– И-и, кара әле моны, ирен яклап утыра! Синеке генә әүлия булыр инде!
Төшке ашка туктап чәй эчкән арада ирләрнең чит хатыннарга тәкатьсезлеге турында сүз чыкты да, бар да бердәм булып ирләрне яманлый башлады. «Бөтен кешене бер кысага кертмәгез инде», – дигән иде Гөлфия, Фирая аңа ырлап ябышты.