– «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
– Бер ай буе эчем янды. «Ай буе Илнарны гына сөйләп тордың син», – диде соңыннан эштәге кызлар. Кая барган, нишләгән, кайчан кайткан, кем белән кайткан, нәрсә дип әйткән – телемдә улым гына булган... Ә мин әнә шул эчтәге ялкынны гына хәтерлим. Хатын-кызларның олыгаю яшенә хас үзгәрешләр башланамы әллә, нигә бу кадәр янам соң, дип аптырап йөрдем. Илнарга булган икән...
3 декабрь. Елның соңгы аен ваклап, дөнья акка төренгән кышкы кич... Төнге сәгать унбер җитеп килә. Апас районы Карабай авылының бер йортында утларны сүндереп, йокларга ятарга әзерләнәләр. Өйдәге тынлыкны бозып, ире Иршатның телефоны шалтырагач ук, Наилә апаның күңеле әллә нишләп куя... Төнлә җүнле хәбәр белән шалтыратмыйлар... Кем икән? Трубкада яңгыраган таныш булмаган тавыш тагын шом өсти.
– «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан.
– Әйе.
– Хәзер кайда ул? – дип соравын дәвам итә кырыс тавыш.
– Казанда...
«Нишләп Казанда булсын инде, Тәтешкә кайтып киләбез диде бит Илнар, онытканмы әллә әтисе?» – дип, Наилә апа аптырашка кала.
– Авария булган, килегез...
Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр. Илнар авариягә юлыккан дигән хәбәрне олы кешенең йөрәге ничек күтәрер? Барысы да артта калды, борчылырлык урын юк дип, кайткач кына әйтерләр әле... Илнарны авылда кечкенәдән Галия малае дип йөриләр бит. Шулкадәр охшаганнар. Дәү әнисе кулында үскән малай шул. Кайтып керүгә: «Дәү әни, кайттым», – дип күрешә, киткәндә дә озатып калуын көтә. «Илнарым» дип кенә тора үзе дә. «Гел юлда йөрисең, улым. Юлларың ипсез булмасын, бу кадәр дә тәүфыйклы малайсың, озын гомерле бул инде, берүк бәрелүләрдән сакласын Аллам», – дип тели һәрвакыт. Аның да күңеле сизгәнме әллә?
Инде болай да тормышта күп авырлыклар күргән Галиябану әниләрен борчымыйча гына барып кайтырга кузгалалар.
Апас чиген борылгач, Югары Ослан ягына килергә куша ГАИ хезмәткәрләре. Бик озын юл була ул. Бер ел барган кебек тоела Наилә апага. Бер авыз сүз дәшмичә баралар... Бары тик караңгыда кышкы юлны ярып барган ут яктысыннан да тизрәк ашкынган күңел генә әллә кайларга алып китә, башка мең төрле уй кертә.
...Бүген сменадан гына чыкты шул әле Илнар. Казанның икмәк заводында сменасы тәмамлангач, сөйгәне Гөлфия белән Тәтешкә, Гөлфиянең сеңлесенең туган көненә кайтып килергә уйладык дип шалтыраткан иде. Дәү әнисенең: «Юлга чыкканчы бер-ике сәгать булса да ял ит», – дип әйтүенә колак салмый калмагандыр. Төнгә каршы юлга чыгуын хупламаса да: «Чәчәк тә, торт та алыгыз, улым», – дип, үз киңәшлә-рен бирә Наилә апа. «Беләбез инде, әни», – дип елмая Илнар. Гел авызы ерык инде аның! «Котлыйбыз да, кире китәм, Гөлфия авылда кала, миңа иртәгә эшкә бит», – дип, әнисен тынычландырып куйган иде.
...Теге борылышка килеп җиткән мизгелне төш кебек кенә хәтерли Наилә апа. Ашыгыч ярдәм машинасы да юк... Инде китеп барганмы? ГАИ хезмәткәрләре, салкында туңып, машиналарына кереп утырганнар. Ә юл кырында... өстенә каплаган... уллары ята. Көчсез ыңгырашу сыман: «Безнеке ич...» – дигән сүзләр ананың үзәгеннән үк бәреп чыга... Язмышның иң авыр сынавына – бала хәсрәтенә юлыккан ата-ана, кочаклашып, күз яшьләренә буылып елыйлар...
«ГАЗель» машинасы белән бәрелешү Илнар ягына туры килә. Дамба астына очканда янәшәсендә утырган Гөлфиянең куркынычсызлык мендәре ачыла, кыз исән кала. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны Буага алып китәләр. Илнарныкы ачылмый... Шунда ук җан бирә егет... Үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән ана, апасына шалтыратып, «Илнар юк бит инде», дип хәбәр итүләрен дә, улын моргка алып киткәннәрен дә, машинаны эвакуатор төягәнен дә, машинаның арткы утыргычында таралып яткан туган көн бүләкләрен – торт-ны, чәчәкләрне дә соңыннан төш күргән кебек кенә исенә төшерә...
«Машинаң белән Ставрополь шәһәренә кадәр барып исән-имин кайттың, Казаннан кайтып җитә алмадың... Менә шушы ничә тапкырлар узган Казан–Апас юлында 22 яшеңдә гомерең өзеләсен кем уйлаган?! Ашыгып йөри торган малай да түгел идең. Көпчәкләрең кышкыга алыштырмаган булган шул... И улым, улым...» – дип өзгәләнә ана йөрәге, улы белән сөйләшә. Гомере беткәнгә бер сәбәп, диләр... Гөлфиягә бүләккә алган алтын чылбырын бирергә дә өлгермәгән...
Икенче көнне егетне соңгы юлга озатырга килгән халыкны күреп, гомер иткән Галиябану апа да шакката. Авыл халкы, күрше авыллар, дуслар, туган-тумача гына түгел, Илнарның эшендәге хезмәттәшләре, яшәгән фатир хуҗасына кадәр кайта бит!
Илнар белән төшкән соңгы фотолары.
Аннары Илнарсыз тормыш башлана... Кайтып-кайтып уйлаулар, тегеләй булса, болай булса дип сынап караулар, үкенечләр. Илнарның сөйгәне Гөлфиянең әти-әнисенең «без гаепледер» дип өзгәләнүләре... Буранда йөрмәгез дип әйтсәләр дә, сеңелләренең күңелен күрергә теләгән яшьләрне алар да туктата алмый шул. Ата белән ана да: «Нык торасы булган, юлга чыгармаска иде», – дип, гаепне үзләреннән күрә. Гаепле кешене табып та барыбер Илнарны кайтарып булмый. Моргтан биргән нәтиҗәләрне дә, ГАИ язган кәгазьләрне дә укырга кулы бармый Наилә апаның. Сигез ел үткән инде менә, әле дә бер сүзен дә укый алганы юк. Ә күңел гел Илнар белән сөйләшә...
«Ничек яшәргә? Артыңнан ук китеп барсам иде, балам... Үзем генә үлгән булсам иде... Алай ансат кына китеп булмый шу-у-ул. «Бер малай алып кайт, әни, үстерергә үзем булышырмын», – дия идең. Кырыкка җиткәч нинди малай инде, дип кул гына селтәдем, улым, хәтерлисеңме? «Үзегез генә каласыз бит: дәү әни мәңгелек түгел, сеңлем Илүзә дә чыгып китәр», – дип үгетләдең гел. Әле соңгы очрашуыбызда да өмет өзмәдең: «Гөлфияләрне балалар йортыннан алып үстергәннәр әнә. Үзең алып кайтырга курыксаң, кызлыкка алыгыз», – дигәнең әле дә колакта яңгырап тора, улым. Әйе, Гөлфияләрне – өч бертуганны әти-әнисе алып үстерделәр шул. Менә синең кебек бер матур малай табармын да, китеп барырмын синең яныңа! Шулай булсын иде, улым...»
Ул баланы кем үстерер, ничек үсте-рер – анысын уйларлык хәлдә булмый Наилә апа. Ул шундый уйлардан арына алмый көн артыннан көн уздырганда Иршат абый бәләкәй адымнар ясап, яшәүгә таба атлый. Хатынын да үзе артыннан ияртә... Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр. Әйтүе генә җиңел бит... Үләсең шул, балаң белән үзең дә үләсең икән. Ә яшәргә кирәк. Ире булмаса, белмим, нишләр иде Наилә апа. Әкренләп тормышка кайта башлыйлар. Һәр эшләрен, һәр хәрәкәтләрен «Илнар сөенер иде», дип башлаганнарын үзләре аңладылар микән? Илнар матур булганны ярата иде дип, өйне тышлыйлар, түбәне, мунчаны яңарталар. Ул исән вакытта кул җитмәгән бөтен каралты-кураны матурлап чыгалар шулай. Тиз булсын, матур булсын, әйбәт булсын дип яшәде Илнар!
Фаҗигагә юлыккан машинаны штрафстоянкадан ук сатып җибәрәләр. Ә менә Илнарның үзенә эшләр өчен алган «ГАЗель» машинасын нишләтергә дә белми аптырыйлар. Иршат абый анда эшләргә теләми, техниканы тик торгызу да килешми. Илнар риза булыр иде микән, дип, йөз түгел, мең кат уйлый ата белән ана. Сатып җибәрәләр...
Илнар әнисенең төшенә керә шуннан соң. «Улым, саттык инде машинаңны. Әтиеңнең анда эшлисе килми, нишләтәсең...» – дип борчыла Наилә апа. «Борчылма, әни, монда андый машиналарым әллә ничә минем!» – дип тынычландыра улы. Ә үзе – ап-ак күлмәктән! Төшләренә ак күлмәктән керә Илнар... Бергә төшкән соңгы гаилә фотосурәтендә дә ап-ак күлмәктән басып тора әнә.
Ә теге «тагын бер бала» дигән уй барыбер күңел түренә кереп оялый. Танышлар аша: «Наиләгә тагын бер бала кирәк. Узса, алып кайтсын», – дип киңәшләрен җиткерүче хатын-кызлар табыла. Аның хәлендә калган аналар юк түгел икән... Кемдер, фаҗигадә
олы баласын югалтканнан соң, «тагын бер бала алып кайтмадым», дип, гомере буе үкенеп яши, кемдер «ярый әле балабыз туды», дип шөкер итә. Бала... Яшәр өчен бала кирәк...
Бар да алар теләгәнчә генә булмый шул... Илнарсыз килгән беренче җәйдә «уздым, ахрысы» дигән хәбәр артыннан тагын югалтуы да көттерми. Бөтенләй бәләкәй яралгы хәсрәт тулы йөрәк астында үсеп китә алмый... Сөенергә дә өлгерми калалар. Тагын авыр була...
«Тагын бер узасың әле, теләгең булса, алып кайтасың», – ди табибы. Каян белгән, диген... Ноябрь аенда Илнарның ел ашын уздыралар. Декабрь азагында яңа ел могҗизасы булып гаиләгә яңа хәбәр килеп ирешә. Бала! Аларның тагын бер балалары булачак!
...Кыз көтә Наилә апа. Малай дип өметләнеп, тагын җанны яралыйсы килмәгәнгә микән... Ә Иршат абый өзми дә, куймый да – малай булачак! «Кырыкны узганнарга малай бирмәсләр», – дип, ирен сабыр булырга өнди ул. Кем буласы Ходай кулында. Яшисе килүдән яралган бала булгандыр... Исән-имин тусын иде! Карынында җан кергән нарасый йөрәк яраларына җөй саламы – бу юлы бөтен барлыгы белән яшәүгә таба атлый Наилә апа.
УЗИга Иршат абый белән бергә баралар. Шулкадәр читенсенеп!.. Бөтенесе дә аларга карый кебек. Кайчан да булса бишенче дистәңне ваклаганда бала күтәреп йөриячәксең дип әйткән булсалар, үпкәләр иде әле. Беренче тапкыр әни булырга әзерләнгән яшь кызлар белән бергә 44 яшеңдә УЗИга чират тор әле син! Наилә апа белән Иршат абыйдан да олы кеше булмый ул чиратта.
...Дөньядагы иң тансык шушы сүзләрне ишетүгә Наилә апаның күзенә мөлдеремә яшь тула. «Сезнең улыгыз булачак!» Еламыймы соң инде?! Икәүләп елыйлар. Бу юлы – икесе генә аңлаган чиксез шатлык яшьләре була ул. Барысын да заманча эшли-ләр – әнисенең карынында селкенеп яткан улларын дискка төшереп, фотоларын чыгартып алып кайталар. Исем дә уйлап куялар хәтта. Кыска да, яңгырашлы да булсын, «Н» хәре-фенә дә башлансын! Нияз!
Бәбине үзе таба Наилә апа. Көтеп алган нарасыен – улын күкрәгенә салып озак юанырга туры килми. Кан китә... Табиблар ананың гомере өчен көрәшкәндә, системалар куеп, өстәмә кан биргәндә, яңа туган улының бик каты елаганын хәтерли Наилә апа. «Үлеп китүе тиз икән. Бала тапсам иде дә, үлсәм иде дип теләгәннәрем кабул булган түгелме соң? Юк, Раб-бым, зинһар, исән калдыр, шушы сабыем хакына калдыр! Аны үстерәсе бар бит әле!»
Барысы да яхшы булачагына ул вакытта ышана алмый әле 44 яшьлек яшь әни. Бергә укыган классташы күргән төш турында да белми әле ул чакта. «Авыл урамы буйлап кайтып киләм, минем алдан бер егет бара. Кулында кечкенә бала. Сезнең өй турына җитте дә, капкагызны ачып шул баланы кертеп җибәрде. Үзе кермәде... Китте...» – дип сөйләр ул соңыннан Наилә апага. Илнар булган инде ул...
Наилә апа белән Ниязны бала табу йортыннан каршы алырга бик күп туганнары, дуслары килә. Шул вакытта яңадан яшәү тәмен тойган кебек була әни кеше. Чын күңелдән көләләр, шатланалар. Ә Ниязны кара син! Шулкадәр абыйсына охшаган бит! Абыйсының чалымнарын барысы да сизеп алалар. «Охшатасы килә шул, улым, абыеңа охшатасыбыз килә. Син дә аның кебек бер дигән чибәр егет булып үсәрсең әле!»
Өйдә баланы Галиябану әбисе белән Илүзә апасы кулдан да төшерми-ләр. «Ниязча» яшәү башлана. Ул уенчыклар, машиналар, ул киемнәр дисеңме. Нәрсә сораса, шул әйбере бар Ниязның. Ике буын малай үстердек дип гаҗәпләнә Наилә апа. Чагыш-тыра торган да түгел икән. «Шунда гына басып тор!» – дип калдырып чыгып киткән Илнар кузгалмас та иде. Нияз кырык тапкыр әйләнеп килә. Күз-колак булмый кара бу замана баласына! Ярый әле дәү әнисе бар. «Бик зур эш көтә әле сезне – мине соңгы юлга озатасыгыз бар», – дип торган олы кешегә яңа җаваплылык йөкләнә хәзер. Ниязны тәрбиялисең, укытасың бар әле, әни!
Тугызынчы дистәсен ваклаган әбисе белән Нияз дуслар дисәң дә дуслар инде менә! Үзенә яңа машина сорап алганда дәү әнисенә дә алдыра. Аныкы да искергән ләбаса! Икесенеке дә яңа булса, тагын да күңеллерәк була бит уйнаулары! Өйгә кайтуга, дәү әнисе янына ашыга малай – икесе бергә уйныйлар. Борчып йөрмә-гез, дип, ишекләрне үк ябып куя. Дәү әнисенең догалары, теләкләре белән кадерле булып тәгәрәп үскән мәле. Илнар абыйсын фотосурәт-ләрдән иң беренче табып күрсәтә. Кечкенәдән «абыең» дип үстерәләр шулай. Аның ничек вафат булганын да белә Нияз. Каберенә дә бергә баралар. Абыйсының беренче машинасы Лада Приора булганын күптән хәтерләп калган. Үзе дә шундыйны алачак ул! Абыйсыныкы кебекне!
Авыл кибетенә баргач, олимпийкага күзе төшә баланың. Өзми дә, куймый да – шул кирәк! Наилә апа хәйран кала – Илнарның нәкъ шундый «Адидас» фирмасы олимпийкасы бар иде... Алмыйча кайталар. Өйгә кайткач, әтиләре: «Нигә алмадыгыз инде аны?» – дигәч, икенче көнне барып алалар. Нияз шуны өстеннән салмый диярлек киеп йөри. Каян белгән диярсең... Нәкъ Илнар...
– Менә, абыйсына охшаганмы минем улым? Охшага-а-ан, каккан да куйган. Абыйсы тазарак иде, Ниязның таза буласы килми, ашарга яратмый бер дә. Апаска футболга йөри, футболкаларга кадәр тектердек. Аныңча гына яшибез, – дип сөя бәләкәй улын әни кеше.
– Карап торган кешебез инде, җаным, – ди дәү әнисе.
Әтисенең 50 яшьлек юбилей кичендә кызлары Илүзә сүз алгач та, тамакка төер утырган иде. «Нияз өчен рәхмәт сезгә. Мин үзем генә түгел, туганым бар», – дип рәхмәт әйтә кызлары. Аралары 16 ел булгач, Илүзә апасы бик булыша Ниязны үстерергә. Һәркайсы өчен яңа өмет, яңа тормыш алып килгән бала шул энесе...
Илнарның вафатына дүрт ел булгач, юлга чыгарга туры килә Наилә апага. Тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү курсларына барырга кузгала шулай. Автобус көтеп тормыйча, туктаган бер машинага утырып китә. Теге борылышны узганда йөрәк кысылып куйганына ияләшел-гән дә инде. Бүгенгедәй күз алдында... Илнар авариягә очраган җиргә җиткәч, «монда улым үлгән иде», дип күрсәтә ул машина хуҗасына. «Мин бит аны күрдем!» – димәсенме бу ир! Дүрт ел элек Илнар һәлак булган авария бу ирнең күз алдында булган икән. «Бик яхшы хәтерлим», – дип барысын да сөйләп бирә...
Илнарның бу дөньяда яшәгән соңгы мизгелен күргән кешене аның юлына Аллаһы Тәгалә юкка гына чыгармаган, билгеле. Очраклылык кына түгел бу... Ничә еллар узганнан соң «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап табар өчен микән әллә? Каршыга чыккан машина гаепледер бит инде... «ГАЗель» гаепле булса да, гаепле иттермиләр инде», – ди юлдашы. Тынычланырга, онытырга, җавап эзләп җанны телгәләмәскә кирәк... Дөрес, хаклык эзләп йөрмәделәр дә. Ул вакыйгага бәйле кәгазьләр әле дә шул килеш ята. Барыбер Илнарны кайтарып булмый. Гомере бетмәсә, бик каты бәрелүләрдән дә исән кала кеше. Гомер беткән булса, бер сәбәп кенә кирәк... Яшәргә кирәк. Хәсрәтне эчкә йотып, язмышка буйсынып яшәргә кирәк. Алар күрәсе сынау булган инде...
Сигез ел сигез көн кебек кенә үтте, ди Галиябану апа да. «Нигәдер гел Илнарны гына сөйләп торасы килә. Дөньяның бер ипле баласы иде. Еладым да еладым. Әллә миннән туган бала... Кайтканда бөтен кирәк-яракны төяп алып кайта иде. Илнар алып кайткан кәстрүлне күз карасыдай саклап тотам. Нинди генә яңалары да аныкын алыштыра алмый», – ди дәү әнисе. Сагыналар... Ул арада Нияз йөгереп килеп җитә дә, бөтен дөньяларын шатлыкка төрә. Олы балаларының үскәнен дә белми калган әти-әни менә шул балдан татлы мәхәббәт җимешләре өчен яшәп яткан көннәре. Сораганын алып бирәсе килә... Булдырасы килә... Үзләре дә башка төрле инде хәзер. Олы хәсрәт кичергән һәм чиксез бәхеткә тап булган икенче кешеләр...
Апаска футболга баргач: «Ниязның дәү әтисеме сез?» – дип сорый-лар Иршат абыйдан. «Улым ул минем. Үз улым!» – дип, горур җавап бирә әти кеше. Ел саен яңа сәпит сорый әнә Нияз. Алмыйлармы соң?! Күрше малаеныкы кебек квадроциклга кызык-кан хәзер. Ул да кирәк! Күрше малаеның бишенче класста укуы гына борчый Ниязны. Ул кадәр түзеп булмый бит инде. «Әни, мин беренче класстан түгел, өченчедән башлыйм!» – дип хәл иткән 6 яшьлек малай. Янәсе, квадроциклга якынрак булачак шулай.
– Башларсың, улым, башларсың, исән-сау гына бул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Уфф, елый елый укыдым. Хәерле гомерләр сезгә.
0
0