Кузгалдык!.. Мең чакрымнан артык юл узасыбыз бар. Тәүлеккә якын! Якташларым – кайбычлылар белән Төмән өлкәсе Түбән Тауда районы Киндерле авылына барырга юлга чыктык. Күңелдә ниндидер бер дулкынлану, аңлатып булмый торган хис.
Сөенеч! Миндә генә түгел, барыбызда да. Киндерледә узган гасыр башында безнең районның Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Олы Кайбыч, Чәчкаб авылларыннан күчеп китүчеләрнең оныклары яши бүген. Инде өченче, дүртенче буыннар. Алар инде Кайбычтан еракта – Себер җирендә туганнар, ул – аларның туган ягы. Әмма безнең тамырлар бер! Төрле сәбәпләр аркасында өзелгән, югалган шушы туганлык җепләрен барларга, яңартырга, ныгытырга дип кузгалдык без юлга.
Шәрәфетдин абый
Минем үземнең Киндерлегә инде икенче баруым. Безнең дә туганнар – нәселебезнең зур бер тармагы яши анда. 1921 елда, ачлыктан качып, бабамның бертуган апасы Гайникамал һәм җизнәсе Закир гаиләсе дә Себергә күчеп китүчеләргә иярә. Авыр вакытлар узгач, бәлки, кайтырбыз дип киткәннәрдер, әмма аларның язмышлары шунда була – төпләнәләр... Киндерледә туганнарыбыз барын без кечкенәдән белеп үстек.
Әле шушы юлга чыгар алдыннан әтидән сорыйм: «Күпләрнең элемтәләре өзелгән, безнеке ничек сакланды икән ул?» – дим.
– Гайникамал апаның улы Шәрәфетдин абыйга рәхмәт, – диде әти. – Ул армиядә безнең яктан бер егет белән бергә хезмәт иткән. Шул егет аңа Кече Кайбычтан бер кызның адресын бирә – алар хат алыша башлыйлар. Элек солдат егетләрнең бер белмәгән кызларга хат язу гадәте бар иде... Авылыбызның исемен Шәрәфетдин абыйның, әлбәттә, ишеткәне булгандыр: «Кече Кайбычта безнең туганнар яшәргә тиеш», – дип яза ул теге кызга. Шулай итеп безне таба. Аңардан беренче хат килгәнен хәтерлим әле – мәктәптә генә укый идем. Җавапны гел миннән яздырдылар. Солдат хезмәтен бетереп, Шәрәфетдин абый безгә кайтып төште...
Аннан соңгыларын инде мин дә беләм: Шәрәфетдин абыйның улы Мәгъсүм абыйның Казан ветеринария институтында укыганда безгә кунакка кайтуын, бер җәйне: «Без – сезнең туганнар!» – дип, Рушан абыйның (Гайникамал кызы Рабига апаның улы) хатыны Рәмзия апа белән әниләргә килеп керүен, әти белән әнинең Киндерлегә кунакка баруларын...
Егерме еллар элек миңа Төмәнгә командировкага барырга туры килде. Ә Төмәннән Киндерлегә кадәр йөз чакрым да юк... И-и, матур очрашулар булды ул чакта! Әле Гайникамал апаның Кайбычта туып киткән кызы Разия апа, аның сеңлесе Рабига апалар исән иде – аларны күрергә өлгердем.
Юл
Бөтен район исеменнән менә шулай Киндерлегә бару теләге юктан гына тумады. Бер ел элек Киндерле урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Кайбычта булып китте. Нәсел тамырларын эзләп йөрүләре иде... Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә ханым Калиева гына Әминә һәм Хәлимә исемле тәтәләренең Рәчәйгә (туган якка кайтуны алар шулай дип әйткән) кемнәргә кунакка кайтуларын белеп китте. Калганнар ерак әби-бабалары туган авыл урамнары буйлап узуны дә бәхеткә санады. Саубуллашканда: «Инде сезне Киндерледә көтәбез!» – диделәр.
Менә ул көн җитте. Автобус тутырып Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, редакцияләр җибәргән бүләкләрне алып барабыз: китаплар, газета-журналлар, уку әсбаплары... Чәкчәк, мәтрүшкә... Автобуста тагын юка исе! Юка – Кайбычның бренды ул! Аны иң оста пешерүчеләр Кошман авылында яши. Аш-суга оста өч ханым пешергән кырык юка алып барабыз күчтәнәчкә. (Дөресрәге – утыз тугызны: түзмәдек, берсен юлда бүлешеп ашадык.)
Озын юлны һәрвакыт кызыклы әңгәмәләр, сөйләшүләр кыскарта. Делегациябезнең җитәкчесе – күп еллар буе район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Рәмис Хәялиев. Кайбыч төбәгенең тарихын яхшы белә – аны тыңлыйбыз. Аннан кабат бер сорауга әйләнеп кайтабыз: «Ул чакта, бер гасыр элек безнекеләр ничек, нинди юллар белән Киндерлегә барып җитте икән?»
...1906–1908 нче елларда – Столыпин реформасы гамәлгә кергән вакытта Кайбычтан Шәмсетдин Минкашев дигән кеше бу тирәләргә килеп чыга. Карап, өйрәнеп, күзәтеп йөри. Урманда – агач, кырда – печән, суында балык күп. Сыерлар көтүдән кып-кызыл мөгез белән кайта, димәк, җиләк тә күп... Кайбычтан үзе белән ун гаилә ияртеп, кире килә ул. Ир-атлар мондагы муллыкка кинәнә, ә хатыннары сагыналар: «Нигә безне бу черки оясына алып килдегез, китик!» – дип зар елыйлар. Аннан 1921 ел җитә – Идел буенда ачлык башлана. Киндерлегә күченүчеләрнең икенче төркеме килеп төшә – авылда яңа бер урам барлыкка килә.
Юк, аларны монда беркем дә кочак җәеп көтеп тормаган. Башка авыллардагы кебек Киндерледә сәнәк белән каршы чыкмасалар да, себер татарлары хәтта балаларын казанлылар (Татарстаннан күченеп килүчеләрне бүгенгәчә шулай атыйлар) белән аралашудан тыйган, улларын өйләндермәгән, кызларын кияүгә бирмәгән. Безнекеләр дә алар белән кушылмаска тырышкан. Әмма вакыт үзенекен итә.
«Сез немец авылыннанмы?»
Киндерле (русча – Киндер) – Төмән өлкәсендә иң кызык исемле авылларның берсе санала. Ишетүгә, башка милләтләр шунда ук «киндер-сюрприз» шоколадын искә төшерә. Кайдан икәнне белгәч: «Сез немец авылыннанмыни?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә күп икән. «Андыйларга, «басымны икенче иҗеккә куеп әйтергә кирәк» дип җавап бирәбез», – диләр.
Бер бәйгедә «Түбән Тауда районының иң матур авылы» дип табылган. Дөрес, анда йортлар, капка-коймалар безнең яктагы кебек буялмаган. Йортлар зур, урамнар төзек, капка төпләре чиста.
Авыл белән танышуны мәктәптән башладык. Укытучылар безне... юка белән каршылады! Кайбычтан рецептын алып киткәннәр иде. Пешергәннәр!
Киндерле мәктәбе – райондагы этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең берсе. Анда 51 татар, 56 рус һәм 5 үзбәк баласы белем ала. Иң авырткан җир аларда да тел мәсьәләсе. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә, әлбәттә. Әмма тәнәфесләрдә балалар русчага күчә. «Укучыларның монда гаебе дә юк. Күрше рус авылларында мәктәпләр ябылды да, андагы балалар безгә килде. Авылга берничә рус гаиләсе килеп урнашты – хәзер балалар бакчасында ук русча сөйләшә башладылар». Элек балалар бакчасыннан мәктәпкә килүчеләрне рус теленә өйрәтергә кирәк булган, хәзер, киресенчә, татар теленә. Тик атнага бер сәгать кергән дәрестә нәрсәгә генә өйрәтергә, нәрсәгә генә өлгерергә? Укучыларга туган телләрен оныттырмау өчен барысын да эшлиләр: класстан тыш чаралар татар телендә бара, һәр җәйне Киндерле мәктәбе укучылары, районның татар авыллары буйлап йөреп, балалар һәм өлкәннәр өчен Сабантуй бәйрәме оештыра.
Ачык дәрескә кердек. Дәреснең темасы – «Себер – үз җирем» дип атала, ул шагыйрь Шәүкәт Гаделша иҗатына багышланды. Нигә нәкъ шушы шагыйрьгәме? Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023) Шәүкәт Гаделша – аларның якташы. Киндерледә аны Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин дип беләләр.
Ул – аларның горурлыгы! Якуб Зәнкиевтән соң Себердә туган язучылар арасында Тукай премиясенә лаек булган икенче кеше. Беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый, алар «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Бабасы Гишам дүртенче буын мулла була. Себергә күчеп килгәч тә Яңа Болгар авылында мулла вазыйфасын башкара, күн остаханәсе, ат, сарык көтүләре тота. Әтисе Гаделша Бөек Ватан сугышында катнаша, санитар, немец теленнән тәрҗемәче булып хезмәт итә. Фронттан кайткач, Киндерледә төпләнә – көтүче, фермада каравылчы булып эшли. Гарәп, немец, чуваш, татар, рус телләрен яхшы белгән. Укырга бик теләсә дә, репрессияләнгән мулла баласы булгач, махсус белем дә, һөнәр дә ала алмый. Аның бу хыялын алты баласының иң өлкәне – Шәүкәте чынга ашыра.
Мәчет
Киндерледә беренче мәчет XVIII гасыр ахырында төзелә. Безнекеләр килгәндә ул агач мәчет шактый тузган була инде – 1914 елда яңасын төзи башлыйлар. Совет власте урнашкач, мәчетне башта балалар бакчасы, аннан авыл клубы итеп үзгәртәләр. Манарасын исә әле 1962 елның язында гына кисәләр. «Знание» атеистлар җәмгыятенең өч вәкиле «искелек калдыгын» ликвидацияләү турындагы карарны тотып авылга килә, бинаның тәрәзәләренә такта кага... Бу йортта кабат Коръән сүрәләре яңгырар дип инде берәү дә өметләнми...
1997 елда мәчетне яңартырга тотыналар һәм 2002 елда тантаналы төстә ачалар. Авыл өстенә ярымайлы манара күтәрелә. Ул чакта Түбән Тауда районы хакимияте башлыгы булып эшләгән авылдашлары Зөфәр Әхтәриевнең дә ярдәме зур була. Имам итеп яңа гына мәдрәсә тәмамлаган Сәлимҗан Самадовны чакыралар. Аның гаиләсенә зур йорт салып бирәләр.
Шулай туры килде – без Киндерледә җомга көнне булдык. Кайбычлар килгән хәбәрне ишетеп, очрашуга кайтучылар башта мәчеттә җомга намазын укыды. Киндерледә ул көнне азанны Кайбыч мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әйтте. «Мондый азан ишеткән юк иде әле», – диделәр.
Һәйкәл
Киндерле – сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл куелган бердәнбер авыл Түбән Тауда районында. 1937 елның 14 декабре авыл тарихына кара хәрефләр белән языла. Ул караңгы төндә аларның иң булдыклы, иң тырыш ун авылдашын өйләреннән алып чыгып китәләр. Шуннан соң алар эзсез югала... Туганнары: «Исәннәрдер, хәбәр генә бирә алмыйлардыр» дип уйлый... Озак еллар узгач кына билгеле була: Төмәндә аларны берничә көн подвалда тотканнар һәм... алып чыгып атканнар.
Сәяси дошманнарны юк итү планын үтәү хакына...
Һәйкәлдә укытучы, Киндерле урта мәктәбенең элеккеге директоры Алсу Латыйпова бабасының исеме дә язылган. Менә ниләр сөйләде ул.
– Сабир бабайдан әтием Хатыйп 6 яшьлек булып калган. Алып чыгып киткәндә бабай аның белән бүрекләрен алышкан. Ул бүрек күптән тузган, ә әтинең йөрәгендәге җәрәхәт беркайчан бетмәде. Ул аны көн саен искә төшерә иде. Гомерен әтисенең истәлеген сакларга, исемен акларга багышлады дисәм дә дөрес булыр... Бу һәйкәл 1996 елда ачылды. Әти өчен һәйкәл генә түгел, әтисенең кабере кебек булды бугай ул. Безнең төп йорт шушы урамның аргы очында, көнгә өчәр тапкыр: «Әтигә барам әле», – дип, өйдән чыгып китә иде. Һәйкәл артындагы паркка 500 дән артык агач та аның тырышлыгы белән утыртылды. Яз саен туганнар белән һәйкәл тирәсен җыештыруны мин үземнең бурычым дип саныйм. Күңел тынычланып кала...
Һәйкәлдәге исемнәр арасында бер хатын-кыз да бар. Факия Шәмсетдинова ул көнне авылга бәбидән котылган әнисенең хәлен белергә кайткан була...
Бер очрашу – бер гомер
Киндерледә ул көнне һәр гаилә үзенең нәсел тамырларын искә төшерде – әби-бабаларын барлады.
...Әбием Хәдичә – Олы Кайбычтан, ә Хафиз бабам – Бәрлебашыннан. Әбием 5 яшьлек кенә булып килгән, әмма елгага төшүне гел «Бәрлегә төшеп менәм» дип сөйли иде. Аның нигә шулай әйтүен, Кайбычта Бәрле елгасы агуын без белмәдек тә... Әбиләр туган якларын гомер буе сагынып яшәгәннәр, хатлар алышканнар.
Ә әниләр буынында андый җирсү инде булмаган: алар буынында элемтәләр өзелгән. (Фирдәвес Алиева.)
...Әнием Разия Олы Кайбычта туып килгән. Әтием ягыннан Хәерлебәнат әбием белән Закир бабам – Кече Кайбычтан. Мин белгәндә бабай Киндерледә мулла иде. Сиксәненче еллар ахырында әти белән әнигә Кайбычны күрсәтеп килдем. Оныгым Алик армиядән кайткач тагын барып чыгарбыз әле. (Рәсимә Хәбибуллина.)
...Минем Рәхимә тәтәм дә үзен Кече Кайбычтан дип әйтә иде. Аның әтисе Борхани 1904 елда туган. (Асия Әхтәриева.)
...Әтинең әтисе Өметбай бабай Кайбыч ягыннан килгән. Монда килгәч башка хатынга өйләнгән – безнең әтиләр туган. Кайбычта беркемне белмибез – әбиләр сөйләгәнне язып калмаганбыз. (Әлфирә Кәлимуллина.)
Безнең килү Киндерле өчен зур вакыйга булды. Авыл клубындагы очрашу вакытында да: «Андагы туганнарны белсәк-белмәсәк тә, безнең тамырлар Кайбычтан», – диделәр.
Бар да кирәк!
Анда утын күп, печәнне теләгән кадәр чабып алырга була, дип килгән безнекеләр. Себер җире аларны ачлыктан, ялангачлыктан коткарган. Әйе, монда тормыш бөтенләй башкача булган. «Күзең күреп, керфегең кыймылдаганда бар да кирәк», диләр Киндерледә.
Рушан абый Әхтәриев сөйли: «15 кубометр утын салырга билет биреп чыга иде лесник. Шул билет белән ким дигәндә 30 кубометр әзерлисең инде. Утынга кече сазга яки зур сазга бара идек. Сазда үскән каеннар 20 градус салкында шалкан кебек кенә ярыла – юка балта белән бер генә сугасың. Ярасың да, тамгаңны куеп, шунда өеп калдырасың. Кеше бер-берсенекенә тими иде. Печәнгә дә тимиләр: кәгазьгә фамилия язып, шуны тал чыбыгы белән кибән эченә тыгып куя идек. Кыш көне, кар яугач кына зур чаналар белән алып кайтабыз. Ул чакта һәрбер йортта терлек күп иде.
Безнең печәнлек янында, су эчендә кура җиләге үсә иде – итек киеп, шуны җыярга керәбез. Әниләр аннан как коялар, кайнатма ясыйлар. Бер җәйгә унар чиләк кыр карлыганы җыя идек.
Кайбычлар ул чакта авыз итеп карау түгел, күз белән дә күрмәгән мүк җиләге, нарат җиләге үсә Киндерледә. Саз авылларындагы кебек сату өчен түгел, үзләре өчен генә җыялар. Мүк җиләген алар «чия» ди. («Элек кышка икешәр чиләк чия җыя идек. Аңардан вак бәлеш пешерәбез, компот, морс ясыйбыз. Хәзер берәр чиләк сатып кына алам. Сезонында килограммы 200–300 сум тора. Нарат җиләге бераз кыйммәтрәк», – ди мәктәп хезмәткәре Фазилә Гыйльманова.)
* * *
...Бер-беребезгә сөйлисе сүзләрнең, бүлешәсе хатирәләрнең очы-кырые юктыр кебек. Әллә кайчан таныш булган якын кешеләр очрашкан кебек. Кан тарту шулай була торгандыр... Киләсе очрашу-сөйләшүләр өчен инде бер гасыр үткәнен көтмәбез. Хушлашмыйбыз, саубуллашабыз гына!
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк