Хастаханәнең онкология бүлегенә эләгү белән тормышның кыйммәтен башкача аңлый башлыйсың. Әйтерсең, күзләрең ачылып китә.
Алда безне ни көтәсен беребез дә белми. Ярый әле белмибез. Иртәгә дә нәкъ бүгенге көн кабатланыр кебек – ашыга-ашыга эшкә барырбыз, көндәлек мәшәкатьләр белән чабарбыз, өйгә кайткач, кичкә нәрсә әзерлик дип баш ватарбыз. Үзебезчә борчылырбыз, шатланырбыз... Тормыш гел шулай үз җаена гына барыр да барыр шикелле...
Әнә шулай тыныч кына яшәп яткан җирдән көтмәгәндә кара болыт килеп чыга да, әле генә зәп-зәңгәр булган тормыш күгеңне карага мана. Көйле дөньяңның асты өскә килә. Өстеңә карлы-бозлы салкын яңгыр ишелә. Ул бары сине генә өшетә, сине генә чылата. Тирә-ягыңдагылар ничек яшәгән, шулай яши бирә, элеккечә йөгерәләр, шатланалар, борчылалар... Тик синең өчен инде беркайчан да элеккеге тормыш кабатланмас. Инде син үзең дә элеккечә була алмассың...
Моннан 27 ел элек Дания ханым Дәүләтьянованы да язмыш көтмәгән җирдән бозлы яңгыры белән коендырып китә. 31 яшьлек ханымда икенче стадиядәге яман шеш – Ходжкин лимфомасы табалар. Бер мизгел эчендә бар дөньясын кара пәрдә каплый, кояш сүнә. Аның яктысына сөенеп, җылысын кабат тоя башлаганчы, шактый вакыт узачак әле.
Ул авыр көннәрнең һәр мизгеле хәтерендә. Барысы да кичә генә булган диярсең.
– Хастаханәнең тар коридоры тулы халык иде. Барысы да – авыл, районнардан килүчеләр. Ул вакытта Казанныкылар Кремль астындагы аерым хастаханәдә дәваланды. Авыл апалары бер-берсе белән уртак телне тиз таба бит алар. Әнә берсе икенчесенә мондагы хәлләрне аңлатып нидер сөйли. Сөйләшүләре ирексездән минем дә колакка килеп ирешә. «И җаным, әгәр дә ишегалдындагы радиология бүлегенә барырга дисәләр, бетте диген инде! Шунда җибәрсәләр, ул инде синдә рак дигәнне аңлата...» Ә минем күңелем тып-тыныч. Менә хәзер чиратым җитеп табибка керәм дә ул мине: «Операция ясап шешне алабыз да барысы да яхшы булачак», – дип тынычландырып чыгарачак.
– Сеңлем, утыр әле, – дип каршы алды мине өлкән яшьтәге табиб. «Тавышы бигрәк сабыр» дигән уй йөгереп узды башымнан. Тик аның утырырга кушуы сагайтты. Утырдым. – Син авыруыңның бик тә җитди булуын үзең дә аңлыйсыңдыр. Ләкин бу дәвалап булмаслык чир түгел. Әйе, озак һәм авыр булачак... – ул күзләремә туп-туры карап, дәвалау этаплары турында сөйли башлады. Башта – операция, аннары химия курсы булачак икән. – Аларны узгач, Казанда радиология бүлегендә дәваланырга туры килер…
Тукта, теге апа да шушы бүлек турында сөйләгән иде түгелме? Анда кергән кеше исән чыга алмый инде, дидеме? Димәк... Йөземне учларым белән каплап, тезләремә сыгылып төштем. Сабыр тавышлы табиб җылы учы белән аркамнан какты:
– Йә инде... Еларга кирәкми. Дәвалыйбыз сине…
Ә мин тыела алмыйча үксим генә:
– Барыбер тиздән үләсе булгач, ник дәваланырга?
Ул вакытта рак белән авыручыларның барысы да үлә дип кенә белә идем бит әле…
Дания ханым – Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы кызы. 1965 елгы ул. 1982 елда урта мәктәпне тәмамлап Чаллыга сәүдә-кулинария училищесына укырга килә. «Төпле киңәш бирүче, юнәлеш күрсәтүче кеше булмады», – ди, ни өчен шушы өлкәне сайлавына ишарәләп. Сатучы булып озак эшләргә туры килми кызга.
Дания ханымның интернетта алып барган блогын ачам. Анда шундый юллар:
«Безнең танышуга янган күлмәк итәге гаепле булды. 80 нче еллар уртасы иде бу. Яраткан күлмәк итәгемне үтүк белән яндырдым. Бәлки, берәр ничек ясап бирер дип, белгән тегүчегә киттем. Ишекне таныш түгел егет ачты да: «Миңа килдеңме?» – ди. Фатир хуҗасының туганнан туган энесе икән. Ялга кайткан офицер егет белән танышырга теләүче кызлар күп булган ул көннәрдә. Мине дә чираттагы кандидат дип уйлаган.
Китәр вакыт җиткәч, ул миннән телеграф бүлекчәсен күрсәтүемне үтенде. Почтадан соң өйгә озатып куйды...» Хәрби диңгез авиациясе штурманы Рамил Дәүләтьянов белән аларның мәхәббәт тарихы әнә шулай башлана.
Санаулары буенча, танышканнан алып никахларына кадәр 19 көн очрашканнар һәм дүрт ай хат алышканнар икән. 1985 елда өйләнешкәннәр. Офицер ире 19 яшьлек Данияне Ерак Көнчыгышка ук алып киткән.
Совет армиясе сафларында хезмәт иткән хатын-кызлар күп түгел. Дания ханым – шуларның берсе.
– Без яшәгән гарнизонда хатын-кызлар өчен эш урыннары бик юк иде. Күпчелек офицер хатыннары кебек, мин дә армия сафларына бастым. Минусларына караганда, плюслары күп иде аның. Иремнеке кебек үк 49 көн җәйге ял, юл хакы түләнә... Мин элемтә батальонына планшетист булып урнаштым. Әлеге батальон очу частьларына хезмәт күрсәтә иде. Утырган җиребез – контроль-диспетчерлык пункты. Янәшәмдә – очышлар белән идарә итүче һәм штурман. Алдымда – пыяла белән капланган зур карта. Радиолокацияләр системасы операторы күктәге самолетлар турындагы мәгълүматны безгә тапшыра, без самолетларның маршрутын картада билгели барабыз... Алты елдан соң хезмәтемне тәмамладым. Бу вакытта кызыбыз Айгөл туган иде.
Язмыш үзенә гомере буена хәерхаһлы булды дия алмый Дания ханым. Бердәнбер кызлары Айгөл бик көттереп, өйләнешүләренә алты елдан соң гына дөньяга килә. Әни булу бәхетенә ирешер өчен ниләр кичерергә туры килгәнен бер үзе генә белә ул.
Ә язмышның иң авыр сынаулары аны әле алда көтә…
– Төгәл елын хәтерләмим. Бразилия сериалларын күрсәтә башлаган чор иде. Безнең җәйге ялга кайткан вакыт. Туган тиешле апам белән кино карап утырабыз. Андагы актрисалар бар да ябыклар, умрау сөякләре тырпаеп тора. Көлешә-көлешә, без дә үзебезнекен капшыйбыз. Кулым муенымдагы ниндидер каты төер-гә кагылып узды. Апам сырхауханәдә эшли иде. Икенче көнне үк шунда алып китте. «Калкансыман биз зурайганга охшаган. Эндокринологка күренергә ки-рәк», – диде терапевт. Аның сүзен тыңлап, эндокринологка язылдым. Ул вакытта Хороль бистәсендә яши идек. «Безнең як халкына хас нәрсә. Күбрәк диңгез кәбестәсеннән салат ясап аша, сөткә берничә тамчы йод тамызып эч», – дип киңәшен бирде белгеч.
Аннан озакламый илдә үзгәрешләр башланды.
Без Татарстанга – туганнарыбыз янына Чаллыга күченеп кайттык. Ни өчендер анализлар тапшырырга туры килде миңа. «Гемоглобиның 90 гына. Сәбәбен ачыкларга кирәк», – дип, терапевт ашказанын тикшертергә, гинеколог белән эндокринологка күренергә юллама язып бирде. Ашказанында зарланырлык әйбер юк, гинекология буенча да бар да әйбәт, ә эндокринолог, ниһаять, теге төерне тикшерер өчен УЗИга җибәрде. Липома дигән диагноз куйдылар. «Бәлки, аңа орынмас-кадыр? Күптәннән бар, дисез бит. Бәлки, балачактан ук булгандыр... Шулай да онкологка күренеп, онкоцитоло-гиягә анализ тапшырыгыз әле», – диде табиб. Ә миңа аның «бәлки, орынмаскадыр» дигәне җитә калды – анализлар тапшырып йөрмәдем. Ел саен контроль УЗИ ясарга куштылар. Баштарак тикшеренә идем. Аннары, ник кычытмаган җиремне кашып йөрим соң әле, бер җирем дә авыртмый, дип, тикшеренүне туктаттым.
Шулай өч еллап вакыт узды. Тикторганнан гына сөякләрем сызлый башламаса, тагын берничә ел узар иде әле... «Күптән эндокринологта булмагансыз», – дип, табиб мине УЗИга юллады. Теге төер өч тапкыр зурайган иде инде... Тиз арада КТ билгеләделәр. «Срочно к онкологу!!!» – КТ нәтиҗәләре күрсәтелгән кәгазьгә шулай дип язылган иде.
Казанга, онкология диспансерына җибәрделәр. Пыскак яңгырлы көзге көн иде ул. Миңа кушылып ул көнне күк йөзе дә елады. Казан–Чаллы автобусы тәрәзәсенең бер ягыннан – табигатьнең, икенче яктан минем күз яшьләрем гөрләвек кебек акты да акты. Башымда әйтерсең куп-куе томан. Ул томан аша бер-ни күренми. Күңелемдәге барлык хисләр юкка чыккан. Миңа бүген соңгы диагнозны хәбәр иттеләр – Ходжкин лимфомасы – лимфа системасында рак.
Бу – авыр 90 нчы еллар. Психологик ярдәм турында ул вакытта хәтта ишеткәнебез дә юк. Җаным бераз тынычланганчы әле шакый вакыт узасы бар. Алда мине операция, алты химия курсы, өч нурланыш этабы көтә иде…
Дания ханымга операцияне Чаллының 2 нче шәһәр хастаханәсендә ясыйлар. Ул көннең дә һәр мизгеле хәтерендә:
– Иртәгә операция дигән көнне мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Шул төнне төш күрәм. Кап-кара туфраклы казылган бакча. Шулкадәр тырышып казыганнар, бер генә кантары да калмаган. Түтәлләр дә ясап куйганнар. Ә бакча тирәли яшь карлыган куаклары утыртылган. Бөре очларыннан ямь-яшел яфраклар дөньяга күз ачып маташа. Түтәл өстендә дә анда-санда яшел үлән баш калкытып килә.
Икенче көнне тукталышка барганда төшемне җилгә пышылдадым. Әбием шулай өйрәтә иде. Нәрсәгә булыр бу төш? Төштә сөрелгән җир күрүне начарга юрыйлар үзе. Шулай да яшел үлән шытып килә иде бит анда... Яшел төсне шатлыкка, диләр. Мин дә төшемне шатлыкка юрадым.
Операциядән соң никтер: «Айгөл, кызым», – дип кычкырып уянып киттем. Янымда күз яшьләрен сөртеп апам утыра. Ул көнне кызымның бакчасында утренник иде. Апам башта аны бакчага илтә, аннары минем яныма килә дип сөйләшкән идек.
Мине операциягә иртәнге унда алдылар. Барысы да истә – стериль киемнәр кигәнем дә, өстәлгә менеп ятканым да, наркоз биргәннәре дә... Йокыга киткәнче эчемнән генә дога укыдым: «Лә иләһә илләллаһ...» Алай-болай уянмасам, дога белән күчим. «Ой, йокыга китәм бугай», – дип кычкырганым да истә хәтта.
Кичен кызым белән ирем килде. Тумбочкада апам алып килгән җимеш компоты тора иде. Айгөл бик яратып башта суын эчте, аннары җимешләрен чүпләп ашады да минем янга караватка менеп ятты. «Әнием, бүген синең белән йоклыйм, яме?»
Операциядән соң җанымда ниндидер бер җиңеллек тойдым. Инде барысы да артта калгандыр сыман иде…
Бер көндә үзеңә бирелгән сынауны кабул итеп, бер көндә тынычланып булмый, билгеле. Бу елларны сау-сәламәт кеше кебек яшәдем дип тә ялганлый алмыйм. Кызым үсеп, үз көнен үзе күрә башлагач кына тынычландым кебек.
Ә менә җанымның савыга башлаган көнен яхшы хәтерлим. Салкын кышкы кич иде. Чираттагы химиядән соң, кызымны алырга дип апаларга кердем. Апа эштә иде әле. Аның кызы белән минем кызым күрше бүлмәдә көлешә-көлешә ниндидер уен уйныйлар. Зур бүлмәдә телевизор гына эшләп утыра, ут та кабызмаганнар. Телевизор каршына барып утырдым. Ялгызым, утсыз, кәефсез... Үзем дә аңлата алмыйм: кинәт кенә башымда нәрсәдер сүнде, нәрсәдер кабынды. «Тукта, Дания, син бит әле тере. Ник үзеңне вакытсыз җиргә күмәсең? – дим үз-үземә. – Менә бит, йөрим, сулыйм, күрәм, ишетәм, бер җирем дә авырт-мый. Хәлсезлеккә генә ничек тә түзеп була. Әнә кара, кызың ничек шатлана. Аңа бит әле 5 яшь тә тулмаган, син аңа бик кирәк бит, Дания. Тукта болай елап йөрүдән. Тукта үлем турында уйлаудан! Бозма якыннарыңның кәефен. Аларның да синең елмайганыңны күрәсе-ләре килмиме?! Кызган аларны да бераз!
Көтмәгәндә башыма килгән шушы уйлардан әллә ничек кенә җиңел булып китте. Тордым да кухняга атладым. Апам кайтышка берәр тәмле әйбер пешереп, аны сыйлыйсым килде. Минем савыгуга таба атлаган иң беренче адымым иде бу…
Үземнән беләм: бу чир белән килешүе җиңел түгел. Бер мизгелдә бөтен тормышың чәлпәрәмә килгән кебек була. Үз-үзеңне кулга алуы, дәваланырга көч табуы, үз халәтең белән килешүе бик авыр. Шул чакта янәшәң-дә якыннарың булуы кирәк. Ә иң мөһиме: үз гомерең өчен бары тик үзеңнең генә җаваплы булуыңны аңлавың. Сезгә шундый диагноз куйганга карап якыннарыгызның тормышында берни дә үзгәрми бит. Алар элеккечә үк эшкә бара, кайта, балалар үстерә... Алар өчен тормыш нәкъ элеккечә дәвам итә. Сезнең генә тормыш үзгәрә.
Авыруларны Аллаһы Тәгалә безне үзгәртер өчен бирә дә. Яхшы якка үзгәртер өчен, билгеле. Хастаханәнең онкология бүлегенә эләгүгә, тормышның кыйммәтен башкача аңлый башлыйсың. Әйтерсең күзләрең ачылып китә. Кичә генә күрмәгән, абайламаган, белмәгән күпме нәрсәне аңлый, күрә, тоя башлыйсың. Дөнья нинди матур, яшәү нинди рәхәт, сау-сәламәт булу иң зур бәхет икән ләбаса. Ничек син моны шушы мизгелгә кадәр аңламагансың? Кичә генә икенче планда булган әйберләр беренче планга чыга да баса.
Рак дигән диагнозны ишеткәч, бөтен дөньям ишелеп төшкәндәй булды. Кайгыны ни өчен кара дигәннәрен бик яхшы аңладым. Тәнем сызламады минем, ә менә рухым... Рухи яктан мин сындым. Кулымда кечкенә кызым иде. Аңа бит әле 4 кенә яшь! Без бит аны шул-кадәр көтеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорап алган идек. Мин үлсәм, ул бала ничек яшәр? Шуларны уйлап көне-төне еладым да еладым.
Мондый халәттә бернинди дәва да булышмаячак иде. Бер көнне мине дәвалаган табиб палатага яшь кенә бер кызны алып керде. Галя исемле иде ул кыз.
«Дания, Галяда да нәкъ синең диагноз. Менә, кара, дүрт ел яши. Син дә үлмисең. Ул уйны башыңнан чыгарып ташла!» – диде ул. Галя белән без дуслашып киттек. Аллаһы Тәгалә аны тормыш юлыма болай гына чыгармагандыр. Ул минем күңелемдә өмет уты кабызды. Галя яши икән, димәк, минем дә яшәргә өметем бар. Тагын дүрт ел гына яшәсәм дә, кызыма инде 8 яшь булачак. Ә аңарчы мин аны тормышта кирәкле күп һөнәрләргә өйрәтеп өлгерә алачакмын.
Шул көннән мин дә көрәшергә булдым. Галя би-решмәгән икән, яши икән, мин дә яшәячәкмен. Нинди мөмкинлек бар, барысын да кулланып калырга, барысына да ябышырга! Аллаһы Тәгаләгә ялварырга, кешеләрне кичерергә, тормышның матурлыгын күрә белергә! Табибларның кушканнарын үтәргә! Халык медицинасын өйрәнергә! Һәм... медитация!
Авыруны кире кагып, мин аны җиңә алмаячакмын. Миңа аны кабул итәргә кирәк. Җәза дип түгел, ә сынау дип кабул итәргә. Аллаһы Тәгалә безгә үзебез күтәрә алмастай сынаулар бирми бит.
Безнең гаиләдә минем авыруым беркемгә дә сер булмады дисәм, мин аны башта иң-иң якыннарыма гына әйттем. Әнигә белгертмәдем. Нигә аны вакытыннан алда борчырга? Ә менә кызым... Кечкенә вакытында ул бу хакта белмәде. Мәктәптә укый башлагач, аңа сак кына үземнең авыруым турында сөйли башладым. Әгәр дә минем белән берәр хәл булса, аңа нишләргә кирәген, ничек яшәргә икәнен өйрәтә идем. «Әтиең сине бик ярата, кызым. Ул сине беркайчан да ташламаячак. Тик ул ир кеше. Ә ир кеше үзе генә яши алмый. Аңа өйләнергә туры килер. Синең алдагы язмышың аның кемне сайлавына бәйле булачак», – ди идем. Мин боларны бик тыныч, баланы куркытмаслык кына итеп сөйләдем.
«Сине миннән кала иң нык яратучы тагын бер кеше бар. Ул – әбиең. Әгәр әбиеңә берәр хәл булса, Асия апаң белән Усман абыеңа һәрвакыт сыена аласың», – дидем. Без әле дә бу хакта сөйләшәбез. Хәзер инде күбрәк иремне кайгыртып сөйлим. «Әгәр дә миңа бу дөньядан иртәрәк китәргә туры килсә, әтиеңне ташлама, – дим. – Өйләнәм ди икән, каршы килмә. Хәтта бер ел узсын дип тә көтмәсен, үзенә ошаган кеше очрый икән, өйләнсен», – дим. Ә иремә әйтәм: «Өйләнсәң, башта бөтен мөлкәтеңне кызыбызга яздыр. Дөньяда нинди хәл булмас».
Көләч йөзле, әле дә кызларча зифа, җыйнак гәүдәле Дания ханым белән мин аның интернеттагы блогы аша танышкан идем. Ул биредә үзенең авыру тарихы белән генә түгел, файдалы киңәшләре белән дә бүлешә. Аның язганнарын укып, күңелендә яшәү өчен өмет уянганнар аз түгелдер.
– Күпләр мине ачулана: «Ник гел үзеңнең авыруың турында язасың. Син бит инде сәламәт. Булды. Башка язма, күз тияр», – диләр. Алар миңа күпме кешенең рәхмәт белдереп язганын белми шул. Ачыктан-ачык язылган постларымны укып, күпме кешедә яшәү өмете туганын да белмиләр. «Дания, синең үрнәгең теләсә кайсы психологтан да яхшырак», – дип язалар миңа.
Шушы еллар эчендә үземнең чирем турында күп укыдым, өйрәндем. Халык медицинасындагы төрле-төрле рецептларны сынап карадым. «Булышыр ми-кән?» – дип икеләнгән чагым булмады да. Мин үз-үземә һәрвакыт «булыша», дидем. Әгәр берәр көн дәвалануны туктатсам, чиремә көчәергә ирек бирермен шикелле. Шуңа күрә көн дә сәламәтлегем өчен нинди дә булса бер файда эшлим. Күнегүме ул, әллә берәр шифалы үлән чәеме, төнәтмәме, витаминмы, контраст душмы, җаныма рәхәт шөгыльме, күңелемә иңгән тынычлыкмы – иң мөһиме: ул сәламәтлегем өчен файдалы булсын.
104 яшенә кадәр яшәгән табиб Федор Угловның киңәшләрен үтәргә тырышам. Ул яхшы уйлар гына уйларга, физик эш эшләргә, интеллектуаль яктан үсәргә кушкан. Өстәл артыннан туяр-туймас кузгалырга, кичке сигездән соң ашамаска, баллы ризыклардан, камыр ашларыннан тыелырга, эремчек, балык, майсыз ит, яшелчәләр ашарга, күп итеп су эчәргә киңәш иткән. Һәр көнне Тибет ламаларының хәрәкәтләрен кабатлыйм. Бөтен кеше өчен дә файдалы ул күнегүләр.
Ә үзләре гап-гади генә. Кызыксынган кеше аларны интернеттан да эзләп таба ала.
Менә хәзер, ул көннәрдән соң күпме еллар узгач, мин инанып әйтә алам: рак ул – хөкем карары түгел. Аны дәвалап була. Бары тик авыруны кабул итәргә һәм бирешмәскә генә кирәк. Табиблар ни әйтсә, аларны тыңларга, карышмаска. Начар уйлар уйламаска. Яхшыга өметләнергә.
Якыннарның рухи ярдәме дә бик мөһим. Авыру кеше үзенең күңелсез уйлары белән ялгызы калырга тиеш түгел. Күпләр, күңеленә авырлык китермим дип, чир турында сөйләшүдән кача. Ә бу бик тә кирәк.
Чир турында сөйләшүдән курыкмагыз. Бергәләп фикерләшү, әлеге ситуациядән чыгу юлларын эзләү авыру кешенең җанына ныклык өсти.
Чирне җиңәргә мөмкин. Яхшы уйлар, киләчәккә матур хыяллар да җиңәргә булыша аны. Үз-үзеңә кызыклы шөгыль табып, Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, ул кушканнарны үтәп... Рәхмәтле булып... Шөкер итеп... Дөньяның матурлыгын күреп һәм сокланып...
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк