Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни», диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
Ирем Илдар белән икебез дә бер авылдан булганга, әнкәйне мин инде балачактан ук беләм. Фирдәвес исемле иде ул. Әткәйнең исеме – Мөхәммәтдин. Әткәй белән бергә ел ярым гына яшәп калдык, 56 яшендә китеп барды. Ялгыз калуын әнкәй бик авыр кичерде. Торса да елый, ятса да елый... Үзе камыр баса, үзенең күзләре гел мөлдерәмә... Елый-елый ашаудан калды. «Әнкәй, аның кадәр елама инде. Синең күз яшьләрең тамган ризык ашыйбыз бит», – дип ачуланып та куяр идем.
Кайнанам өч ир бала табып үстергән. Кызларым юк дип уфтана торган булгандыр, күрәсең, әткәй берсендә әйтә: «Кызларым юк, ди идең, күр, малаең нинди чибәр кыз алып кайтты сиңа! Киленнәрең кызларың кебек булыр әле». Кызлар булуын бик теләдең, диде микән Аллаһы Тәгалә, җиде оныгының берсе генә малай, калганнары бар да кызлар.
Беренче баламны тапкач, кырык көннән фермага сыер саварга чакырып килделәр. Әнкәй әле үзе дә пенсиядә түгел, бригадта эшләп йөри. Ул вакытларда ферма сыерларына иртүк башак бирәсе. Башакны әнкәй менеп бирә тора, асларын чистартып куя. Ул төшкәч, саварга мин менеп китәм. Өйдә яшь бала бар бит, ялгызын гына калдырып булмый. Авылда килене өчен фермага менеп эшләп йөргән кайнана булдымы икән тагын? Үзем дә өч бала таптым, үстерүен әнкәй белән бергә үстердек. Мунчага да үзе белән алып керер иде, кунакка барса да үзеннән калдырмас... Шуларның көен көйләп йөрүдән тәм тапты, бер дә авырыксынмады ул. Шәһәрдәге оныкларын да көтеп кенә торыр иде. Балалар үзләре дә яратты аны.
Әнкәйнең бик матур бер гадәте булды – кая гына барса да, миңа кием-салым алып кайтты. «И Раушания, алдым әле. Без аны Диләрә (туганы) белән, сиңа ярарга тиеш, дип караган идек инде... Киеп кара әле, ярый микән?» – дип, алган әйберләрен берәм-берәм сумкасыннан чыгарып, кулыма өя бара. Күлмәге дә бар, колготкилары да, оекбашлары, хәтта эчке киемнәргә кадәр ала. Ни хикмәт, ул алганның барысы да үземә үлчәп теккән шикелле, тап-таман булырлар иде.
Элек без эшләп тапкан хезмәт хакының тиененә кадәр әнкәйгә алып кайтып бирә идек. Ул бөтенесен дә исәпләп, санап тота. Акча кирәксә, аннан гына сорап алабыз, калганын кайтарып бирәбез... Төпчек малае өйләнгәч кенә үз акчабызны үзебез тота башладык. Ләкин барыбер барган җиреннән миңа дип атап киемнәр алу гадәте калды. Шулкадәр күңелем була иде аның бүләкләренә.
Камыр ризыклары пешерергә оста иде әнкәй. Кичтән икәү барысын да әзерләп куябыз да, мин иртәнге дүрттә фермага эшкә китәм, ул мичкә ягып кала. Мин кайтышка мич әбәтен пешереп куя (безнең якта таба ашын шулай дип әйтәләр). Тагын бер матур гадәте бар иде әнкәйнең: беребез кайтып җитмичә, ашарга утырмыйбыз. Әнкәйдән башка гына утырып ашасам, үземнең дә тамагым туймый калган шикелле. Ул берәр җиргә китсә: «Кайчан кайта инде, әнкәйдән башка ашаганым да аш кебек түгел», – дип, күңел ямансулый башлый.
Әнкәй белән икебез гел бер сүздә булдык. Ирем белән ачуланышсак, мине яклап, уртага кайнанам кереп баса, миңа тырнак белән кагылдыртмый иде. Кайчагында үзара да әйткәләшкән чаклар була, анысын да улына җиткермәде, сүз йөртмәде, рәхмәт аңа. Кинаяләп төрттереп алгаласа да, тәмсез телле булмады әнкәй. Мин килгәндә әле аның үз кайнанасы да исән иде. Бала карарга дип алып киткәннәр дә, карт әби шәһәрдә төпләнеп калган. Әнкәй, вакыт табып, аның да хәлен белешеп, авыл күчтәнәчләрен илтеп кайта торган иде.
Ирем белән 23 ел гына яши алдык без. 44 яшендә, йөгереп йөргән җирдән вафат булды. Әнкәй белән икәү генә калдык... Балаларның үз юлы, үз тормышлары. Әнкәй – миңа, мин аңа терәк булып бергә 13 ел яшәдек. Өйдә йөргән җирдән егылып, аягын сындырмаса, тормышыбыз шулай тыныч кына дәвам итәр иде дә... Әнкәйгә операция ясатырга кирәк булды. Яше дә бар иде инде, 80 яшен тутырган иде. Наркоздан беребезне дә танымый, белми торган булып уянды ул. Тора-бара сөйләшүе, кешеләр белән аралашуы да бетте. «Әни, мине таныйсыңмы, мин синең улың бит», – дип өзгәләнгән улларына тик елмаеп карап торыр һәм... «әйе, әйе», дип, башын гына кагар иде. Бары минем генә исемемне онытмады әнкәй, мине генә таныды. Аның йомшак кына итеп сузып: «Раушания-я-я!» дип чакырганын мин әле дә, аның вафатына инде ничә еллар үтсә дә, һаман ишетәм кебек. Кечкенә вакытларында ул минем балаларымны бер дә авырыксынмый караган кебек, кайнанамны тәрбияләүне мин дә авыр йөк итеп кабул итмәдем. Бер режимга күнектергәч, ул шул режим белән ашады, шуның белән йоклады... Йомышына утыртуның да үз вакыты бар иде, шуңа күрә авыр булды димим. «Әнкәй исән генә булсын, мин карарга риза», – дидем. Үз әнием белән 18 ел тордым, әнкәй белән 36 ел яшәдек. Шуңадыр, ул миңа хәтта үз әниемнән дә якынрак кебек тоела иде.
Хәзер дә берәр зур шатлыгым яки хәсрәтем булса, әнкәйне юксынам. Аңа сөйлисе килгән сүзләрем шулкадәр күп... Кайчак ул яткан диванга утырам да: «Эх, әнкәй, – дим. – Ярты гына көнгә кайтарырга иде сине». Әйтелмәгән бөтен рәхмәтемне әйтергә, күрсәтмәгән хөрмәтләрне күрсәтергә... Әнкәй, бәгърем...
Раушания ШИҺАБИЕВА.
Арча районы Иске Кишет авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Мне бу килен ичмасам АФАРИН сезге!!!
0
0
0
0
Рэхэтлэнеп укыдым,елапта алдым. Кайнатамны шулай карадым,бутэннэрне танымаганда,мине белэн аралаша иде.Бервакыт хэлен белергэ ерактан сенелесе кайткан иде,бер авыз суздэ сэйлэшмэде. Кунакларны озатып кергэч,ЭТИ Рушания апалар кайтканнар иде дим хэлленне белергэ,белдем дип теле белэн жавап кайтарды.Рухлары шат булсын,тыныч йокласыннар.
0
0
0
0
Сокланып укыдым.
0
0
0
0
Рәхмәт, Рушания! Әнекиегезне матур итеп искә аласыз, сүзләрегез дога булып ирешсен. Игелек курегез.
0
0