авыл исен сизгәч, яшәү клапаным ачылган күк була. 
– Авылыбыз бигрәк матур бит, – дип, иренең сүзләрен куәтли Гөлгенә дә. – Атау дип аталган бик матур плотинабыз бар. Эштән арып киткән көннәрдә берәр сәгатькә шунда барып утырсаң, тәнеңнең һәр күзәнәгенә рәхәт бер энергия сеңә. Шәһәрдә шундый матурлык, шундый иркенлек, шундый һавалар бармыни?!
Мәктәп белән танышырга кергәч, каршыдагы алмагачларга, карлыган куакларына сокланып узган идек. Язын ничек матур буладыр монда! 
Мәктәпнең биш гектар җире бар икән. Гомер-гомергә сазлыклы булган шул урынны сукалатып, киптерү өчен канаулар казытып, печән чәчтергән Рафил. Әлбәттә инде, күмәк хуҗалыкның да ярдәме зур булган бу эштә. Чабып-киптереп, тыгызлап төрелгән печәнне һәр укытучының өенә кадәр китереп бирәләр хәзер. Мал-туар асраган укытучыларның печән әзерләү кайгысы калмаган.
Күңгәрне язын ак чәчәкләргә, көзен хуш искә күмгән элеккеге алма бакчасы бик картайган булган инде. Авыл яшьләре шул агачларны төпләп, яшь үсентеләр утыртканнар. Бердәмлек тау күчерә, диләр бит. Зират чистарту өмәләрендә дә утыздан ким җыелмыйлар. Авыл кырыендагы плотинаны да кемдер килеп чистартыр әле дип көтеп ятмыйлар. Узган ел 50–60 капчык чүп җыйганнар шул тирәдән.
Рафил авыл Сабан туе комиссиясе рәисе дә. Бүләк җыюдан башлап, мәйдан кору, уеннар оештыру, бәйрәм узгач барысын да кабаттан җыеп алу өчен шушы комиссия җаваплы. Әле соңгы ике елда гына рәислектән баш тарткан. «Рәис булмаса да, Сабан туе алдыннан кайтып та кергәне юк», – ди өйдәгеләр. 
– Иртәгә Сабан туе дигән көнне балалар бүләк җыя. Бездә «Байлар өйдәме?» дип атала ул. Капка төбеннән карап торам. Безнең Яшьләр урамының башыннан ук тотынып, урам тутырып 250–300 бала килә. Зурраклар да бар, апасы яки абыйсы җитәкләгәне дә, бала арбасына утырганы да... Артларыннан җигүле ат килә. Аның да арбасы тулы бала. Болар бит барысы да шушы үзебезнең җирлектә туып-үскәннәрнең балалары. Алар барысы да авылда яшәп калган булса, бүген мәктәбебездә 107 бала түгел, 300 бала укыр иде, дим, – ди Рафил. 
Авылда яшьләрнең аз калуына да, мәктәпнең укытучылар коллективы олыгая баруга да, яшьләргә авылда эшләргә эш урыннары аз булуга да көрсенә ул. Яшьләрне авылда калдыру өчен өстәмә дәүләт программалары булса, кече бизнесны үстерү өчен шартлар тудырылса, читкә китүчеләр сирәк булыр иде, ди.
Бүген өч студентлары педагогика юнәлешендә белем ала. Кире үзебезгә кайтыгыз дип, максатчан укыталар икән аларны. Тик өч укытучы гына кадрлар мәсьәләсен хәл итә алмый. Киләчәктә рус теле, математика, химия-биология, физика укытучылары да кирәк булачак. 
...Безнең Күңгәргә тагын бер киләсебез була әле. Бу юлы инде Вахит турында, аның авыл өчен куйган тырышлыгы турында язарбыз. Без аңа шулай дип сүз бирдек. 
«Балаларыгыз авылда калабыз дисәләр?» – дигән соравыбызга, «Ә без аларны шулай дип үстерәбез дә!» – дип җавап бирде бит әти-әниләре! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар