Минем кайнанам Венера Фәез кызы Ихсанованың исеме «Сөембикә» журналы укучыларына яхшы таныш дип беләм: 1977–1988 елларда ул «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән. Кемнәрдер аны әле дә яхшы журналист, әйбәт җитәкче буларак хәтерлидер, ә минем өчен беренче чиратта ул ӘНИ иде...
Энҗе ФӘЙЗРАХМАНОВА
Минем кайнанам Венера Фәез кызы Ихсанованың исеме «Сөембикә» журналы укучыларына яхшы таныш дип беләм: 1977–1988 елларда ул «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән. Кемнәрдер аны әле дә яхшы журналист, әйбәт җитәкче буларак хәтерлидер, ә минем өчен беренче чиратта ул ӘНИ иде...
Минем әти белән әни дә, кайнатам белән кайнанам да – якташлар. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туып-үскәннәр. Югары белем алганнан соң әтине Кукмара районы Олыяз авылына эшкә җибәрәләр. Әти мәктәп директоры иде. 1983 елда ул балалар белән очрашуга Казаннан язучыларны чакыра. Туфан ага Миңнуллин, Ләбибә апа Ихсанова һәм минем булачак кайнанам Венера Ихсанова кайталар. Укучылар белән очрашудан соң әти аларны өйгә кунакка чакыра – бездә кунып китәләр. Мин боларны төгәл генә хәтерләмим. Әти белән әнинең әйтүе буенча, без аларга энем белән концерт та куйганбыз. Кайнанам белән беренче күрешүем шул булгандыр.
Ә икенчесе...
Анысы, әлбәттә, бүгенгедәй истә. Казан медицина институтының II курсында укып йөргән чагым. Февраль ае иде. Әти Казанга җыелышка килгәч, булачак кайнатам белән очрашкан һәм ул аны үзләренә кунакка чакырган. Әтигә ияреп, аларга мин дә кердем. Рушан белән без шул көнне таныштык. Ул әле яңа гына армиядән кайткан иде – үзенең фотоальбомнарын күрсәтте, сөйләшеп утырдык. Ошатып калган булган икән – әтиләр аша кайда торганымны белешеп, яныма килде. Җәйгә кадәр без, күп булса, 5–6 тапкыр күрешкәнбездер. Бер очрашуда мин аңа институтта кечкенә генә бер брошюраны русчадан татарчага тәрҗемә итәргә кушуларын, татарча яхшы белсәм дә, медицина терминологиясенең үзем өчен авыррак булуын әйттем. Рушан: «Мөгаен, сиңа әнием булыша алыр», – дип мине шунда ук үзләренә алып китте. Ул баруда да бик ачык каршы алдылар. Сынап та караганнар бугай. Табын әзерләгәндә булышып йөрүемне дә яратып калганнар. Кыскасы, Рушанның әти-әнисе: «Бу бала безгә булырга тиеш», – дип хәл иткәннәр...
Сабантуйдан соң, алдан әйтми-нитми кинәт өчәү безгә кунакка кайтып төштеләр алар. Чәчәкләр, бүләкләр белән. «Кызым, алар ничектер үзләрен башкача тоталар. Бик иркенләп тә кайтканнар. Рушан берәр сүз әйтмәдеме сиңа?» – ди әни аптырап. «Мунчалар ягыйммы, куна каласызмы?» – дип сорагач та, «як, калабыз» дигәннәр. Әти эштән кайтып, барыбыз бергә табын янына утыргач, Рушанның әнисе җайлап кына сүз башлады. «Безнең шундый ният бар... Балаларның башлы-күзле булыр вакытлары җитеп килә, кавыштырыйк», – ди. «Минем бит әле укыйсым бар!» – диюемне сизми дә калдым! Алда – башламаган дүрт ел, шуның янына тагын бер ел ординатураны да кушсаң... Читтән торып укый алмыйсың, эшкә урнашу турында уйларга да ярамый... «Кызым, кайгырма, бездә торып укырсың, фатирыбыз иркен», – диде әни исе дә китмичә.
Шулай итеп мин аларның бусагасын атлап кердем... Утыз елга якын бергә тордык без. Аерым яшәргә дә була бит дигән уй башыма да килмәде.
Ничек яшәп киттекме? Без – икебез дә студент. Дөрес, Рушан берьюлы ике-өч эштә эшләде, институттан лекцияләрдән кайта да, йә 16 нчы заводка, йә мәктәпкә каравылга китә. Мин гел әти белән әни янында. «Әни» дип бик җиңел, җайлы әйтеп киттем мин. Сорарга кайткач ук: «Кызым, миңа ничек эндәшерсең икән?» – дип сорады. «Әни диярмен», – дидем. Бик күңеле булган иде шул чакта. Үзе бик йомшак телле иде ул: бер кешегә дә авыр бәрелмәс, башта тыңлап бетерер, аннары гына киңәшен бирер...
Өйдә нәрсә генә эшләсәм дә, ни генә пешерсәм дә, әни мине мактый иде. Яшь идем бит әле, тормыш итәргә тәҗрибәм юк – бөтен тотынган эшем килеп тә чыкмагандыр, әмма әни ниндидер җылы сүзләр таба, үсендерә, булдырасың ди... Аш-суга үзе бик оста иде ул. Сугыш елларында үскәнгә ризыкның бик кадерен белә иде. «Бернәрсәне дә әрәм итәргә ярамый», – дип кабатлап кына тора. Безнең балаларга да шуны сеңдереп үстерде.
Мин өйгә аларның барысыннан да иртәрәк кайтам. Аш куеп җибәрәм. Токмачны бик оста кисә идем. Авылда аш үткәрәсе булса, егетләрне армиягә озату кичәләре оештырсалар, токмач кисәргә мине чакыралар иде. Ә аларда башка тәртип – әти калынрак кискәнне ярата икән. «Нәзек токмач телгә дә йокмый бит», – дип шаярта иде ул. Әни аның өчен аерым калынрак кисә иде.
«Менә минем кебек эшлә, миннән өйрән», – дигәне булмады аның. Карап торып барысына да үзем өйрәнә идем. Аларда «шөн пәрәмәче» пешерәләр. Камыры пилмәннекенә охшаган аның. Башта хәзерге тарталеткалар кебек касәләр ясап, аларны духовкага тыгасың. Үпкә, бавыр, йөрәк, эч маеннан эчлек әзерлисең. Әзер шулпаңны салып, мичтән алган касәләрне азрак җебетәсең һәм эчлеген тутырып, һәр кунакка аерым бирәсең. Бераздан минекеләр дә килеп чыга башлады!
Әни бик кунакчыл иде – бәйрәмнәрдә бездән кеше өзелмәде. Атна саен кемнедер кунакка чакыра иде ул. Җырчы Җәвәһирә Сәләхова, диктор Әминә Сафиуллина, артистка Асия Галиева, университет профессоры Йолдыз апа, «Сөембикә»нең ул чактагы редакторы Роза апа Туфитуллова белән дус иделәр. Алар киләсе булса, берничә көн алдан әни белән меню төзибез. Ул һәрберсенең нәрсә яратканын белә – табынга шуны алырга, шуны пешерергә тырыша. Икәү бергә әзерлибез. Шундый күңелле утыралар иде алар! Йә берәр яңа китап турында сөйләшәләр – барысы да аны инде укыган була. Йә яңа спектакльгә баралар – премьерадан соң очрашып, фикер алышалар. Сәясәткә дә кереп китәләр...
Диплом алган елны авырга уздым. Әти белән әни өчен бик сөенечле хәбәр булды ул. Әле укыган вакытта, кухняда икәү утырганда әни: «И-и, кызым, күңелемә шулай килә, тиздән бер сабый кыз бала тып-тып атлап, шушы борылыштан килеп чыгар сыман тоела», – дия иде. Барысы да нәкъ ул әйткәнчә булды. Беренчегә, чыннан да, кыз алып кайттык, аннан ир малай. Балаларның аралары бер яшь тә өч ай гына. «Әле беренчесе дә ныгып бетмәгән, әллә соң кире уйларгамы?» – дип озак икеләндем. Әнигә бик рәхмәтлемен, шул чакта бу яңалыкны белгәч икәү утырып сөйләшкәндә ул миңа: «Кызым, бер дә борчылма, булышырмын. Алияне үземә алырмын, ә син кечкенәсен карарсың», – диде. Әмир тууга, Алия, чынлап та, әнигә калды – алар бергә йокладылар. Биш оныгының бишесе дә кадерле иде әнигә. Һәрберсе белән аерым утырып сөйләшергә, аларның проблемаларын игътибар белән тыңларга, киңәш бирергә вакыт таба иде ул. Әле менә әнинең вафатына өч ел тулу уңаеннан Коръән ашы уздырдык: оныклары барысы да: «Ул безгә җитми, сагынабыз», – диделәр...
Әни белән эч серләребез уртак иде безнең. Ирем белән кечкенә генә конфликтка килсәк тә, ул аз гына кыек сүз әйтсә дә, барысын да әнигә сөйлим. Болай булды, тегеләй, шуңа сүзгә килдек дим. Әмма үзе нидер булганны сизенсә дә, беркайчан башлап төпченми иде әни. Хәзер уйлыйм – бөтенесен шулай аңа сөйләү дөрес тә булмаган бит инде. Ул бит аның улы, Рушан аңа барыбер якынрак – кызыннан соң унбиш елдан соң гына тапкан әни аны, бик көтеп алган... Әмма шулай булса да, ул һәрвакыт мине яклап чыга, тынычландыра, араларыбызны көйли... Рушан бөтен хәрбиләр кебек үк өйгә гел соң кайта иде. Аның эше никадәр җаваплы булганын мин хәзер аңлыйм, әлбәттә,. Ә яшь чакта ирем гел вакытында кайтырга тиеш дип кенә саный идем. Билгеле инде, әнигә зарланам. Ул тыңлап тора да: «Нигә шулай соңга калып йөри инде, ачуланырмын әле мин аны», – ди. Бәлки, әни аны ачуланмагандыр да, әмма аңа әйткәч, минем ярсуым сүрелә, тарала, онытыла бит – анысы әни өчен мөһимрәк булган, күрәсең.
Берсендә өйдә телефон шалтырады. Барып алдым. Дәшәргә өлгермәдем, телефонның икенче башында ирем: «Света!» – дип нидер сөйли дә башлады. Тыңлап тордым да: «Ярар, ә хәзер Светага шалтырат инде», – дип трубканы куйдым. Кәефем китте инде, билгеле. Рушан кайтты: минем авыз турсайган, ул да үзен уңайсыз хис итә. Кемнеңдер сәркәтибенә шалтыраткан булган икән. Шулвакыт әни: «И-и, кызым, номерны җыйганда ялгышкан бит инде ул, андый хәлләр барыбызда да була», – димәсә, тавыш, бәлки, зурга да китәр иде...
Мин аларның үзләренең кайнатам белән тавышланганнарын түгел, сүзгә килгәннәрен дә бөтенләй белмим дисәм дә була. Кайчакларда сөйләшмичәрәк йөрүләреннән генә үпкәләшүләрен аңлый идем. Алар гаиләсендә, гомумән, аз сөйләшәләр иде: ымлар, күз карашлары белән генә аңлашалар. Өй тулы китап – күбрәк китап укыйлар. Кайнатам Васил Фәйзразманович Президент аппаратында хатлар бүлеге мөдире иде. Эше җаваплы – арып кайта. Ә мин сөйләшергә яратам! Әти белән әнигә институтта булган хәлләр, аннан больницадагы яңалыклар, пациентларым турында сөйлим. Ирем соң кайта – аның мине тыңларга вакыты юк. «Син килгәнче без бик аз сөйләшкәнбез», – дия иде әни.
Алия белән Әмирне тәрбияләүдә әнинең өлеше бик зур булды. Берара балаларны рус мәктәбенә бирү гадәте китте бит. Ирем белән без дә нишләргә белмичә аптырабрак калдык. Әни: «Шәһәрдә яшәгәч, рус телен дә, чит телне дә алар болай да беләчәк, татар мәктәбендә укысалар, телне тирәнтен өйрәнсәләр, югалмаслар. Бер тел белү – икенче телне аңлауга ярдәмче генә», – диде. Кызыбыз да, улыбыз да, 2 нче гимназиядә укыды. Әни гимназиянең директоры Камәрия Зиннуровна белән дуслар иде – аны бик хөрмәт итте.
Әни балаларны бездән артык яратты дисәм дә, арттыру булмастыр. Ул вафат булгач, архивыннан бер дәфтәр табып алдым. Алия белән Әмирнең кечкенә чакта әйткән сүзләрен язып барган. Шулкадәр зур ярату ул юлларда! Берничәсен генә мисал итеп китерим әле: «Әтиләре ятып телевизор карый. Алия дә, Әмир дә аның өстенә менеп кунаклаганнар. «Мин дә утырыйммы?» – дип сорыйм. «Юк, син зур, әтине ватасың», – ди Әмир». «Кичә Алия белән Зөһрә Сәхәбиева концертын карап утырабыз. Мин елыйм. «Әбием, нигә елыйсың?» – ди ул. «Елыйсым килә...» Алия мине кочаклап, яшьләремне сөртә башлады: «Әниең кайтмыймени? Елама, хәзер кайта ул!» «Беркөнне Алиядән: «Кызым, бәбине базардан алып кайталармы?» – дип сорыйм. «Юк, бәбиләр әниләрнең йөрәгендә үсәләр!»
Балаларга гел: «Әти-әниегезнең сүзен тыңларга кирәк!» – дип әйтеп тордылар алар. Мин эштән кайтып керсәм, әни шунда ук: «Алия! Әмир! Әниегез кайтты, арып кайткан!» – дия иде. Улым шунда ук килеп итегемне салдыра, кызым сумкамны элеп куя, чәй куярга йөгерә... Әни кешене шулай хөрмәтләргә өйрәткән аларга әбиләре. Өйгә кайсыбыз кайтса да, бүлмәдән чыгып каршы алу гадәтен сеңдергән – кемнең нинди эше булса да, ишек төбенә килеп каршылый, кочаклаша. Бу гадәт бездә хәзер дә яши.
Минем дә инде улым үсеп буй җитте, озакламый безнең бусаганы да киленебез атлап керер. Кабат-кабат тагын әнине искә төшерермен... Аның нинди сыйфатларын үземдә булдырыр идемме? Сабырлыгын һәм кешене тыңлый белүен, ашыкмый нәтиҗә ясавын. Аллаһыга шөкер, утыз ел буена бер тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Беренче елларда моңа, әлбәттә, әнинең сабырлыгы аша ирештек. Башта бик кызу идем. Тиз булсын миңа! Җитезлегем дә бар иде – көн саен идәнне сөртеп алам. Әнигә яңа юган идәннән яланаяк йөрү ошый иде. «И-и, ничек чиста!» – дип куана иде. Чисталыкны, бар җирдә тәртип булуын ярата иде ул. Мин берәр эш эшләсәм әни гел: «Кызым, аргансыңдыр инде, ятып тор», – дия иде. Ятып торганымны хәтерләмим, әмма аның шулай диюе гел истә! Бөтен кайнаналар да әни кебек булса, матур гаиләләр күбрәк булыр иде тирә-юнебездә.
Без аның белән бергә концерт-театрларга, язучыларның юбилейларына йөри идек. Әни анда танышлары белән аралашып, рухланып кайта – бу җанлануы аннары берәр атнага сузыла.
Әни үзе дә бик матур, зәвык белән киенә, минем дә киенгәнне ярата иде. Яңа кием алсам, иң элек аңа киеп күрсәтәм. «Мондарак бас әле... Тегендәрәк бас... Менә булган!» – дип сөенә иде. Нинди кайнана улының хатынына кием алганы өчен мактап утыра әле?!
Безгә дә, оныкларына да әни гел: «Теләкне белеп теләгез һәм шул теләк-ниятегезгә омтылыгыз», – дия иде. Аннан үзен сөйли иде: «Мин гел өйдә нидер эшләгәндә, идән юганда «мәктәпне тәмамлагач, Казанга китсәм, укырга керсәм, зур кешеләр белән танышсам иде» дип тели идем. Барысы да чынга ашты менә!» Әйе, әнигә Мәскәүләргә барып, съездларда катнашырга, Гагарин Терешкова, Пахмутова кебек шәхесләр белән очрашырга, бергә фотоларга төшәргә, союздаш республикаларда чыгучы хатын-кыз журналлары редакторлары белән аралашып яшәргә, эшләргә насыйп булган. Ул моның белән бик горурлана иде. Үзенә шундый мөмкинлекләр биргән «Азат хатын» («Сөембикә») журналын бик ярата, һәр яңа санын көтеп ала иде. Башта үзе укып чыга, аннары: «Кызым, менә бу язмаларны һичшиксез укы!» – дип миңа бирә...
Гаиләнең дус-тату яшәвендә исә кода-кодагыйлар арасындагы мөнәсәбәт дә бик зур роль уйный диясем килә. Безнең әти-әниләр бер-берсен бик якын иттеләр. Көн аралаш телефоннан сөйләшеп торалар иде алар. Әти Казанга җыелышка киләсе булса, әниләргә кермичә китми. «Кодагый, мин кереп чыгам», – дип шалтырата. Әни бу вакыт лаеклы ялда иде инде – шунда ук нәрсә булса да әзерләргә керешә. Әти белән сүзләре бик туры килә иде аларның.
Кукмарага әниләргә кайтасы булса, бик нык әзерләнәләр иде алар: нинди күчтәнәч, кайдан аласын алдан ук хәл итәләр. Олыязда да шулай әзерләнеп көтәләр. Кич буе, хәтта иртәнгә кадәр сөйләшеп утыралар: уртак темалар, танышлар, хатирәләр күп... Әтиләрнең берсе – баянда, икенчесе гармунда уйный. Күңелле итеп җырлашып утыралар. Әни – кайнанам турында әйтүем – бик матур җырлый иде. «Җидегән чишмә», «Олы юлның тузаны» көйләрен яратып башкарды. Сабантуйга бер атнада Кукмарага кайталар, икенче атнада җыелышып Түбән Шөнгә китәләр... Кода-кодагыйлары белән ул күрешү-очрашуларны әти белән әни бүгенгәчә сагынып яшиләр.
Әти – кайнатам – кинәт китте безнең. Бер көн ятып авырмыйча. Өйдән гаражга машинасын төзәтергә барам дип кенә чыгып киткән иде... Бездә сиздермәскә тырышса да, әни аны югалтуны бик авыр кичерде. Әйтмәсә дә, күзләреннән күрергә була иде моны... «Бер-берегезнең кадерен белегез. Мин әтиегезнең кадерен белмәдем дия алмыйм, әмма барыбер үкенечләр күп», – дия иде ул. Алар икесе бер авылда туып-үскәннәр, бер мәктәпкә йөргәннәр, гомер буе бергә булганнар.
Әни Рушан белән кочаклашып, битләрен биткә куеп утырырга, озаклап сөйләшергә ярата иде. Бигрәк тә әтине югалткач. Андый минутларда аларны борчымаска тырыша идем: гел булмый бит алар. Әнинең мондый чакларда бәхетле икәнен күреп сөенәм. Нинди көнләшү ди?! Әгәр ир-ат әнисенә карата ягымлы икән, аны яратуын, аның белән горурлануын яшерми икән, хатынына да шундый ук мөнәсәбәт күрсәтәчәк. Бу бит күптәнге хакыйкать.
Әни табиб буларак миңа ышана, белгеч буларак дәрәҗәмне күтәрергә тырыша иде. Олыгая-олыгая кешеләр арасында авырулар турында сөйләшүләр күбәя. Әни телефоннан берәр танышы белән сөйләшкәндә, ниндидер чир турында сүз чыкса: «Ярый, киленем табиб бит минем, аннан сорармын», – дип бетерә иде. Һәм чынлап та сорый! Аннан әлеге танышына: «Менә шул белгечкә күренергә кирәк дип әйтте», – дип хәбәр итә. Шундый зурлап җиткерә моны! Үзенең дә күңеле була, теге кешенең дә.
Бәйрәмнәрдә ешрак бездә җыела идек. Ләйсән апаларга да барабыз. Табынга утыргач иң беренче сүзне гел әнигә бирә идек. «Туганлыкны бездән соң да дәвам итегез, бер-берегезгә терәк булыгыз», – дия иде ул. Нәкъ шулай яшибез хәзер дә... Әни сөйләргә бик оста иде. Ә мин үзем нидер сөйли башласам, күңелем тула, елыйм... «Кызым, синең күңел чишмәсе якынрак, шуңа елата», – дия иде әни.
«Кайнана белән ничек шулай тату яшәп була, серләрен өйрәт әле», – дип киңәш сорап килүчеләр булды. «Иреңне яратасыңмы?» – дия идем аларга. «Яратам!» – дип җавап бирәләр. «Әнисе булмаса, ул да булмас иде бит, һичьюгы шуның өчен кайнаныңны якын итәргә кирәк, – дия идем. – Ә бу яхшылыгың барыбер үзеңә әйләнеп кайтачак».
Без шәһәр читенә йорт салгач, әни күченергә теләмәде – балалар белән фатирда калды. Кунакка килсә дә, бер атнадан озак тормады – үзенә кайтырга ашыкты. Көн аралаш мин аның янына керә идем: җылысын тоярга, сөйләшеп утырырга... Аз гына күчтәнәчемә дә сөенә, чәй куярга ашыга... Ул сөйләшүләр шундый җитми миңа бүген. Сагынам...
Әни авырып киткәндә, Рушан Мәскәүдә иде. Операциягә кергәндә аны мин озатып калдым. «Рәхмәт, кызым, без бергә бик рәхәт яшәдек», – диде ул... Иртән: «Кан басымы төшә, тиз килеп җит», – дип шалтыраттылар. Реанимациягә янына кердем. Мине күргәч әни елмайды. Куллары салкын иде инде. Һәм шул минутта ул китте дә... Бер нәрсә өчен җаным тыныч: әнинең җеназасы моргтан түгел, өйдән китте, төне буе аның янында туганнары булды, догалар укылды. Ул бит мулла кызы – боларның барысы аның өчен никадәр әһәмиятле икәнен белә идем. Әгәр моны эшли алмаган булсам, үземне гомер буе гаепле санар идем.
...Безнең кавышу тарихын ишеткәч: «Син бит егетләр белән дә йөрмәгәнсең, кияүгә дә яратып чыкмагансың – сезне ярәшкәннәр генә», – дип әйтүчеләр булгалады миңа. Хәтта жәлләп карыйлар иде. Ә мин алай уйламыйм! Без Рушан белән бер-беребезгә бик туры киләбез. Электән әти-әниләр балаларына парны үзләре сайлаган. Барысы да искә алынган: нәселе, туганнары, авырулары... Һәм мин моны дөрес дип саныйм. Безнең әти-әниләр дә аек акыл белән, уйлап эш иткәннәр һәм ялгышмаганнар. Аллаһы Тәгалә безне шулай алар аша таныштырган, кавыштырган.
«Кайчак нәрсә дә булса эшләгәндә янымда әни торган сыман тоела», – дип әйтә иде әни. Мин дә шундый хисләр еш кичерәм хәзер. Әле менә аның рухына Коръән укытырга җыенганда, табын әзерләгәндә дә шулай булды: әни янымда – аш бүлмәсендә басып тора, аз гына борылырмын да аны күрермен кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
5
0
Искиткеч матур хикэя,кунеллэрем тулды,рэхмэт,мондый язмалар кубрэк булсын иде.
0
0
1
0
Искиткеч җылы мөнәсәбәт,бер берсенә хөрмәт.Болар бар да тәрбия нәтиҗәсе.Сокланырлык,гыйбрәт алырлык гаилә.Мин дә киленнәремне,алар минем өчәү, бик яратам,хөрмәт итәм.Һәрберсенең уңай якларын күрәм,бәялим һәм аларга рәхмәтлемен.Ә аларның миңа мөнәсәбәтләре-һәрберсенең үзләренең гаиләсендә әни-әтиләренең тәрбия нәтиҗәсе.Гаиләдә балаларда, кешегә карата хөрмәт,кешене санлау тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм.
0
0
2
0
Хикәя генә тугел, бу чынбарлык. Киленнәрне, кайнәни кайнәтиләргә бик зур урнәк алырлык гаилә.
0
0
1
0
Искиткеч хатирэ. Эйе, Венера апа да, Василий абый да ихтирамга лаек ккешелэр. Эсэрне укыганда кечкенчагыма кайткан Кук булдым. Гыйлем апа, Фаиз абый безнен сул як куршелэр иде. Лэйсэн бн уйнап йоргэн вакытлар искэ тоште. Нократ Аланы, Тубэн-Шон. Элфия.
0
0
0
0
Изге кайнана.
0
0