Логотип
Язмыш

Таптым сине!

Сезнең кайчан да булса үзәкләрегез өзелеп, кемне дә булса сагынганыгыз бармы? Кар өстеннән яланаяк чыгып чабарлык, яшен уты астына барып керерлек, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә юлга чыгарлык булып... Сагынудан саргаюның ни икәнен белсәгез, сез бу икәүнең хәлен аңларсыз.

...1937 елның 2 июнендә язучы Кави Нәҗмине кулга алалар. Казанның «язучылар кабыгына төренгән халык дошманнарын», «буржуаз милләтчеләрне», «уңтроцкийчыларны» «фаш иткән» чагы була бу. Әле генә язучылар берлеге рәисе вазифаларын башкарган Кави Нәҗмигә дә башы Себер китәрдәй әллә никадәр гаеп өяләр: имеш, ул «үз тирәсендә Советка каршы элементларны туплаган», имеш, «халык дошманнары белән бергә язучылар берлеген татар әдәбиятында фашистик-троцкийчыл идеяләрне популярлаштыручы оешмага әйләндергән», имеш...

1938 елның 4 гыйнварында алар фатиры янына кабат «кара карга» килеп туктый – кайгы ялгыз йөримени ул! – бу юлы «халык дошманы» дигән исемне язучының хатыны – үзе дә язучы һәм искиткеч оста тәрҗемәче булган Сәрвәр Әдһәмовага тагалар. Суд карарын тыңлаганнан соң, залга карап: «Мин гаепле түгел!» – ди ул. Аның җан авазы белән кычкыруын ишетүче генә булмый... Төрмәдәге иренең язмышын белмичә бәргәләнгән, ятим калган уллары Тансык өчен өзгәләнгән Сәрвәр апаны унбиш елга хөкем итеп, этап белән Красноярск краена, сөргенгә озаталар.

Озакламый үзен «дөньядагы иң гадел суд» дип атаган совет суды Кави Нәҗмине дә ун елга ирегеннән, биш елга барлык хокукларыннан мәхрүм итә. Нәкъ шушы вакытта, ягъни утызынчы еллар азагында, «үз халкын законсыз репрессияләгән өчен» НКВД башлыгы Н. Ежовны кулга алалар һәм аталар. Менә шушы вакыйга төрмәләрдә, лагерьларда газап чигүче тоткыннарның хәлен азмы-күпме җиңеләйтеп җибәрә. Үлем машинасының пружинасы вакытлыча гына бушый. К. Нәҗминең Пләтән төрмәсеннән РСФСР Югары судына язган шикаяте дә тикшерүчеләр кулына килеп керә. Алар аның «эшен» яңадан карыйлар һәм... гаебен тапмыйлар.
Яңа ел каршыларга нәкъ бер көн кала – 1939    елның 30 декабрендә чыгаралар аны төрмәдән. Улын, ике ел ярым эчендә үсеп, вакытыннан алда олыгаеп киткән Тансыгын кысып-кысып кочаклый да, почтага барып сөеклесенә: «Мин – иректә!» – дип телеграмма бирә ул. Аннан Сәрвәренең сеңлесе Саҗидәгә юл саен: «Кавинең хәлен белмәдегезме? Кавидән яңалыклар юкмы?» – дип язган хатларын укырга утыра...
Нәкъ шул көнне илнең икенче почмагындагы берәүнең күңеленә дә дөньяларны яктыртырлык зур шатлык иңә.
Инде хатлардан өзекләр укуга күчик.

«1/1-40 ел.
Язгы яңгыр кебек шаулап яудың,
Шатлык чәчеп моңлы
бакчама.
Таптым сине! Тормыш
Сак-Сок итеп
Арабызга йозак такса да.
Сүнмәс йолдызым Кави!

Кичә синнән телеграмма килгән минуттан соңгы хәлемне, йөрәкне тутырган тойгыларны аңлатырга сүз табудан гаҗизмен, бәгърем. Бәхет белән исереп хат та яза алмаслык булдым кичә. Минем шатлыкны бөтен барак диярлек уртаклашты. Шулай итеп, айлар, еллар буе интегеп, өзелеп-өзелеп зарыгып көткән сәгать җитте. Мин хәзер бәхет диңгезендә колачлап йөзәм. Ә башта бер генә уй, ул бертуктаусыз: «Кави өйдә, Кави өйдә, бердәнберең өйдә», – дип бик матурлап көйләгән төсле тоела.

...Их, күңелле хәзер миңа! Сиңа язам бит мин бу хатны! Язам, ә үзем һаман, «Шулай микән соң, саташмыйм микән соң?» дип куркынып китәм. Бу ике ел ярым эчендә сине искә алмаган, синең турыңда йөрәк әрнемәгән бер генә көнем дә булмады бит, бәгърем минем...
Шатлыгың.»


«Бердәнберем Сәрвәр!
Яңа ел белән котлап, кочаклап-үбәм сине, бәгърем. Кичәге көнне синең һәрбер хәрефе йөрәк каның белән җанланып тибүче хатларыңны кат-кат укыдым. Өзлексез белеш-танышлар килеп кайтуым белән котлыйлар. Кичә Яңа ел каршы алдык. Бүген Әхмәтләргә барам. Ләкин уемда һаман син генә. Бүген синең турындагы кәгазьләрне язып, рәтләп, иртәгә Мәскәүгә китүче Хәдичә аркылы (синең белән 45 тә утырган Хәдичә) җибәртәчәкмен. Кичә үк фатир турында йөри башладым. Үзебезнең 24 нче фатирны кире кайтарып алырга тырышачакмын. Озакламас, бергә очрашырбыз. Һәм артык һичбер кайчан аерылмаслык бәхетле тормышыбызны кире кайтарырбыз.
Кат-кат үбеп: Кавиең.
1/1-1940 ел.»


«9/1-1940 ел.
Чуер ташка бәрелеп,
чылтыр-чылтыр,
Таудан аккан чишмә
суына.
Каләм манчып язар идем сиңа
Чишмә төсле саф һәм
якты җыр:
...Кар чигә энҗеләп,
Без үткән юлларны, 
Бергәләп кичелгән
 Комларны, суларны,
Табигать үз язын 
Сагынса, мин сине 
Көчлерәк сагынып 
Чакырам:
– Кайт инде!
Шатлыгым, кайт кире! 
Кайт тизрәк, Сәрвәрем! 
Шонкарым, Чулпаным
 Бердәнбер Җәүһәрем!»


«11 гыйнвар, 1940 ел. Суслово (Перековка).
Кави бәгърем! Кайтуың турындагы телеграмманы алганнан соң, түземсезләнеп, синең үз кулың белән язган хатыңны көтә башлаган идем, менә бүген синең беренче ике хатыңны алу бәхетенә ирештем. Шундый күңелле булды! Якын иптәшләр аны кулдан-кулга йөртеп укыдылар (ара-тирә син шулай да язгала, яме?!) Синең шулчаклы озак вакыт чорнап торган кара, явыз клевета хәлләрен, әкияттәге батыр кебек пыр туздырып ертып, кояшлы, якты көнгә чыгуыңны, намуслы исемеңнең пычрак куллар тарафыннан буялган таптан арынуын белгән минуттан башлап, мин үземнең иректән мәхрүм бер байгыш икәнемне бөтенләй оныттым, бәгърем. Аңарчы иртән йокыдан уянып аңга килү белән, чынбарлык күз алдына килеп кара пәрдә булып баса торган иде, ә хәзер мин йокыдан да шатланып уянам... Кат-кат үбеп, карчыгың.»

«4/11-1940 ел.
Син ашаган йөзем –
                         мандаринның 
Орлыгыннан үскән
                                     гөлләрне 
Һәр көн карап, искә алам,
                                      бәгърем, 
Синең белән үткән
                          көннәрне.
Алар ничек зарыгып,
                         язны чакырып
Ботак саен бөре үрсәләр, 
Мин көчлерәк сагынып
                                       сине көтәм... 
Өч ел көткән язым син,
Сәрвәр!
Аз гына (воспаление, бронхит) белән чирләп, яңа терелдем. Хәзер кәефем бик әйбәт. Син җибәргән жалобаларның хәлен белү һәм 2/1 хатына теркәлгән яңа жалобаңны күчертеп адресы буенча тапшыру өчен дә ике-өч көнем үтеп китте. Хәзер инде мәсьәлә шактый аныклашты... Моңар хәтле синең эшне: «Татарстан Верхсуды архивында. Москва яңадан карарга кушса гына карарбыз», – дип йөрттеләр. Хәзер инде Татарстан спецпрокуроры март аена карап бетерербез, ди. Ләкин мин мондый озын срокны көтеп тора алмыйм. Москвага, РСФСР Верхсуд председателенә барып һәм СССР прокуратурасына кереп, тизләтергә уйлыйм.
Үзебез исән-сау. Материаль ягыбыз зарланырлык түгел. Синең биредә булмавың гына йөрәкләребезне сыкрата. Бик сагындым бит, Сәрвәр!..
Кат-кат үбеп: Кавиең.»


«12 июль, 1940 ел.
Суслово, Перековка.
Кави бәгърем!
Бик сагынып, бик саргайдым да үзегезне, кечкенә генә булса да, тагын бер хат язып салырга булдым.
Өйгә кайтасы килү, сезнең белән бергә буласы килү теләге кичәдән бирле аеруча көчәеп, җиңә алмаслык бер көч белән баса башлады үземне. Нишләргә соң инде, бәгърем?
Кичә тагын яңгыр астында салкын тидереп, бүген эштән калырга туры килде. Ешлый башласа, аның нәтиҗәсе әйбәт түгел. Бу бәладән кем килеп йолкыр мине? Бөтен таяныч синдә инде, аппагым. Хат язып тор.
Өзелеп сагынып, кат-кат үбеп, Шатлыгың.»


«5/IX-1940 ел.
Бердәнберем Сәрвәр!
Мин хәзер фәкать язу эше белән генә шөгыльләнәм һәм сине зарыгып көтү авырлыгын берникадәр җиңеләйтә торган чарам да шул гына. Шуңа күрә минем уема да кереп чыгу ихтималы булмаган нәрсәләр (эчкечелеккә бирелү, хатын-кыз белән маташу) турында язуың бөтенләй урынсыз. Син, минемчә, бик яхшы аңлыйсың һәм сизәсең – минем йөрәгемдә, уемда һәм тәнемдә бары сиңа гына урын бар һәм бу изге урынны, нинди генә авыр сынауларны кичерергә туры килсә дә, синнән башка берәү белән дә уртаклаша алмыйм, урысча әйтсәк: «вход посторонним строго запрещен». Шуңа күрә минем уемда булмаган андый моментны син дә башыңнан, йөрәгеңнән чыгарып ташла, акыллым!
Күпне көткәнне, азын көтәрбез, Сәрвәр! Ә бит синең белән кавышу бәхетенә әлләни озак вакыт калмады. Мин югарыдагы фикерләремне аңар карап кына да һәм хискә бирелеп кенә дә әйтмим. Син минем өчен яшәвемнең, иҗатымның магнасы, нигезе һәм бу – гомерлек нәрсә. Явыз клеветниклар аркасында бер-беребезне күрмичә үткәргән бу 40 айлык гыйддәт – минем сиңа булган ихтирамымны, мәхәббәтемне, кешелек-иптәшлек-дуслык-ирлек тойгыларымны шундый ныгытты һәм сафландырды, мин синнән башка һәм сине үземнең бердәнберем итеп уйлаудан башка, гомумән, яши алмыйм...»


«13 сентябрь, 1940 ел.
Бердәнберем Кави!
Хатың өчен, анда чагылган самими йөрәктән чыккан җылы тойгыларың өчен аеруча рәхмәт сиңа, бәгърем! Ләкин син мине артык идеаллаштырасың, Кави. Мин элек тә әллә ничаклы кимчелекләр белән тулы гади бер хатын булсам, хәзер инде тагын да битәр гадиләштем. Ике ел буе шуның эчендә яшәргә туры килгән һәм кешедә булуы мөмкин булмаган иң түбән, иң кабахәт якларны үзендә чагылдырган бу мохит тәэсирсез калмагандыр дип куркам.

Шулай, бәгърем! Кайчак та миңа үземнең өстәге киемнәрем генә түгел (ә ул эт талаган төсле, төрле урыннан мамыгы актарылып, бүселеп чыккан, моңарчы әллә кемнәр киеп туздырган, әллә кайчан чүплеккә ташланырга тиешле телогрейка, әллә нинди кыяфәтсез бүрек, аяктагы чабаталар нинди пычракларда аунамый, нинди яңгырларда чыланмый), җаным да пычранган төсле була. Рухыңны төшермә, пессимизмга бирелмә, дисең син. Пессимизм түгел ул, әллә нәрсә, һәм элеккечә ваемсыз, бәхетле булуыма түзем җитми минем, тик барсын да аңлата гына белмим сиңа...»


«22/IX-1940 ел.
Бердәнберем Сәрвәр!
Синең хатларыңны укыган саен сине сагыну тойгым көчәя бара, көтү сабырларым шартлап өзеләләр һәм синең белән кавышу бәхете өчен һичбер кызганмыйча йөрәгемне кисеп бирердәй булам. СССР Верховный суды, сине гаепсез табып коткарырга дип, определение җибәрүенә һәм спецпрокуратура, I спецотделлар аша кат-кат хәбәр иттерүгә карамастан, «до особого распоряжения» кичектерүләрен мин һичбер ничек итеп аңлый алмыйм. Синнән бер генә үтенеч: саулыгыңны сакла! Ә инде моральный облигыңның һәрвакыт югары һәм саф булачагына мин бөтен мием һәм йөрәгем белән ышанам. Чөнки синең уйларың-тойгыларың начар мохит белән түгел, бәлки тиздән сине үз кочагына, үзенең туган баласы итеп кайтарачак ирекле совет ватаны белән өзелмәслек булып бәйләнгәннәр. Синдәге сабырлык, чыдамлык, чыныкканлык, якты өмет белән яшәү кебек яхшы сыйфатлар, синең хатларыңдагы самими тойгылар шуны раслыйлар. Үзебезнең тормыш зарланырлык түгел. Балалар укыйлар. Мин өйдә язу эшләрем белән шөгыльләнәм. Кулъязма архивымны тәмам рәткә салып җиткердем. Һәрбер кәгазь кисәге сине исемә төшерә. Синең кулъязмалар архивын, барлык китап һәм документларыңны рәтләп папкаларга урнаштырдым. Үзең кайтсаң – бөтен әйберең җитеш. Син кайту белән үк Татгосиздат синең белән элекке тәрҗемәләреңне яңадан бастырырга һәм яңа тәрҗемәләргә договор төзиячәк. Ләкин мин сине яхшылап ял иттермичә, тәмам тазартмыйча торып эшкә якын җибәрмәячәкмен. Моны белеп тор.
Ялкыннар аулап кил, ягымлым!
Дулкындай шаулап кил!
Сагындым...

Кайтуыңны кырык дүрт күз белән көтеп, кат-кат үбеп: Кавиең.»


«2/Х-1940 ел.
Бердәнберем, җаным- бәгърем, Сәрвәр!
Ун айдан артык инде мин иректә. Ләкин өч елдан артык мин синсез. Сине зарыгып сагыну көннәрем ишәйгән саен, мин тәкатьсезләнә, сабырсызлана барам... Ятсам – син, торсам – син, йөрсәм – син күз алдымда. Бик өзелеп, бөтен тамырларым белән сагынам мин сине. Өйдәге, урамнардагы, бакчалардагы һәрбер деталь синең шәүләң аркылы күренә. Һәрнәрсә, китапларга хәтле сине хәтерләтә. Бүген тагын бер кат сине коткаруны тизләтүне сорап заявление тапшырдым. Прокуратура үз исеменнән тагын отношение язарга булды. Прокурор: «Вакытлы хәл, ул барыбер тиздән котылачак, без тагын язарбыз үзләренә», – дип тынычландыра.
Хат яз. Кат-кат үбеп: Кавиең.»


СССР Югары Суды коллегиясе 1940 елның 2 июнендә Сәрвәр Әдһәмованың «эшен» яңадан тикшереп, гаебе булмау сәбәпле хөкем карарын юкка чыгарса да, сөргеннән аны әле 16 октябрьдә генә азат итәләр. Сабыр канатлары сынып бетә язгач кына... Һәр юлына гына түгел, хәтта хәрефләренә кадәр үртәлеп, үрсәләнеп сагыну сарган бу хатларны (аларның бер-берсенә язган хатларыннан бер тамчы гына әле бу!) укыгач, сез дә минем кебек кабат-кабат бу икәүнең очрашу, кавышу мизгелләрен күз алдына китереп карадыгызмы? Тынсыз калып бер-берләренә сыенганнардыр. Юк, күз яшьләре булмагандыр. Була алмагандыр. Яшьләр күптән кипкән бит инде. Нидер әйтергә тамактагы төер комачаулагандыр. Ә күзләр... Күзләр әле бик озак шулай моңсу булып калгандыр.

...Сагынудан гаҗиз булып, йөзләренә сагыш иңгәннәр, аерылышу газабын үз башыннан үткәргән затлар бу икәүнең хәлен күптән аңлагандыр.

«Сөембикә», №12, 2001 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөрәкләргә үтә,елыйсы килә,ләкин шулай ук үзеңне көчлерәк,олырак итеп хис итәсең.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокландыргыч!!! Рэхмэт, Голнур!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Курмэгэннэре калмаган бичараларнын... Очрашып ял итэргэ олгергэннэрдерме, 41 нче ел алда коткэн бит инде аларны...

        Хәзер укыйлар