– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
Роза ханым Садикованың исеме Кама аръягы районнарында күпләргә таныштыр. Иң беренчеләрдән булып Түбән Камада шәхси нотариаль конторасын оештырып җибәргән кеше ул. Татарстан Республикасы нотариаль палатасының вице-президенты булып торган, Татарстанның атказанган юристы дигән мактаулы исемгә ия. Тик безнең сүз аның яраткан һөнәре турында түгел шул әле. Телдән дә, уйдан да китмәгән улы Илшат турында.
– Үткәннәргә борылып карагач, тагын да ныграк аңлыйсың: Илшат яшәргә ашыккан безнең. Аңа бөтен нәрсәне белергә, күрергә, һәр яңалыкның эчендә кайнарга кирәк иде. Чит илгә укырга чыгып киткәндә аңа нибары 15 яшь иде. «Кызганыч, мәктәптә инглиз теле укымадыгыз, Англиядә белем алу мөмкинлеге бар менә», – дип, болай гына кайтып әйткән идем. Ә ул кай арададыр репетитор табып, ай ярым эчендә телне чарларга өлгерде һәм китеп тә барды.
Оксфордта укыды, башта тел өйрәнде, аннан колледжга керде. Монда мәктәптә чакта ук футбол белән шөгыльләнде, Англиядә дә аны колледж командасына алдылар. Әмма бер уен вакытында тезен авырттырды. Футбол да уйный алмагач, кайтам дия башлады. Китәргә ничек омтылган булса, кайтырга да шулай ашкынды. Сагына иде, билгеле...
Укуын Мәскәүдә, экология колледжында дәвам итте. Колледж исеменнән инглиз телендә чыгыш ясарга Америкага җибәрделәр. Майами газеталарының берсенә язып чыкканнар, бу мәкалә минем турында, дип алып кайтып күрсәткән иде. Берсендә без аның белән икәү урманга бардык. Ул шунда һәр агач, һәр үлән турында шулкадәр мавыгып сөйләде – шаккаттым. Бу аның һөнәре икән, дидем. Әмма укуын тәмамлаганда ул: «Мин юрфакка керәм», – диде. Үзе шулай хәл итте. Керде! Бер ел укыгач, кайтты да: «Мин армиягә китәм!» – диде. «Укыган җирдән алмыйлар лабаса...» – димәкче идем, шунда ук туктатты: «Әнием, каршы төшмә, мин инде хәл иттем», – диде. Китте! Әйткәнемчә, яңалыкка омтылу көчле иде аңарда. Бик эрудицияле кеше иде: нәрсә турында сүз чыкса да, аңа кушыла, фикер әйтә ала иде.
Ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң кайтып укуын дәвам итте. Соңгы курста укыган чагы иде. Май бәйрәмендә мин аның янына Мәскәүгә бардым. Дипломын инде язып бетергән. Бергә укып чыктык та, ул аны диплом җитәкчесенә тикшерергә биреп калдырды, үзе исә Испаниягә ялга китеп барды...
Фаҗига шунда – Испания отельләренең берсендә була. Абыйсының балалары белән бассейнда әвәрә килгән Илшат аларга суга сикереп күрсәтмәкче була. Һәм башы белән бәрелә... Муен сөяге сына...
Бу хәбәрне ишетүгә Роза ханым юлга кузгала. Илшат яткан госпиталь сукмагын таптау башлана: реанимациягә иртән – бер, кич тагын бер сәгатькә кертәләр. Улы комада... Аның инде аякка баса алмаячагын табиблар килүгә үк әйтә. «Могҗиза булырга мөмкин бит?!» – ди ана өметләнеп. «Сез нәрсә белергә тиеш булсагыз, без инде барысын да әйттек...»
Чит-ят җир булу өстенә тел белмәү бар бит әле! Әмма Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәрдәй яхшы кешеләрне атлаган саен каршысына чыгарып тора. Россиядә, Санкт-Петербургта укып кайткан – русча белгән бер табиб табыла госпитальдә. Роза ханым белән бер отельдә туктаган украиннар – ирле-хатынлы бер пар күп вакыт тәрҗемәче ролен үз өсләренә ала. Отель хуҗасы хәсрәтеннән кара көйгән ананың көн саен кереп хәлен белешә: «Улыгыз бүген ничек? Алга китеш бармы инде? Сезгә ничек ярдәм итик?» – ди. Ул Роза ханымны отельдә бушлай тота, хәтта ашау-эчү өчен дә түләү алмый. Соңрак аларны аэропортка да үзе озата.
Һәр көне бер гомер булып тоелган бер ай... Ниһаять Илшат күзләрен ача!
– Мине таныйсыңмы? – ди әнисе куркып кына.
– Әлбәттә, таныйм, әнием. Син бит һәрвакыт янымда булдың...
Соңыннан сөйли: комада ятканда ул үзен гел каядыр йөргән итеп тойган икән – поездда, автобуста, машинада... «Ә син, әни, гел минем белән булдың», – ди ул.
– Аңына килгәч, Илшатка операция ясадылар. Инде өйгә кайту турында уйларга кирәк иде... Тик аны санитар самолетта гына алып кайтып була иде. Коллегаларыма рәхмәт, алар булышты ул чакта... Мәскәүдә аэропорттан «Ашыгыч ярдәм» машинасы безне туп-туры клиникага алып китте. Комада булган кешеләргә трахеостомия ясыйлар: Илшат та әле махсус көпшә аша гына сулый, пышылдап кына сөйләшә иде. Иң беренче сөенеч – аның мөстәкыйль сулый ала башлавы булды. Үз хәлен аңлый иде ул, әлбәттә.
Аңлау – бер нәрсә, тик кабул итү... Ул катлаулы чорны да уздык. Аны узарга кирәк иде... Дәвалаудан бигрәк, Илшатның хәлен азмы-күпме җиңеләйтү мәсьәләсе тора иде алда. Бер тормыш рәвешеннән икенчесенә – менә мондыена күчү коточкыч катлаулы... Ул арада дәүләт имтиханнары җитте. Олы улым да юрист минем, имтиханнарга абыйсы Рәшит әзерләде аны. Коляскага утыртып алып бардык. Барысын да «бишле»гә тапшырды. Соңрак Илшат үз һөнәре буенча эшләде – онлайн-консультацияләр уздырды.
Тормыш бер эзгә төшә дип әйтү дөрес булмас, ул – дәвам итә. Дикуль сәламәтләндерү үзәгенә йөри башлагач, Илшат беренче тапкыр әнисенә Гөлфия турында әйтә. «Аны күрәсем килә...» – ди.
Гөлфия белән алар Чалпыда – әнисенең туган авылында танышалар. Җәй көне була бу. Кибеткә озын буйлы, чибәр бер егет килеп керә. Гөлфия барысын да күрергә өлгерә: аның өстендәге ак күлмәген дә, үз-үзен тотышын да, елмаюын да... Тик кыз гына түгел, санаулы мизгелләр эчендә егет тә күпне күрергә өлгергән икән. Нидер алып кибеттән чыгып барганда ул кинәт кире борыла һәм сатучы кызга: «Ә мин сезне кичкә каһвә эчәргә чакырыр идем», – ди...
Авыл җире өчен шундый көтелмәгән тәкъдим була бу! Әмма Гөлфия егетнең бу тәкъдимен тиз генә кабул итми әле. Ниһаять аңлашалар... Ул чакта Азнакайдан киткәндә Илшат: «Көт, мин сине тиздән кайтып алам!» – дип саубуллаша.
Һәм... югала!
Ул чакта Гөлфия бары бер нәрсәне генә уйлый алгандыр: «Китте дә онытты! Вәгъдәсендә тормады...» Язмый, шалтыратмый, номерын ничә җыйсаң да, телефоны һәрвакыт «не доступен»... Тәвәккәлләп, Илшатларның авылдагы туганнарына сүз катканда инде фаҗигадән соң берничә ай узган була.
– Илшат Гөлфия турында сүз кузгаткан көннәрдә, авылдан Гөлфиянең дә аны эзләвен хәбәр иттеләр. Илшатның нинди хәлгә тарыганын җиткергәннәр, билгеле... Чалпыга исә без әле бер елдан соң гына кайта алдык. Илшатка авыл һавасы кирәк дип. Ул инде коляскада, бик әйбәт «сиделка» да таптык – Азнакайга да бергә кайттык. Без анда булганда төп йортка бөтен туганнар җыелды. Илшатның бу хәлендә Гөлфиягә күренергә куркуын белә идем, әлбәттә. Мин киткәч, туганнар аларны барыбер очраштырганнар...
Илшат белән Гөлфия күрешәләр һәм кавышырга карар кылалар.
– Алар өйләнешәбез дигәч, сеңлем Альбина белән Гөлфияләр өенә бардык. Ике әни кеше буларак, әнисе белән ачыктан-ачык сөйләштек. Икенче берәүләр булса, Гөлфиянең бу карарын ишеткәч, аңа кул селтәр, бу адымга барсаң, кызым дип тә әйтмибез, диярләр иде. Болар алай түгел! Булачак кодагый Гөлфиягә бер генә сорау бирә: «Хәзер риза булып, аннары кире уйламассыңмы, Илшатны авыр хәлдә калдырмассыңмы?»
Гасимәгә караган саен шаккатам – шулкадәр зирәк хатын ул. Кода белән өч кыз үстереп, бөтен тормышларын аларга багышлаганнар. Гаҗәеп эшчән, дус, тату гаилә. Гөлфия дә төшеп калганнардан түгел: кыю, тәвәккәл, Илшат кебек үк мөстәкыйль, бик тырыш. Үз сүзен әйтә белә. Аңардагы ихтыяр көченә сокланып туймыйсың. Ә күңелендәге яратуның зурлыгын күрсәгез!
Никахлары да, туйлары да Мәскәүдә була. ЗАГСка гариза бирергә Гөлфия белән Роза ханым икәү баралар. Гаризаны бик озак алмыйлар: Гөлфиянең бу адымга үзе теләп баруына ышанмыйлар.
Бергә яши башлагач, Гөлфия иң элек: «Безгә «сиделка» кирәкми, Илшатны үзем карыйм», – ди. Карый! Бөтен барлыгын иренә генә багышлый: бу тренажердан соң кайсысында шөгыльләнәсең, бу күнегүдән соң кайсын ясыйсын – барысын белә. Бер ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, андагы фатирларын арендага тапшырып, Чаллыга кайтып урнашалар. Алар күченгәнче, Роза ханым яңа фатир алып, махсус проект буенча аны улына яшәргә уңайлы итеп көйли.
– Гөлфия килгәч, Илшатның тормышы үзгәрде, әлбәттә. Беренче урынга Гөлфия чыкты, мин арткарак чигендем. Сүз саен телендә хатыны иде: ул нәрсә әйтер, аңа ошармы, яратырмы... Гөлфия каядыр барып килгәндә, Илшат янында мин яки сеңелләре калып торабыз. Бераз гына вакыт узуга, Илшат: «Бигрәк озак... Нигә һаман кайтмый икән ул?» – дип борчыла башлый. Аңарда яшәү теләге барлыкка килде! Минем дә инде улым өчен җаным тыныч иде. Карап тору да рәхәт иде аларга. Бер-берсен яратулары шундый сизелә иде. Көчле ярату иде ул! Шул ярату аркасында кушылдылар да бит алар... Икәү сөйләшеп туймыйлар! «Илшатның сөйләгәнен тыңларга яратам, ул бит шундый күп белә», – дия иде Гөлфия.
Бәхеткә күмелгән озын-озак биш ел була ул. Тренажерларда шөгыльләнүнең нәтиҗәсе күренә – Илшатның бер кулы аз гына булса да хәрәкәтләнә башлый. Электроколяскасы белән үзе идарә итә. Бер кул белән компьютерда эшли. Гел үзенең чире турында укый: бу диагнозга кагылышлы бөтен яңалыклар белән танышып бара. «Медицина гел бер урында тормый, барыбер нәрсә булса да уйлап табачаклар», – дип өметләнә. Кызлары Лиананы өзелеп ярата. Башта әтисе белән икәү инглиз телендә санарга өйрәнәләр, аннары сүзләргә күчәләр. Укырга да инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәпкә бирәләр. Дәресләрне гел икәү әзерлиләр. Лиана бүген инде студент, киләчәген телләр белән бәйләгән икән, бу – әтисенең дә тырышлыгы...
Алар беркайчан да дүрт стена эчендә бикләнеп утырмыйлар: машиналары Илшат өчен көйләнгән – утыралар да чыгып китәләр. Санкт-Петербургта йөреп кайталар. Илшаттагы яңа җирләр күрергә омтылу теләге Гөлфиягә дә күчә.
Ә аннары... Аннары Илшат кинәт авырып китә. Мәңгелеккә аерылганчы, аларга язмыш бүләк иткән тагын 40 көн бар.
– Казанда, Республика клиник хастаханәсендә ятты Илшат. Диагноз куя алмадылар. Гемоглобины кырыкка кадәр төшеп бетә, кан салып күтәрәләр. Аз гына тора да, тагын төшә. Шуның сәбәбен таба алмадылар... 40 көн буе тикшерделәр аны, нинди генә тикшеренү узса да, әйбәт, диделәр. Нәрсәдән дәваларга белмәделәр...
Гөлфия табибларга гел бер сорауны бирде: «Ул бит яшәячәк?» 40 көн буена Илшат яныннан бер көнгә түгел, бер сәгатькә дә китмәде. Мин аны хәтта юынып килергә дип тә җибәрә алмадым – шундагы душта гына коенып чыга иде. Һәр көнне иртән нәрсәдер пешерәм дә яннарына барам. Инде Германиядәге бер клиника белән элемтәгә кергән идек, тик Илшатның хәле юлга алып чыгарлык булмады...
Гемоглобины бөтенләй күтәрелми башлагач, реанимациягә күчерергә кирәк, диделәр. Без кичтән аның янына икәү кердек. Бераздан Илшат: «Әни, без икәү генә калсак ярыймы?» – диде. «Әлбәттә», – дидем. Гөлфия аның янында булганда ук Илшатның хәле авырайган. Табиблар: «Сез чыгыгыз инде», – дип сораганнар. Гөлфиядән соң озак тормаган инде ул, өзелгән. Әмма безгә бу хакта иртән генә хәбәр иттеләр. Телефонны мин алдым. Ул болай да гел кулда иде инде... Алар озак сөйләшеп тормый: «моргта», диделәр дә куйдылар. Бу хәбәрне ишеткән ул минутларны сөйләү түгел, искә төшерү дә авыр...
Роза ханымны ул чакта эш коткара. Әмма бит кичләр бар. Төн бар! Күзен йомса, Илшаты исән шикелле, ачса – юк. Бик озак улының «әни» дип дәшкән тавышы эзәрлекли... Бер ел буе һәр көнне елауга йөрәге, билгеле, чыдамый. Операциядән соң гына: «Алга таба яшәргә кирәк», дигән уй белән килешә.
Ә Гөлфия... Илшатны алып киткән 11 сентябрьдә вакыт аның өчен туктап кала.
– Унбер ел булды менә... Исән булса, улыма быел 44 яшь тулган булыр иде… Илшатны искә төшерүгә хәзер дә күзләренә мөлдерәп яшь тула Гөлфиянең. Бүгенгәчә яратуы һәр сүзеннән сизелә. Ул бүген дә безнең гаилә әгъзасы. Чалпыдагы йортыбызда аларның Илшат белән үз бүлмәләре бар иде. Нәселебез – зур, җәйгә бик күп җыелабыз, әмма алар бүлмәсенә берәү дә керми, ул Гөлфиянеке генә...
Бөтен кеше аңа: «Киләчәк турында уйларга вакыт», – ди. Юк, ул әле Илшаттан китә алмый... Илшатны җирләгәннән соң бер ел узгач кына эшкә чыгарга күндерә алдым мин аны. Төзелеш институтын тәмамлаган иде ул. Тик үз һөнәре буенча урнаша алмады. Нотариус конторасында эшли башлады. Яңадан укырга керде – юрфакны тәмамлады. Эшләп укыгач, мәшәкатьләре артты, шул чакта гына хәсрәтеннән азрак айный башлады. Эшен хәзер бик ярата, аннан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм, ди. Әйткәнемчә, бик тырыш безнең Гөлфия. Аннары ул искиткеч җитез! Кул астымда бик күпләр эшләде бит, чагыштыра алам – Гөлфия кебекләр сирәк. Кеше уйлап бетергәнче, ул эшләп тә куя.
Һәр елны 11 сентябрьдә Илшатларда җыела алар: ул көнне Коръән ашы үткәрелә, Илшат рухына догалар кылына. Гөлфия ул көнне башкалардан да ныграк көтеп ала, чөнки табында тагын шигырь дә яңгыраячак. Илшатның әнисенең сеңлесе Альбина апа Мортазина ел да язып алып кайта аны. Ул шигырь юлларында – Гөлфиянең иксез-чиксез сагынулары, сагышы, әйтеп өлгерә алмаган сүзләре... Илшатның кабере өстендәге юллар да шул шигырьләрдән:
Бер тын, бер җан идек синең белән,
Югалтуым газапларын үзем беләм.
Якты бер нур балкып калды сыман
Син аерылып күккә күчкән җирдән.
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең,
Мең газабы диләр бер рәхәтнең.
Барысын татыр өчен сине биргән,
Шуның өчен Аллаһыма рәхмәтлемен.
– Миңа кергәне юк, ә Гөлфия Илшатны төшләрендә күргәли. Ул, гомумән, Илшат аларга гел булышып тора дип саный, шулай тоя. Аңа шулай яшәү җиңелрәк бугай... Моны эшендәгеләр дә белә. Эшләр күбәеп киткән чакта, хезмәттәшләре: «Ярый сиңа булышырга Илшатың бар, безнең бит ул юк», – диләр икән. Җибәр инде иреңне үзеңнән, дип еш әйтәләр Гөлфиягә. «Китми икән, димәк, ул үзе теләми», – дип җавап бирә ул. Аның үз карашы... Унбер ел бик озак гомер югыйсә... Әмма улымны бәхетле иткәне, хөрмәтләгәне, бүгенгәчә яратудан туктамаганы, аңа тугры булганы өчен мин Гөлфиягә бик рәхмәтле!
...Мин үзем бу тарихны беренче тапкыр ишеткәч, шунда ук Джоджо Мойесның «До встречи с тобой» дигән китабын искә төшердем. Бәлки, сезнең дә аны укыганыгыз яки фильмын караганыгыз бардыр. Кыскача гына эчтәлеге болай: Луиза исемле кыз яңа эшкә урнаша: аны урында ятучы бер егеткә «сиделка» итеп алалар. Уильям – шактый бай гаиләдән. Ике ел элек аны мотоцикл бәрдереп киткән. Ул нибары башын селкетә, сөйләшә генә ала, бер кулы аз гына хәрәкәтләнә. Нәкъ Илшатныкы кебек... Әмма Уильям инде үзе өчен карар кабул иткән: ул эвтаназияне сайлаган. Тагын ярты елдан... Бу адымга барудан аны Луиза белән икесе арасында кабынган мәхәббәт тә туктатмый...
«Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?» дип яза Альбина Мортазина энесенә багышланган шигырьдә. Юктыр... Әмма андый үлчәү булмаса да, беләм: арага язмыш кермәсә, Гөлфиянең мәхәббәте Илшатны озак еллар яшәтергә, һичшиксез, җитәр иде.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк