Логотип
Татар гаиләсе

Буыннан-буынга күчә татарлык

Лениногорск районы Мөэмин- Каратай авылында гомер итүче Шәмсуаровлар гаиләсендә туган телгә мәхәббәт бишектән үк башланадыр. Юк, алар сөйгән ярларын сайлаганда ук татарлыкны беренче урынга куя, минемчә. Рәмзия апа белән Таһир абый гаиләсе районда гына түгел, Татарстаныбызда күпләргә үрнәк. Татар халкына хас булган моңны да, матурлыкны алган алар үзенә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Шәмсуаровлар гаиләсе)

Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Шәмсуаровлар гаиләсендә туган телгә мәхәббәт бишектән үк башланадыр. Юк, алар сөйгән ярларын сайлаганда ук татарлыкны беренче урынга куя, минемчә. Рәмзия апа белән Таһир абый гаиләсе районда гына түгел, Татарстаныбызда күпләргә үрнәк. Татар халкына хас булган моңны да, матурлыкны алган алар үзенә. Гаилә башлыгы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәни казанышлар» күкрәк билгесе иясе, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, халыкара эшчәнлеге өчен «Алтын роза» медале иясе, шагыйрь, публицист, җырчы, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе. 
Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары...

Бу юллар – Таһир абыйның шигырь юлларыннан. Гади генә кеше нибары, дип язган ул. Күңеле тулы иҗат уты янып торган кеше гади була аламы икән? Шул сорауга җавап эзләп карыйк әле...

Тугыз оныгын янына утыртып, газиз ана телебездә үзе язган әкиятләрен, шул балаларга багышланган шигырьләрен укый. Монда инде «Туган телне ничек саклап калырга?», «Татар милләтен ничек үстерергә?» кебек сорауларның урынсыз булуы аңлашыла. Шундый матур күренештән, ирексездән, күзгә шатлык яшьләре килә.

Таһир Ярулла улы Шәмсуаров 1954 елда табигатьнең язга аяк баскан чорында – 6 апрельдә Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында дөньяга килә. Килә генә түгел, бер ана карынында игез бала булып ярала алар. Туганына Зөһрә исеме кушалар. Яңа Иштирәк сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1969–1971 елларда күрше авылдагы Яшел Алан мәктәбендә урта белем ала. Таһир абый 5 нче сыйныфтан  шигырьләр яза башлый. Төрле иҗади бәйгеләрдә күп тапкыр җиңү яулый. Һәр егет кешегә хас булганча, 1972–1974 елларда Ватан алдындагы бурычын үти. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, 1974 елдан башлап 40 ел гомерен укытучы дигән изге һөнәргә багышлый. Балаларга ана телен укыта, мәктәп директоры булып эшли. Шул эшләгән дәвердә – 1976–1981 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча югары белем ала. Һәр эшен төптән уйлап, җиренә җиткереп башкара Таһир абый. 1981 елда авылдашы Рәмзия апа белән гаилә корып җибәрәләр. Рәмзия апа да шушы ук авылда туып-үскән. Таһир абый белән бер мәктәптә белем алып, юллары да гел кисешеп торган. Тыйнак, сабыр Рәмзия апа – аш-су остасы. Озак еллар Мөэмин-Каратай авылында терлекчелектә эшли. Кулыннан килмәгән эше юк. Сәнгатькә, иҗатка гашыйк: бик матур җырлый, оста итеп бии дә, спектакльләрдә башкарган тормышчан рольләре белән авылдашлары күңелен талантлы актриса буларак та яулап ала. Өч бала – ике кыз һәм бер улга гомер бүләк иткән бик бәхетле ата-ана Таһир абый белән Рәмзия апа. Хәзерге көндә тугыз оныкларына иң кадерле әби белән бабай алар. Иҗатка мәхәббәт балаларына да күчкән. «Әти-әнинең моңлы тавыш белән башкарган татар җырлары балаларның күңелен хәзер дә җылытып тора. Безнең гаиләдә тәпи йөри башлаганнан алып, гаилә концертлары оештырыла, өйдә бию, җыр, шигырь тынып тормый. Хәзерге көндә дә зур гаиләбезне моң, шигърият, сәнгать бергә туплап тора», – ди балалар.

Балалар – безнең киләчәк
Бу сүзләр бик баналь яңгыраса да, күпләр мәгънәсен аңлап бетерми кебек. Туган телнең кадерен, милли кыйммәтләрнең сакланырга тиешлеген аңлатмау, балачактан ук борынгыдан килгән халкыбыз хәзинәләренә төшендермәү киләчәкнең бик аяныч булуын хәзер үк аңларга ярдәм итә. Шәмсуаровлар нәселенең дәвамчылары булган балалар киләчәкне, дөрестән дә, бүгеннән үк күзаллап яши. Теле ана теле белән ачылган балаларның зур уңышка ирешәчәгенә шик тә юк. 
Өлкән кызлары Ләйлә иҗат юлын сайламаса да, хәзерге көндә аеруча кирәкле һөнәр иясе. Лениногорск Үзәк шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул. Шәфкатьлелек сыйфатлары канга сеңгән балалар башка юлны сайлый да алмыйдыр, мөгаен. Тормыш иптәше Илдар белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Динар Әлмәт спорт көллиятендә 4 нче курста укый. Киләчәк тормышын спортка багышларга ниятли. «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» девизы белән яши яшьләр. Сәламәт милләт – сәламәт киләчәк, дип тә өстәр идем. Әби-бабасыннан күчкән иҗатка мәхәббәт Динарга мәктәп елларында район, республика күләмендәге бәйгеләрдә нәфис сүз сәнгате өлкәсендә җиңүләр яуларга да ярдәм итә. Энесе Илсаф та абыйсы кебек нәфис сүз бәйгеләрендә мәктәп, район, республика данын яклый. Киләчәктә артист һөнәрен сайларга уйлый. 2018 елда Бөтендөнья «Глаголица» бәйгесендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус бүләгенә лаек була. Таһир бабасы юлын дәвам итеп, Илсаф үзе дә үзенчәлекле шигырьләр иҗат итә. Динә белән Дилә дә абыйларыннан бер дә калышмый. Туган телдә, яратып, шигырь-әкиятләр сөйлиләр. Абый-апалары үрнәгендә алар да туган телнең бөеклеген аңлый, милли камиллеккә омтыла. Ә бу гаиләдә башкача мөмкин түгел. 

Алма агачыннан ерак төшми
Кызлары Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова – хәзерге көндә Лениногорск шәһәрендә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек җитәкчесе. Балачактан китап укып үскән кыз китаплар дөньясында яши. Лениногорск педагогика училищесының музыка бүлеген тәмамлаган. Бүген Казан дәүләт мәдәният институтының 3 нче курсында белем алуын дәвам итә. Район, республика күләмендәге мәдәният бәйгеләрендә бик теләп катнаша. Үзе моңлы тавышлы җырчы да, бик өметле публицист та. Тормыш иптәше Илһам белән ике бала – Сөмбел белән Раязны тәрбияләп үстерәләр. Кызлары да музыка белән кызыксына. Хыялы – җырчы булу. Бабасы үрнәгендә шигырьләр иҗат итә. Шулай ук район-республика күләмендәге иҗади бәйгеләрендә актив катнаша. Балаларның җиңүләрен санап бетергесез. 

Ана теле – уңыш теле
Татарлык канга сеңгән кеше, мөгаен, нинди генә эшкә алынса да, уңышка ирешәдер. Таһир абый белән Рәмзия апаның төпчек балалары – уллары Искәндәр 1нче сыйныфтан ук башлап милли көрәш белән шөгыльләнә. Чын татар, батыр егет булып үсә ул. Шулай ук гер спорты белән мавыга, төрле йөгерү ярышларында актив катнаша. Хәзерге көндә Казан шәһәренең «Планета» фитнес-клубында тренер булып эшли. «Татарстан–Яңа гасыр» каналында сәламәтлеккә багышланган тапшыруларда еш кына чыгыш ясый. Ана теле зур уңышларга юл ача аңа. Тормыш иптәше Гөлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әтисеннән үрнәк алып, 2 нче сыйныфта укучы уллары Инсар 3 яшьтән үк хоккей белән шөгыльләнә. Хәзерге көндә республика күләмендә уздырылучы хоккей турнирларында өметле яшь хоккейчы буларак катнаша. Кызлары Сәфинәнең зур хыялы – җырчы йә биюче булу. Оныклар да иҗади, татар балалары булып үсә. Бәләкәч Гаяр әнә, авылга кунакка кайткач, киштәдән тизрәк Таһир бабасының китапларын ала икән. Язмам башында искә алган сүзләремә дәлил – китапка булган мәхәббәт бишектән башлана. Татар мәдәниятенә, сәнгатькә буыннан-буынга күчеп килгән мәхәббәт чылбыры көннән-көн ныгый гына бара. 

Сабый җанлы Таһир абый
...Ә урамда күбәләк кар ява,
Бизәк булып куна талларга.
Җаннар күбәләктәй очканлыкны
Шагыйрь җаны кирәк аңларга...
– дип язган Таһир Шәмсуаров үзенең «Бер бит кәгазь» дигән шигырендә. Дөрестән дә, аның шагыйрьләргә генә хас җанын халкыбызның бөек шагыйре Хәсән Туфан аңлап ала. Ничә дистә еллар узса да, Таһир абый аның белән очрашу мизгелен зур дулкынлану белән искә ала. «Миңа иҗатка фатиханы Хәсән Туфан бирде. Яшь шагыйрьләрне Татарстан Язучылар берлегенә җыйдылар. Залга ап-ак чәчле Хәсән ага Туфан, Сибгат ага Хәким килеп кергәне бүгенгедәй күз алдымда. Безнең иҗатны тикшерде алар. Минекен Хәсән Туфан укыды. «Шәмсуаров бармы монда? – дип сорады. – Миңа шигырьләрең бик ошады. Мин аларда халыкчанлык күрәм, шуны саклап калыгыз», – дип киңәшләрен бирде».
Таһир абый – ун китап-җыентык авторы. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында балаларга багышланган «Җырчы чикерткәләр» исемле китабы басылып чыккан. Күп шигырьләре татарны горур милләт буларак саклап калган иманлы, динле, гореф-гадәтле авылга багышланган. Туган якка, туган нигезгә булган мәхәббәтен шигырь юлларында да күп чагылдыра ул. Иҗаты самими, гади, ихлас булуы белән аерылып тора. Төрле теманы колачлаган иҗат үрнәкләре дә китап укучыны үзенә җәлеп итә. Таһир Шәмсуаров хәзерге көндә авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Китап сөючеләргә, балаларына, оныкларына татар язучыларының әсәрләрен даими тәкъдим итә, матур әдәбият дөньясына сәяхәткә чакыра.
Моннан тыш, әле ул хикәя, поэма жанрында да актив иҗат итә. Тугыз оныгын янына утыртып, газиз ана телебездә үзе язган әкиятләрен, шул балаларга багышланган шигырьләрен укый. Монда инде «Туган телне ничек саклап калырга?», «Татар милләтен ничек үстерергә?» кебек сорауларның урынсыз булуы аңлашыла. Шундый матур күренештән, ирексездән, күзгә шатлык яшьләре килә. Бу гаиләдәге балалар татар булулары белән горурланып үсә. Минем дә күңелне милләтем өчен горурлык хисе биләп ала. Тирә-як нурга күмелгән кебек була. Ә ул чынлыкта да шулай. Таһир абый – гаҗәеп нурлы шәхес, ак бабай, дияр идем. Аның күңел җылысы якыннарына гына түгел, бөтен галәмгә җитәрлек. Нәкъ үзе язганча...
Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның Җир шары.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар